Икенче Патшалар 1:1—18
1 Аха́б үлгәннән соң, Моа́б+ Исраилгә каршы күтәрелде.
2 Шул вакытта Әһәзия́ Сама́риядәге йортының өске бүлмәсендәге рәшәткә аша егылып төшеп имгәнде. Шунда ул үз хәбәрчеләренә болай диде: «Барыгыз, Әкру́н+ илаһы Багалзибулдан сорап кайтыгыз әле: мин аякка басармынмы?»+
3 Йәһвәнең фәрештәсе исә тишбиле Ильяска+ болай диде: «Тор да, Сама́рия патшасы хәбәрчеләренең каршыларына чык һәм аларга: „Ник сез Әкрун илаһы Багалзибулдан сораштырырга барасыз? Нәрсә, Исраилдә Аллаһы юкмыни?“+ — диген.
4 Шуңа күрә Йәһвәнең сүзе мондый: „Син яткан урыныңнан тормаячаксың, син үләчәксең“». Шуннан соң Ильяс китеп барды.
5 Хәбәрчеләр кире кайту белән патша алардан: «Сез нигә кайттыгыз?» — дип сорады.
6 Алар аңа: «Юлда без бер кешене очраттык,— диделәр.— Ул безгә әйтте: „Барыгыз, патша янына кайтыгыз һәм аңа болай диегез: „Йәһвәнең сүзе мондый: „Ник син кешеләреңне Әкрун илаһы Багалзибулдан сораштырырга җибәрдең? Нәрсә, Исраилдә Аллаһы юкмыни? Менә шуның өчен син яткан урыныңнан тормаячаксың, син үләчәксең“».+
7 Шунда ул алардан: «Сезгә очрап, бу сүзләрне әйткән кеше ниндирәк иде?» — дип сорады.
8 Тегеләре аңа: «Ул кешенең өстендә йон кием,+ билендә күн каеш иде»+,— дип җавап бирде. Шунда ул: «Бу кеше — тишбиле Ильяс»,— диде.
9 Һәм патша аның янына иллебашы белән аның 50 кешесен җибәрде. Ул Ильяс янына килгәндә, тегесе тау башында утыра иде. Шунда иллебашы аңа болай диде: «Аллаһы кешесе,+ патша сиңа: „Төш әйдә!“ — ди».
10 Әмма Ильяс аңа: «Әгәр дә мин Аллаһы кешесе икән, күктән ут төшеп,+ сине дә, 50 кешеңне дә йотсын»,— диде. Шунда күктән ут төшеп, аның үзен дә, 50 кешесен дә йотты.
11 Аннары патша Ильяс янына бүтән иллебашы белән аның 50 кешесен җибәрде. Тегесе килде дә аңа болай диде: «Аллаһы кешесе, патша сиңа: „Тизрәк төш әйдә!“ — ди».
12 Әмма Ильяс аларга: «Әгәр дә мин Аллаһы кешесе икән, күктән ут төшеп, сине дә, 50 кешеңне дә йотсын»,— диде. Шунда күктән ут төшеп, аның үзен дә, 50 кешесен дә йотты.
13 Шуннан соң патша өченче иллебашы белән 50 кешесен җибәрде. Өченче иллебашы исә Ильяс янына килде дә аның алдында тез чүгеп сәҗдә кылды һәм илтифат* күрсәтүен үтенә-үтенә болай диде: «Аллаһы кешесе, зинһар, минем җанымны һәм шушы 50 хезмәтчеңнең җаннарын кызганчы.
14 Күктән ут төшеп, ике иллебашы белән һәрберсенең 50 кешесен йотты, әмма минем җанымны кызганчы».
15 Шунда Йәһвәнең фәрештәсе Ильяска: «Бар аның белән. Аңардан курыкма»,— диде. Ильяс торды да аның белән патша янына китте.
16 Килгәч, Ильяс Әһәзия патшага болай диде: «Йәһвәнең сүзе мондый: „Син кешеләреңне Әкрун+ илаһы Багалзибулдан сораштырырга җибәрдең. Нәрсә, Исраилдә Аллаһы юкмыни?+ Ник син миннән сорамадың? Моның өчен син яткан урыныңнан тормаячаксың, син үләчәксең“».
17 Ахыр чиктә ул, Йәһвә Ильяс аша әйткәнчә, үлде. Улы булмаганлыктан, аның урынына патша булып Яһура́м*+ идарә итә башлады. Ул Яһүд патшасы Йәһшәфә́т улы Яһурамның+ идарә итүенең 2 нче елында патша булып китте.
18 Әһәзия+ белән булган бүтән хәлләр һәм аның эшләре турында Исраи́л патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.