Икенче Ишмуил 16:1—23

16  Давыт тау башыннан төшеп килгәндә,+ аны Мәфибәшитнең+ хезмәтчесе Сиба́+ каршы алды. Иярләнгән ике ишәгенә ул 200 икмәк, тыгызлап ясалган 100 йөзем көлчәсе, 100 җәйге җимеш* көлчәсе һәм бер зур чүлмәк шәраб төягән иде.+  Патша Сибадан: «Боларны ник китердең?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Ишәкләр — патшаның йортындагыларына утырып йөрер өчен, икмәкләр белән җәйге җимешләр — егетләреңә ашар өчен, ә шәраб — чүлдә йөреп хәлдән тайганнарга эчәр өчен»+,— дип җавап бирде.  «Ә хуҗаңның улы* кайда соң?»+ — дип сорады патша. Моңа Сиба: «Ул: „Бүген Исраи́л йорты миңа атамның тәхетен кайтарачак“,— диеп, Иерусалимда калды»+,— диде.  Шунда патша Сибага: «Менә, Мәфибәшитнең бөтен нәрсәсе — синеке»+,— диде. Сиба аңа: «Синең алдыңда баш иям. И хуҗам патша, синең күзеңдә илтифат тапсам иде»+,— дип җавап бирде.  Давыт патша Бахуримга барып җиткәч, Шау́л йорты гаиләсеннән бер кеше — Гайрәнең улы Шимгы́й+ — ләгънәт сүзләре кычкыра-кычкыра аның каршысына чыкты.+  Ул Давытка һәм Давыт патшаның бөтен хезмәтчеләренә, шулай ук патшаның уң һәм сул ягындагы бөтен кешеләргә һәм гайрәтле сугышчыларга ташлар ата-ата барды.  Шимгый аны болай дип каһәрли иде: «Йөрмә монда, кит моннан, и-и кан коючы! Юньсез нәрсә!  Йәһвә синнән Шаул йортында түгелгән бөтен кан өчен һәм син Шаулның тәхетен тартып алган өчен үч ала. Шунлыктан Йәһвә патшалыкны улың Әбессәламгә бирә. Син кан коючы булганга, башыңа бәла төшкән дә инде!»+  Шунда Сәруя́ улы Абиша́й+ патшага: «Нигә әле бу үле эт+ хуҗам патшаны каһәрли?+ Патшам, аның башын чабып ташларга рөхсәт итче»+,— диде. 10  Әмма патша әйтте: «Сәруя уллары, безнең аңарда ни эшебез бар?+ Әйдә, каһәрләсен шунда.+ Йәһвә үзе аңа:+ „Давытны каһәрлә!“ — дип кушкан икән, кем аңа: „Ник шулай эшлисең?“ — дип әйтсен?» 11  Давыт Абишайга һәм үзенең бөтен хезмәтчеләренә болай диде: «Әгәр дә инде үз улым минем җанымны эзли икән,+ бу биньяминлыдан+ нәрсә көтәргә була?! Калдыр аны, каһәрләсен, аңа бит моны Йәһвә кушкан! 12  Бәлки, Йәһвә газап чигүемне күрер,+ һәм Йәһвә Шимгыйның бүген әйткән ләгънәт сүзләрен фатихага әйләндерер».+ 13  Давыт үз кешеләре белән юлын дәвам итте, ә Шимгый тау бите буйлап, ләгънәтләр укый-укый,+ Давытка таш белән тузан атып, аңардан калмый барды. 14  Ахыр чиктә, патша да, аның белән булган бөтен кешеләр дә, арып-талып, билгеләнгән урынга килеп җиттеләр һәм ял итеп алырга тукталдылар. 15  Ул арада Әбессәла́м һәм аның белән булган бөтен исраиллеләр Иерусалимга килеп җиттеләр. Ахитафи́л+ да аның белән иде. 16  Давытның дусты* архитлы+ Хуша́й,+ Әбессәлам янына килгәч, аңа: «Яшәсен патша!+ Яшәсен патша!» — диде. 17  Шунда Әбессәлам Хушайга: «Син моны дустыңа тугры мәхәббәт күрсәтү дип атыйсыңмы?! Ник дустың белән китмәдең?» — дип сорады. 18  Хушай Әбессәламгә болай диде: «Юк, мин Йәһвәнең, шушы халык һәм бөтен исраиллеләрнең сайлаган патшасы яклы. Мин аның белән булырмын. 19  Кемгә соң миңа тагын хезмәт итәргә? Аның улына түгелме? Синең атаңа хезмәт иткән кебек, мин сиңа да шулай хезмәт итәрмен».+ 20  Аннары Әбессәлам Ахитафилдан: «Киңәш ит әле.+ Нәрсә эшләргә безгә?» — дип сорады. 21  Шунда Ахитафил Әбессәламгә: «Атаңның патша йортын карарга калдырган+ җарияләре белән якынлык кыл+,— диде.— Һәм бөтен Исраил синең үз атаң күңелендә нәфрәт уятканыңны ишетер, һәм синең яклы булганнар ныгып китәр». 22  Әбессәламгә йорт түбәсендә+ чатыр кордылар, һәм Әбессәлам шунда бөтен исраиллеләр алдында+ әтисенең җарияләре белән якынлык кылды.+ 23  Ул көннәрдә Ахитафилның+ киңәшләре Аллаһыдан иңгән сүз итеп санала иде.* Давытның да, Әбессәламнең дә Ахитафилның бөтен киңәшләренә карашы шундый ук иде.

Искәрмәләр

Аеруча инҗир һәм, бәлки, финик җимешләре.
Яки «оныгы».
Яки «сердәше».
Яки «әйтерсең лә Аллаһының үзеннән сорап алынган киңәш иде».

Искәрмәләр

Медиаматериал