Икенче Ишмуил 24:1—25

24  Бер көнне Давытны: «Бар, Исраи́л белән Яһүднең санын исәплә»+,— дип котырттылар, һәм Йәһвәнең исраиллеләргә янә ачуы кабынды.+  Патша үзе янындагы гаскәр башлыгы Йоһабка+ болай диде: «Даннан алып Бәхи́р-шебага+ кадәр бөтен Исраил кабиләләре аша үтеп, халык исәбен ал. Минем халык санын беләсем килә».  Ләкин Йоһа́б патшага: «Аллаһың Йәһвә халык санын 100 тапкырга арттырсын иде һәм хуҗам патша моны үз күзләре белән күрсен иде. Нигә әле хуҗам патша моны эшләргә булды?» — дип җавап кайтарды.  Әмма патшаның сүзе Йоһаб белән гаскәр башлыкларының сүзеннән өстен чыкты. Шуңа күрә Йоһаб һәм гаскәр башлыклары, патшадан чыгып, Исраил халкы исәбен алырга киттеләр.+  Алар Үрдүнне кичеп, Аругы́р+ янында, шәһәрнең уң ягындагы* үзән* уртасында, гәдлеләр җиренә табарак чатыр корып урнаштылар, ә аннары Язергә+ таба киттеләр.  Шуннан соң алар Гиладка+ һәм Таһти́м-хуҗи́ җиренә юл тоттылар, аннары Дан-аяганга, ә аннан, урап, Сидонга+ киттеләр.  Аннары алар Тир+ ныгытмасына юнәлделәр һәм хивлеләр+ белән кәнганлыларның бөтен шәһәрләрен үтеп чыктылар. Ахыр чиктә алар Яһүд җирендәге Нәгебкә,+ Бәхи́р-шебага+ килделәр.  Шулай итеп, алар 9 ай да 20 көн эчендә бөтен илне урап чыгып, Иерусалимга кайттылар.  Йоһаб патшага исәпләнгән халыкның санын әйтеп бирде: Исраилдә — кылыч белән коралланган 800 000, ә Яһүдтә 500 000 сугышчы бар иде.+ 10  Халык саны исәбен алганнан соң, Давытның вөҗданы* аны нык газаплый башлады.+ Шунда Давыт Йәһвәгә: «Моны эшләп, мин зур гөнаһ кылдым.+ Йәһвә, зинһар, үз хезмәтчеңнең гөнаһын ярлыка,+ чөнки мин үтә акылсыз эш иттем»,— дип әйтте.+ 11  Давыт иртән торгач, Йәһвә Гәдкә+ — Давытка күренешләр тапшыручы пәйгамбәргә болай диде: 12  «Бар, Давытка болай диген: „Йәһвәнең сүзе мондый: „Мин сиңа өч төрле җәза тәкъдим итәм. Сайла, сине кайсысы белән җәзаларга“».+ 13  Шунда Гәд, Давыт янына барып, аңа болай диде: «Өчесеннән берсен сайла: җиреңдә җиде ел ачлык булсынмы,+ я сиңа дошманнарыңнан өч ай качып йөрергәме,+ яки җиреңдә өч көн кизү булсынмы?+ Яхшылап уйла, җавабыңны мине Җибәрүчегә әйтергә кирәк». 14  Давыт Гәдкә: «Миңа шундый авыр. Кеше кулына эләккәнче,+ Йәһвә кулына эләгү хәерлерәк,+ ул бит бик мәрхәмәтле»+,— диде. 15  Шуннан соң Йәһвә Исраилгә кизү җибәрде.+ Кизү иртәннән алып билгеләнгән вакытка кадәр дәвам итте, һәм Даннан алып Бәхир-шебага+ кадәр 70 000 кеше һәлак булды.+ 16  Фәрештә Иерусалимны юк итәргә дип кулын сузгач, Йәһвә андый бәла китерүенә үкенде*+ һәм халыкка һәлакәт китерүче фәрештәгә: «Җитәр! Төшер кулыңны»,— диде. Ә ул вакытта Йәһвәнең фәрештәсе йәвүсле+ Әрунахның+ ындыры янында иде. 17  Халыкны һәлак итүче фәрештәне күргәч, Давыт Йәһвәгә ялварды: «Мин, мин бит гөнаһ кылдым, мин яманлык эшләдем, ә бу сарыкларның+ ни гаебе бар соң? Зинһар, кулың миңа каршы һәм әтиемнең йортына каршы булсын».+ 18  Шул ук көнне Гәд, Давыт янына килеп, аңа: «Бар, йәвүсле Әруна́х ындырында Йәһвәгә мәзбәх* кор»+,— диде. 19  Шунда Давыт, Гәд әйткәнчә, Йәһвәнең әмере буенча эш итте. 20  Әрунах, патшаның үз хезмәтчеләре белән үзенә таба килүен күргәч, шунда ук чыкты да, патша алдында җиргә кадәр иелде. 21  Әрунах аңардан: «Ник хуҗам патша үз хезмәтчесе янына килергә булды?» — дип сорады. «Синең ындырыңны сатып алып, шунда Йәһвәгә мәзбәх корасым килә,— диде аңа Давыт.— Шулчак халкым башына төшкән бәла туктаячак».+ 22  Әмма Әрунах Давытка: «Хуҗам патша ындырымны бушлай алсын һәм үзе яхшы дип тапканны корбан итеп китерсен,— диде.— Менә сиңа корбанлыкка үгезләр, утынлыкка ашлык сугу чаналары белән җигү җиһазлары. 23  Боларның барысын, патшам, сиңа бирәм». Шунда Әрунах патшага: «Аллаһың Йәһвә сиңа үз илтифатын күрсәтсен»,— диде. 24  Әмма патша Әрунахка: «Юк, мин аны синнән сатып алам. Мин Йәһвә Аллаһыма бушлай алганны яндыру корбаны итеп китерә алмыйм»,— дип җавап кайтарды. Шуңа күрә Давыт ындырны һәм үгезләрне 50 шәкыл* көмешкә сатып алды.+ 25  Давыт анда Йәһвә өчен мәзбәх корып,+ яндыру корбаннары һәм татулык корбаннары китерде. Йәһвә ил турындагы ялваруларга җавап бирде,+ һәм Исраилгә килгән бәла туктады.

Искәрмәләр

Яки «көньягындагы».
Яки «елга үзәне».
Яки «йөрәге».
Яки «кайгырды».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал