Икенче Ишмуил 4:1—12

4  Хебрунда Абинирның үлгәнен белгәч,+ Шау́л улы Ишбәшитнең+ кыюлыгы җуелды, һәм бөтен исраиллеләр хәвефкә төште.  Ишбәшитнең кулы астында юлбасарлар төркеме белән җитәкчелек итүче Бахана́ белән Реха́б исемле ике кеше бар иде. Алар Биньямин кабиләсеннән бәхирутлы Риммунның уллары иделәр. (Бәхиру́т+ ул чакта Биньяминның бер өлеше булып санала иде.  Бәхирутлылар Гиттаимга+ качып киттеләр һәм әлегә кадәр анда килмешәк булып яшиләр.)  Шаул улы Йонафанның+ исә ике аягы да гарип бер улы бар иде.+ Йәзриилдән+ Шаул белән Йонафанның үлеме турында хәбәр килгәндә, аңа биш яшь иде. Шунда тәрбиячесе, аны алып, чыгып качты. Хатын бик нык куркуга төшеп, ашыгып чапканда, бала аның кулыннан төшеп китте һәм имгәнде. Аның исеме Мәфибәши́т+ иде.  Ишбәши́т көн уртасында ял итеп ятканда, көндезге эсседә аның йортына бәхирутлы Риммунның уллары Рехаб белән Бахана килеп керде.  Бодай алырга дигән булып, алар йортка керделәр һәм Ишбәшитнең эченә кылыч белән чәнчеделәр. Аннары алар+ качып киттеләр.  Алар өйгә кергәндә, Ишбәшит үз бүлмәсендә ятакта ята иде. Аны кылыч белән чәнчеп үтереп, алар аның башын чабып өзделәр дә үзләре белән алып киттеләр. Алар төне буе Арабага илтүче юл буйлап бардылар  һәм, Ишбәшитнең+ башын Давытка Хебрунга китереп, патшага: «Без җаныңны эзләгән+ дошманың Шаулның+ улы Ишбәшитнең башын китердек. Бүген Йәһвә, хуҗабыз патшага Шаул белән аның токымнарыннан үч алырга мөмкинлек бирә»,— диделәр.  Ләкин Давыт бәхирутлы Риммунның уллары Рехаб белән Баханага болай диде: «Мине һәртөрле кайгы-хәсрәттән коткарып торган Йәһвә+ белән ант итеп әйтәм: 10  бер адәм, яхшы хәбәр алып килдем дип уйлап, миңа: „Шаул үлде“,— дигәч,+ мин аны тотып алып Зикләктә үтергәнмен икән,+ ул хәбәрче миннән менә шундый „әҗер“ алган икән, 11  явызлар тәкъва кешене үз йортында яткан урынында үтергәч, мин алар белән дә шулай ук эшләмәмме? Бигрәк тә эшләрмен! Сез аның канын түгүдә гаепле.+ Әллә мин сезне моның өчен җир йөзеннән юк итми калырмынмы?» 12  Шунда Давыт үз егетләренә аларны үтерергә кушты.+ Аларның кулларын һәм аякларын кисеп ташладылар, ә гәүдәләрен Хебрундагы сулык янында асып куйдылар.+ Ишбәшитнең башын исә Хебрунда Абини́р җирләнгән урынга салдылар.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал