Икенче Ишмуил 20:1—26

20  Шул җирдә тынычлык бозып йөрүче Шеба́+ исемле бер адәм бар иде. Ул биньяминлы, Бихри́ улы иде. Бервакыт ул, мөгез кычкыртып:+ «Давытка безнең бер катышыбыз да юк! Аңардан безгә бернәрсә дә кирәк түгел. Иша́й улының мирасы үзенә булсын.+ Әй Исраи́л, һәммәгез үз илаһларыгызга* кайтыгыз!»+ — диде.  Шунда Исраил кешеләре, Давытны калдырып, Бихри улы Шеба артыннан ияреп киттеләр.+ Яһүд кешеләре исә, Үрдүннән Иерусалимга кадәр барып җиткәнче, патшаны калдырмады.+  Иерусалимга үз сараена+ кайткач, Давыт патша, йортны карарга калдырган+ ун җариясен алып, аларны саклаулы бер йортка урнаштырды. Ул аларны ризык белән тәэмин итеп торды, әмма алар белән якынлык кылмады.+ Алар, ирләре исән булса да, тол хатыннар сыман, үзләренең үлеменә кадәр шунда сакчылар күзәтүе астында яшәде.  Патша Амасага:+ «Өч көн эчендә Яһүд кешеләрен минем яныма чакыр. Үзең дә кил»,— диде.  Амаса́ Яһүд кешеләрен чакырды, ләкин үзе билгеләнгән вакыттан соңрак килде.  Аннары Давыт Абишайга+ болай диде: «Бихри улы Шебаның+ безгә Әбессәламнән дә күбрәк зыян китерүе бар.+ Хезмәтчеләремне ал да, аның артыннан куа кит. Югыйсә ул, ныгытылган шәһәрләрне табып, бездән качар».  Йоһабның+ кешеләре, керетлеләр, фәләслеләр+ һәм бөтен гайрәтле кешеләр аның белән киттеләр. Алар Иерусалимнан Бихри улы Шебаны эзәрлекләргә чыкты.  Гибондагы+ бер зур таш янында алар Амаса+ белән очрашты. Йоһабның өстендә хәрби кием, биленә тагылган кынында кылыч иде. Алга атлагач, ул кылычын җиргә төшереп җибәрде.  Йоһа́б Амасадан: «Кардәшем, барысы да әйбәтме?» — дип сорады. Аннары ул, Амасаны үбәргә теләгәндәй, уң кулы белән аның сакалыннан тотты. 10  Амаса исә аның кулындагы кылычына игътибар итмәде. Йоһаб үз кылычы белән аның эченә китереп кадады,+ һәм тегесенең эчәкләре җиргә коелып төште. Ул аңа бер тапкыр кадады; тегесе инде үлеп барганга, аңа бүтән моны кабатларга туры килмәде. Аннары Йоһаб һәм бертуганы Абиша́й Бихри улы Шеба артыннан куа китте. 11  Йоһаб янәшәсендәге бер егет: «Йоһаб яклы булган һәм Давытка хезмәт иткән һәркем Йоһабка иярсен!» — дип әйтеп торды. 12  Ә ул арада Амаса канга баткан килеш юлда ята бирде. Бүтән кешеләрнең аның янына килеп тукталуларын күреп, теге егет Амасаны юлдан читкәрәк өстерәп алып китте дә өстенә кием япты. 13  Ул аны юлдан алып куйгач, бөтенесе дә Бихри улы Шебаны+ эзәрлекләргә дип Йоһаб артыннан киттеләр. 14  Шеба исә Исраилнең бөтен кабиләләре аша үтеп, Әбе́л-бәйтмагахка+ килде. Бихрилеләр дә, бергә җыелып, шул шәһәргә килделәр. 15  Йоһаб үзенең кешеләре белән* Шеба яшеренгән Әбел-бәйтмагахка килеп, аны камап алды һәм стеналары тирәли балчык өемнәреннән ныгытма ясады. Йоһаб белән бөтен кешеләр, шәһәр стенасын җимерер өчен, аны астан казый башлады. 16  Шунда бер зирәк хатын шәһәр стенасыннан: «Әй, тыңлагыз әле! Тыңлагыз! — дип кычкырды.— Йоһабка әйтегезче, монда килсен әле. Аңа әйтәсе сүзем бар». 17  Ул якынрак килгәч, теге хатын аңардан: «Синме Йоһаб?» — дип сорады. Тегесе: «Әйе, мин»,— дип җавап бирде. Шул хатын: «Хезмәтчеңнең сүзен тыңла әле»,— дигәч, Йоһаб: «Тыңлыйм сине»,— диде. 18  Сүзен ул болай дип дәвам иттерде: «Элек: „Әбел шәһәрендә сорашып белешсеннәр, һәм эшләре хәл ителер“,— дип әйтә торган иделәр. 19  Исраилнең тынычлык сөюче һәм тугры кешеләре исеменнән сөйлим. Син Исраилдә ана кебек булган шәһәрне җимермәкче буласың. Ник сиңа Йәһвәнең мирасын җир йөзеннән юкка чыгарырга?»+ 20  Йоһаб болай дип җавап бирде: «Аны юк итү һәм җимерү уемда да юк. 21  Ниятем башка. Шәһәрегездә Ифраимның таулы җирләреннән+ булган Шеба+ исемле кеше — Бихри улы бар. Ул Давыт патшага каршы баш күтәрде. Аны гына кулыма тапшырыгыз, һәм мин шәһәрдән чигенермен». Шунда теге хатын Йоһабка: «Ярый, стенадан сиңа аның башын ташларбыз!» — дип җавап кайтарды. 22  Бу зирәк хатын шунда ук китте дә моны халыкка сөйләп бирде. Шунда Бихри улы Шебаның башын чабып, Йоһабка ташладылар. Ул мөгез кычкыртып, кешеләре белән шәһәрне калдырып китте. Барысы да — өйләренә,+ ә Йоһаб Иерусалимга патша янына кайтты. 23  Йоһаб — бөтен Исраил гаскәре өстеннән,+ ә Йода́й+ улы Бина́й+ керетлеләр һәм фәләслеләр+ өстеннән башлык иде. 24  Адора́м+ — мәҗбүри хезмәткә алынганнар өстеннән башлык, ә Әхилу́т улы Йәһшәфә́т+ елъязмачы иде. 25  Шева́ — сәркатип, ә Сады́йк+ һәм Әбьятә́р+ руханилар иде. 26  Йәһирле Ира́ исә патшаның баш түрәсе* иде.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «чатырларыгызга».
Сүзгә-сүз «Алар».
Сүзгә-сүз «рухание».

Искәрмәләр

Медиаматериал