Икенче Ишмуил 9:1—13

9  Бер көнне Давыт: «Шау́л йортыннан берәрсе калдымы? — дип сорады.— Мин аңа Йонафа́н хакына тугры мәхәббәт күрсәтер идем».+  Шаул йортында Сиба́+ исемле бер хезмәтче бар иде. Аны Давыт янына чакыргач, патша аңардан: «Синме Сиба?» — дип сорады. Тегесе: «Әйе, мин, хуҗам»,— дип җавап бирде.  Патша сүзен дәвам итте: «Шаул йортыннан берәр кеше калдымы? Мин аңа Аллаһының тугры мәхәббәтен күрсәтер идем». Сиба патшага: «Йонафанның ике аягы да гарип улы бар»+,— диде.  Патша аңардан: «Кайда соң ул?» — дип сорагач, тегесе: «Ул Ладибарда, Амаи́л улы Маһирның+ йортында»,— диде.  Давыт патша шунда ук аның артыннан кеше җибәреп, аны Ладибардан, Амаил улы Маһи́р йортыннан алып килергә кушты.  Давыт янына килгәч, Шаул улы Йонафанның улы Мәфибәши́т шунда ук йөзтүбән капланып, аның алдында сәҗдә кылды. Давыт аңа: «Мәфибәшит!» — дип дәшкәч, тегесе: «Әйе, хуҗам»,— дип җавап кайтарды.  Давыт аңа: «Курыкма, чөнки мин әтиең Йонафан хакына сиңа тугры мәхәббәт күрсәтәчәкмен.+ Мин сиңа бабаң Шаулның бар җирләрен кайтарырмын, һәм син көн дә минем табынымнан туенырсың»+,— диде.  Шунда ул йөзтүбән капланып, аңа: «Кем соң мин шул хәтле? Мин бит үле эт+ кебек кенә. Хезмәтчең синең игътибарыңа лаек та түгел»,— диде.  Давыт патша Шаулның хезмәтчесе Сибаны чакыртып, аңа болай диде: «Элек Шаулныкы һәм аның йортыныкы булган бар нәрсәне мин хуҗаң Шаулның оныгына бирәм.+ 10  Син үзеңнең улларың һәм хезмәтчеләрең белән аның җирен эшкәртерсең һәм, хуҗаң Шаул оныгы гаиләсенең ашарга ризыгы булсын өчен, уңыш җыярсың. Хуҗаңның оныгы Мәфибәшит исә көн дә минем табынымнан ашар».+ Ә Сибаның 15 улы һәм 20 хезмәтчесе бар иде.+ 11  Шунда Сиба патшага: «Хуҗам патша хезмәтчесенә ни генә кушса да, барысын да үтәрмен»,— диде. Һәм Мәфибәшит, патша улларыдай, Давыт табыныннан* туклана башлады. 12  Мәфибәшитнең шулай ук Мика́+ исемле кечкенә улы бар иде. Сиба йортындагыларның һәммәсе дә Мәфибәшитнең хезмәтчесе булып китте. 13  Мәфибәшит һәрчак патша табыныннан тукланып,+ Иерусалимда көн күрде. Аның ике аягы да гарип иде.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «минем табынымнан».

Искәрмәләр

Медиаматериал