Икенче Ишмуил 2:1—32

2  Аннан соң Давыт Йәһвәдән: «Миңа берәр Яһүд шәһәренә барыргамы, юкмы?» — дип сорады.+ Йәһвә аңа: «Бар»,— диде. Давыт: «Кайсысына барырга?» — дип сорады. Ул: «Хебрунга»+,— дип җавап бирде.  Һәм Давыт үзенең ике хатыны — йәзриилле Әхинә́+ һәм мәрхүм Набалның хатыны кармиллы Абигыя́+ белән шунда китте.  Давыт шулай ук үзе белән булган кешеләрен+ һәм аларның гаиләләрен дә алды, һәм бөтенесе Хебру́н тирәсендәге шәһәрләрдә урнашты.  Аннары Яһүд кешеләре, килеп, Давытны Яһүд йортының патшасы итеп майлады.+ Давытка: «Шаулны Ябе́ш-гила́д кешеләре җирләде»,— дип хәбәр иттеләр.  Шунда Давыт Ябеш-гиладка мондый хәбәр җибәрде: «Йәһвә сезне фатихаласын, чөнки сез хуҗагыз Шаулны җирләп, аңа тугры мәхәббәт күрсәттегез.+  Йәһвә сезгә тугры мәхәббәт күрсәтсен һәм тугрылыклы булсын. Мин дә андый эшегез өчен сезгә карата игелекле булырмын.+  Хәзер нык һәм кыю булыгыз, чөнки хуҗагыз Шау́л үлде, ә мине Яһүд йорты үзләре өстеннән патша итеп майлады».  Шаул гаскәренең башлыгы Нәйи́р улы Абини́р+ исә, Шаулның улы Ишбәшитне+ елга аша Маханаимга+ алып килеп,  аны Гилад,+ ашурлылар, Йәзрии́л,+ Ифраи́м,+ Биньями́н һәм бөтен Исраи́л өстеннән патша итеп куйган иде. 10  Шаул улы Ишбәши́т 40 яшендә Исраилнең патшасы булып китте һәм ике ел идарә итте. Яһүд йорты исә Давыт яклы иде.+ 11  Давыт Хебрунда 7 ел да 6 ай Яһүд йорты белән идарә итте.+ 12  Вакыт узу белән Нәйир улы Абинир, шулай ук Шаул улы Ишбәшитнең хезмәтчеләре Маханаимнан+ Гибонга+ киттеләр. 13  Сәруя́ улы+ Йоһа́б+ һәм Давытның хезмәтчеләре дә кузгалды, һәм алар Гибондагы сулык янында очрашты. Болары сулыкның бер ягына, тегеләре сулыкның икенче ягына урнашты. 14  Аннары Абинир Йоһабка: «Егетләребез, чыгып, безнең алдыбызда көч сынашсыннар әле»,— дип әйтте. Йоһаб: «Әйдә, чыксыннар»,— диде. 15  Шунда алар уникешәр егет сайлады: Шаул улы Ишбәшит кешеләре арасыннан 12 биньяминлы чыкты һәм Давыт хезмәтчеләре арасыннан 12 кеше чыкты. 16  Алар бер-берсенең башларыннан тоттылар да, бер-берсенең ян-яннарына кылычлары белән чәнчеп, җиргә егылдылар. Шул сәбәптән Гибондагы шул урын Хилка́т-һасури́м* дип атала башлады. 17  Ул көнне булган көч сынашу бик каты кан коешка әверелде. Нәтиҗәдә, Абинир белән исраиллеләр Давытның хезмәтчеләреннән җиңелде. 18  Анда Сәруянең өч улы+ — Йоһаб,+ Абиша́й+ һәм кыргый газәлдәй тиз аяклы Асаи́л+ дә бар иде. 19  Асаил Абинирның артыннан куа китте һәм уңга да, сулга да борылмыйча аны эзәрлекләп барды. 20  Абинир, артына борылып: «Асаил, бу синме?» — дип кычкырды. Тегесе: «Әйе, мин»,— диде. 21  Шунда Абинир аңа: «Уңга я сулга борыл да, берәр егетне тотып, үзеңә аның корал-киемнәрен салдырып ал»,— диде. Ләкин Асаилнең эзәрлекләүдән туктыйсы килмәде. 22  Шунда Абинир Асаилгә кабат: «Җитәр, эзәрлекләмә мине. Нигә миңа сине үтерергә? Аннары абыең Йоһаб күзенә ничек карармын?» — диде. 23  Ләкин тегесе аның артыннан калмады. Шулчак Абинир сөңгесенең арткы очы белән аның корсагына чәнчеде.+ Сөңге очы аның корсагын тишеп үтеп, икенче ягыннан чыкты. Асаил егылды да шул урында үлде. Ул егылып үлгән урын аша үтеп барган һәркем шунда туктала иде. 24  Йоһаб белән Абишай исә Абинир артыннан куа киттеләр. Кояш батып барганда, алар Гибон чүленә алып барган юлдагы Гиа́һ каршысында урнашкан Амма́ калкулыгына килеп җитте. 25  Биньяминлылар шунда Абинир янына җыелды һәм бер төркем булып калкулык башына менеп басты. 26  Абинир Йоһабка болай дип кычкырды: «Әллә кылычларыбыз бер дә канга туймасмы? Нәтиҗәсе аяныч буласын белмисеңме әллә? Кайчан син кешеләреңә үз кардәшләрен эзәрлекләүдән туктарга боерырсың?» 27  Моңа Йоһаб: «Хак Аллаһы белән ант итәм: моны әйтмәгән булсаң, кешеләрем кан кардәшләрен иртәнгә кадәр эзәрлекләр иде»,— дип җавап бирде. 28  Йоһаб мөгез кычкырткач, аның кешеләре Исраилне эзәрлекләүдән туктады, һәм сугыш тәмамланды. 29  Шуннан соң Абинир үз кешеләре белән китеп барды. Алар төне буе Араба́+ аша барып, Үрдүннең аръягына чыктылар һәм тарлавыкны* тулысынча кичеп, Маханаимга+ килеп җиттеләр. 30  Абинирны эзәрлекләүдән туктагач, Йоһаб бөтен кешеләрен җыйды. Асаилдән тыш, Давытның тагын 19 хезмәтчесе юк иде. 31  Давытның хезмәтчеләре исә, биньяминлыларны һәм Абинир кешеләрен җиңеп, аларның 360 сугышчысын үтерделәр. 32  Алар Асаилне+ алып, аны Бәйтлеһемдә,+ атасының төрбәсендә җирләделәр. Аннары Йоһаб үз кешеләре белән юлга чыкты һәм, төне буе барып, таң аткач Хебрунга+ килеп җитте.

Искәрмәләр

Мәгъ. «чакматашлы пычаклар кыры».
Я, бәлки, «Битрунны».

Искәрмәләр

Медиаматериал