Икенче Ишмуил 6:1—23
6 Һәм Давыт кабат Исраилнең иң яхшы гаскәриләрен — 30 000 ир-атны җыйды.
2 Аннары Давыт үзенең кешеләре белән, Аллаһының килешүе сандыгын алып килер өчен,+ Багали́-яһүдкә китте. (Кешеләр ул килешү сандыгы алдына керубимнәр өстеннән* тәхеттә утыручы+ Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә+ исеме буенча ялвару өчен килеп йөри.)
3 Аллаһының килешүе сандыгын, калкулыкта урнашкан Абинада́б йортыннан алып китәр өчен,+ яңа арбага салдылар.+ Шул яңа арбаны Абинадаб уллары Уза́ белән Әхә́й алып барды.
4 Алар Аллаһының килешүе сандыгын калкулыкта урнашкан Абинадаб йортыннан алып, юлга чыкты; Әхәй килешү сандыгы алдыннан барды.
5 Ә Давыт һәм бөтен Исраи́л йорты, артыш агачыннан ясалган төрле уен коралларында, арфа һәм бүтән төрле кыллы уен коралларында уйнап,+ шалтыравыклар,+ систрлар* һәм кимваллар+ кагып, Йәһвә алдында бәйрәм итеп барды.
6 Ләкин Наху́н ындырына җитәрәк үгезләр арбаны чак кына аудармый калды, һәм Уза, Аллаһының килешүе сандыгы авып төшмәсен дип, кулын сузып, аны тотып калды.+
7 Шунда Йәһвәнең Узага ачуы кабынды, һәм Аллаһы мондый башбаштаклык өчен+ аны һәлак итте.+ Шулай итеп Уза Аллаһының килешүе сандыгы янында үлде.
8 Әмма, Йәһвә Узага ярсыганга күрә, Давытның ачуы чыкты.* Шуңа күрә шул җир әле дә Фәре́с-уза́* дип атала.
9 Ул көнне Давыт Йәһвәдән куркып:+ «Ничек инде мин Йәһвәнең килешүе сандыгын үземә алып кайтыйм?» — диде.+
10 Давыт Йәһвәнең килешүе сандыгын үзенә, Давыт Шәһәренә+ алып кайтырга теләмәде. Ул аны гефлы Оби́д-эдо́м йортына+ илтеп куйды.
11 Йәһвәнең килешүе сандыгы гефлы Обид-эдом йортында өч ай булды. Йәһвә Обид-эдомны һәм аның бар йортын фатихалап торды.+
12 Бер көнне Давыт патшага: «Йәһвә Обид-эдом йортын һәм аның бар милкен Аллаһының килешүе сандыгы аркасында фатихалап тора»,— дип хәбәр иттеләр. Шунда Давыт, шатлана-шатлана, Аллаһының килешүе сандыгын Обид-эдом йортыннан Давыт Шәһәренә алып кайтырга китте.+
13 Йәһвәнең килешүе сандыгын алып баручылар+ алты адым атлагач, Давыт бер баш үгез һәм бер баш көр мал корбан итеп китерде.
14 Давыт, җитен ефод киеп, Йәһвә алдында дәртләнеп биеп барды.+
15 Давыт һәм бөтен Исраил йорты Йәһвәнең килешүе сандыгын+ шатлыклы авазлар белән+ һәм мөгез кычкыртып алып бардылар.+
16 Йәһвәнең килешүе сандыгын Давыт Шәһәренә алып кергәндә, Шаулның кызы Милхәлә́+ тәрәзәдән карап тора иде. Давыт патшаның Йәһвә алдында сикереп биегәнен күргәч, ул аңа күңеленнән кимсетеп карый башлады.+
17 Йәһвәнең килешүе сандыгын китергәч, аны Давыт корган чатыр эченә урнаштырдылар.+ Аннары Давыт Йәһвәгә яндыру корбаннары+ белән татулык корбаннары+ китерде.+
18 Яндыру корбаннары белән татулык корбаннарын китереп бетергәч, Давыт халыкны Гаскәрләр Иясе Йәһвә исеме белән фатихалады.
19 Аннары ул күпсанлы Исраил халкына — һәр ир-атка һәм һәр хатын-кызга — һәммәсенә берәр боҗрасыман икмәк, тыгызлап ясалган финик көлчәсе һәм йөзем көлчәсе өләште. Шуннан соң барысы да үз өйләренә кайтып китте.
20 Давыт үз йортындагыларын фатихаларга кайткач, Шау́л кызы Милхәлә+ аны каршы алырга чыкты һәм: «Ай-яй, Исраил патшасы данын арттырып та карады инде! — диде.— Бүген, башсыз кешедәй, үз хезмәтчеләренең кол кызлары алдында ярым шәрә йөрде!»+
21 Шунда Давыт Милхәләгә болай дип җавап бирде: «Мин Йәһвә алдында бәйрәм итеп бардым, ә Йәһвә үзенең халкы Исраил өстеннән җитәкче итеп әтиеңне һәм аның йортын түгел, ә мине билгеләде.+ Шуңа күрә мин Йәһвә алдында бәйрәм итәчәкмен,
22 мин үземне тагы да түбәнсетәчәкмен, хәтта үз күземдә ким-хур булырга әзермен, ә син әйткән кол кызлар мине данлаячак».
23 Шуңа күрә Шаул кызы Милхәләнең+ үлеменә кадәр балалары булмады.