Икенче Ишмуил 8:1—18

8  Берникадәр вакыттан соң Давыт патша филистилеләрне+ тар-мар итеп, аларны буйсындырды+ һәм филистилеләр белән сугышып, Мәте́к-амманы яулап алды.  Ул моаблыларны тар-мар итте+ һәм аларны, җиргә тезеп салып, бау белән үлчәде. Ике бау озынлыктагы өлешен ул үтерергә, ә бер бау озынлыктагы өлешен исән калдырырга кушты.+ Моаблылар Давытның хезмәтчеләре булып китте һәм аңа салым түли башлады.+  Соба́+ патшасы Рәху́б улы Һададза́р Евфрат елгасы янында үз хакимлеген кайтармакчы булганда, Давыт аны тар-мар итте.+  Давыт аның 1 700 атлы һәм 20 000 җәяүле гаскәриен кулга алды. Аннары Давыт арбаларга җигелгән һәр атның диярлек тез асты сеңерләрен кисте, ә 100 атка тимәде.+  Дәмәшекътән+ Соба патшасы Һададзарга ярдәмгә су́риялеләр килгәч, Давыт аларның 22 000 гаскәриен кырып салды.+  Аннары Давыт Су́риянең Дәмәше́къ шәһәрендә үз гарнизоннарын урнаштырды, һәм су́риялеләр, аның хезмәтчеләре булып, аңа салым түли башлады. Давыт кая гына барса да, Йәһвә аңа җиңүләр* биреп торды.+  Давыт шулай ук Һададзарның хезмәтчеләреннән түгәрәк алтын калканнарын алып, Иерусалимга китерде.+  Ә Һададзарның Бета́ белән Бирота́й шәһәрләреннән Давыт патша күп-күп бакыр алып чыкты.  Хама́т+ патшасы Тәү Давытның Һададзар патшаның бөтен гаскәрен тар-мар иткәнен ишетте.+ 10  Шунда Тәү үз улы Йорамны көмеш, алтын һәм бакыр бүләкләр белән Давыт патшаның хәл-әхвәлен белешергә һәм аны Һададзарны җиңүе белән тәбрикләргә җибәрде (чөнки Һададзар моңа кадәр еш кына Тәүгә каршы сугышкан). 11  Давыт патша шул бүләкләрне Йәһвәгә багышлады. Ул аңа шулай ук яулап алган бар халыклардан кулга төшкән көмеш белән алтынны да багышлады.+ 12  Бу ганимәт аның кулына су́риялеләр, моаблылар,+ амунлылар, филистилеләр,+ амаликлылардан+ һәм Соба патшасы Рәхуб улы Һададзардан+ керде. 13  Тозлы үзәндә 18 000 эдомлыны кырып салганнан соң җиңү белән кайткач, Давыт исем казанды.+ 14  Ул Эдомда гарнизоннар урнаштырды. Аның гарнизоннары бөтен Эдо́м буйлап урнашкан иде, һәм барлык эдомлылар Давытның хезмәтчеләре булып китте.+ Давыт кая гына барса да, Йәһвә аңа җиңүләр* биреп торды.+ 15  Давыт бөтен Исраи́л өстеннән патша иде,+ һәм ул бөтен халкын тәкъвалык буенча һәм гадел хөкем итте.+ 16  Сәруя́ улы Йоһа́б+ — гаскәр башлыгы, ә Әхилу́т улы Йәһшәфә́т+ елъязмачы иде. 17  Әхиту́б улы Сады́йк+ һәм Әбьятә́р улы Әхимәли́к — руханилар, ә Сира́й сәркатип иде. 18  Йода́й улы Бина́й+ керетлеләр белән фәләслеләр+ өстеннән баш иде, ә Давытның уллары башлыклар* булып китте.

Искәрмәләр

Яки «коткару».
Яки «коткару».
Сүзгә-сүз «руханилар».

Искәрмәләр

Медиаматериал