Икенче Ишмуил 13:1—39

13  Давыт улы Әбессәламнең Тама́р+ исемле чибәр генә бер сеңелесе бар иде, һәм Давытның бүтән улы Әмну́н+ аңа гашыйк булды.  Сеңелесе Тамар аркасында Әмнун шундый газапланды ки, хәтта авырып китте. Тамар гыйффәтле кыз иде, һәм Әмнунга аңа берәр нәрсә эшләү мөмкин түгел кебек тоела иде.  Әмнунның Йәһонада́б+ исемле иптәше бар иде. Йәһонадаб Давытның абыйсы Шимайның+ улы иде. Ул бик тапкыр кеше иде.  Йәһонадаб Әмнуннан: «Ник син, патша улы, һәр иртә боегып йөрисең? Сөйләп бирмәссеңме?» — дип сорады. Әмнун аңа: «Мин энем Әбессәламнең сеңелесенә+ — Тамарга гашыйкмын»,— диде.  Йәһонадаб аңа болай диде: «Авырганга сабышып, ятагыңа ят. Әтиең сине күрергә килгәч, аңа: „Сеңелем Тамар, килеп, миңа ашарга бирсә иде. Мин авырыйм. Ул минем каршымда ризык* әзерләсә, мин аның кулыннан ашар идем“,— дип әйт».  Шунда Әмнун, авырганга сабышып, ятагына ятты. Патша аны күрергә килгәч, Әмнун аңа: «Зинһар, сеңелем Тамар, килеп, минем каршымда йөрәксыман ике кабартма пешерсен иде. Мин аның кулыннан ашар идем»,— диде.  Шунда Давыт Тамарның йортына хәбәрче җибәреп, аңа: «Абыең Әмнун йортына барып, ашарына ризык* әзерләп кайт әле»,— дип әйтергә кушты.  Һәм Тамар үз абыйсы Әмнун яткан йортка килде. Ул он алып, камыр басты һәм аның каршысында кабартмалар ясап, аларны пешерде.  Аннары ул табаны алып, аның алдына китерде. Ләкин Әмнун ашарга теләмәде һәм бөтенесенә дә чыгып китәргә кушты. Шунда бөтенесе дә чыгып китте. 10  Әмнун Тамарга: «Ризыкны* йокы бүлмәсенә алып керче, мин синең кулыңнан ашармын»,— диде. Һәм Тамар үзе әзерләгән йөрәксыман кабартмаларны алып, абыйсы Әмнунга йокы бүлмәсенә китерде. 11  Тамар аңа ашарга китергәч, Әмнун аны тотып алды да: «Сеңелкәем, әйдә минем белән ят»,— диде. 12  Ләкин Тамар аңардан: «Юк, абыем! Мәсхәрәләмә мине! — дип үтенде.— Исраилдә алай эшләмиләр ич.+ Кылма андый кабахәтлекне.+ 13  Андый хурлык белән мин ничек яшәрмен?! Сине бит Исраилдә кабахәт кеше дип санарлар. Зинһар, патша белән сөйләшеп кара, һәм ул мине сиңа бирергә каршы булмас». 14  Әмма ул тыңларга да теләмәде һәм аны көчләп мәсхәрәләде. 15  Шуннан соң Әмнун аңа ачы нәфрәт белән карый башлады. Аның нәфрәт хисе сеңелесенә карата булган мәхәббәтеннән дә көчлерәк иде. Шунлыктан Әмнун аңа: «Кит! Югал күземнән!» — диде. 16  Шунда Тамар аңа: «Юк, абыем! Мине куып җибәрүең әле генә кылган эшеңнән дә яманрак!» — дип әйтте. Ләкин ул аны тыңларга теләмәде. 17  Үзенең яшь хезмәтчесен чакырып, Әмнун аңа: «Моны чыгарып җибәр һәм артыннан ишекне биклә»,— диде. 18  (Тамарның өстендә патшаның гыйффәтле кызлары кия торган бизәкле* күлмәк иде.) Хезмәтче аны чыгарып җибәрде дә артыннан ишекне бикләп куйды. 19  Шунда Тамар башына көл сипте,+ кайгыдан өстендәге затлы күлмәген ертты да, куллары белән башын тотып, елый-елый китеп барды. 20  Абыйсы Әбессәла́м+ сеңелесенә: «Синең белән абыең Әмнун булдымы әллә? Моны беркемгә дә сөйләмә. Ул синең абыең.+ Моның аркасында күңелең пошынмасын»,— диде. Һәм Тамар абыйсы Әбессәламнең йортында аерым яши башлады. 21  Боларның барысы хакында ишеткәч, Давыт патшаның бик нык ачуы чыкты.+ Ләкин аның үз улы Әмнунны рәнҗетәсе килмәде, чөнки ул аны ярата иде, ул аның беренче улы иде. 22  Әбессәлам дә Әмнунга берни дә әйтмәде. Сеңелесен мәсхәрәләгәне өчен,+ Әбессәлам Әмнунны күралмады.+ 23  Ике ел узгач, Әбессәламнең сарык кыркучылары Ифраи́м+ янында, Багалхасорда булганда, Әбессәлам патшаның бар улларын үзенә чакырды.+ 24  Шунда Әбессәлам, патша янына килеп, аңа: «Хезмәтчең үз сарыкларын кыркыта. Патша үзе дә, хезмәтчеләрең дә минем белән барсыннар иде»,— диде. 25  Ләкин патша Әбессәламгә: «Юк, улым! Бөтенебез дә барсак, сиңа йөк кенә булырбыз»,— диде. Әбессәлам кат-кат үтенсә дә, патша ризалашмады, әмма аңа хәер-фатихасын бирде. 26  Шунда Әбессәлам: «Син бармасаң, абыем Әмнун безнең белән барсын»,— диде.+ «Ник аңа синең белән барырга?» — дип сорады патша аңардан. 27  Ләкин Әбессәлам аны кыстаганга, патша Әмнунны да, үзенең бөтен улларын да аның белән җибәрде. 28  Аннары Әбессәлам үз хезмәтчеләренә болай диде: «Карагыз, Әмнун шәраб эчеп, күңеле күтәрелгәч, мин сезгә: „Әмнунны үтерегез!“ — диярмен. Шулчак аны үтерегез, курыкмагыз, чөнки моны мин боерам. Нык һәм батыр булыгыз». 29  Әбессәламнең хезмәтчеләре нәкъ шулай эшләделәр дә. Шунда патшаның башка уллары, үз качырларына утырып, качып киттеләр. 30  Алар әле юлда чакта, Давытка «Әбессәлам патшаның бөтен улларын үтергән, берсе дә исән калмаган» дигән хәбәр килде. 31  Шунда патша торып, кайгыдан киемнәрен ертып җибәрде һәм җиргә егылды. Барлык хезмәтчеләре дә киемнәрен ертып, аның янында басып торды. 32  Әмма Давытның абыйсы Шимайның+ улы Йәһонадаб+ болай диде: «Хуҗам патша аның бөтен улларын үтергәннәр дип уйламасын. Әбессәламнең боерыгы буенча, Әмнунны гына үтергәннәр.+ Әбессәлам аны сеңелесе+ Тамарны мыскыллаган+ көннән алып үтерергә ниятләнеп йөри иде.+ 33  Шуңа күрә хуҗам патша „Патшаның бөтен уллары үлгән“ дигән хәбәргә колак салмасын. Әмнун гына һәлак булган». 34  Ул арада Әбессәлам качып китте.+ Соңрак шәһәр сакчысы башын күтәреп караса, ни күрсен: аның артындагы юлдан, тау буеннан күп кеше килә. 35  Шунда Йәһонадаб+ патшага: «Менә, патша уллары кайтты. Нәкъ менә хезмәтчең әйткәнчә булып чыкты»,— диде. 36  Аның сөйләп бетерүе булды, үкереп елый-елый, патша уллары килеп керде, һәм патша белән аның бөтен хезмәтчеләре дә ачынып елаштылар. 37  Давыт, улы үлгәнгә, күп көннәр кайгырып елады. Әбессәлам исә Гашу́р патшасы Амиһү́д улы Талма́й+ янына качып китте. 38  Гашурга+ качып киткәч, ул анда өч ел яшәде. 39  Ахыр чиктә Давыт патша үз улы Әмнунның үлеме аркасында кайгырудан туктады* һәм Әбессәламне юксына башлады.

Искәрмәләр

Яки «юаныч икмәге».
Яки «юаныч икмәге».
Яки «юаныч икмәген».
Яки «махсус».
Яки «үлеменнән соң юаныч тапты».

Искәрмәләр

Медиаматериал