Икенче Патшалар 11:1—21

11  Әһәзиянең әнисе Аталия́+ исә, улының үлгәнен+ күргәч, бөтен патша нәселен кырып ташларга булды.+  Әмма Яһура́м патшаның кызы Йәһашәбә́ — Әһәзиянең бертуган кыз кардәше Әһәзия́ улы Йәһуәшне+ үлем куркынычы янаган патша уллары арасыннан яшертен генә алып чыгып китте дә аны сөт анасы белән бергә эчке йокы бүлмәсендә качырып тотты. Алар аны Аталиядән яшереп кала алганга, ул исән калды.  Аны алты ел Йәһвә йортында яшереп тоттылар. Ул елларда илдә Аталия патшалык итте.  Җиденче елны Йода́й карияле тән сакчыларының һәм сарай сакчыларының*+ йөзбашларын үзе янына чакыртты һәм аларга Йәһвә йортына килергә кушты. Ул алар белән Йәһвә йортында килешү төзеп, аларны ант иттерде һәм аннары аларга патша улын күрсәтте.+  Ул аларга боерык бирде: «Сез менә нәрсә эшләргә тиеш: өч төркемгә бүленеп, бер төркемегез Шимбә көнне кизү торачак һәм патша сараена күз-колак булачак,+  икенче төркемегез Нигез капкасы янында булачак, ә өченче төркемегез капка янында сарай сакчылары артында торачак. Йортны чиратлашып саклагыз.  Шимбә көнне кизүне тәмамлаган ике төркемегез, патшаны саклап, Йәһвә йортына күз-колак булырга тиеш.  Патшаны һәрьяклап уратып алыгыз, һәркемнең кулында сугыш коралы булсын. Сафларыгыз аша үтергә тырышкан һәркемне үтерегез. Патша кая гына барса да, аның янында булыгыз».  Йөзбашлары+ барысын да Йодай рухани ничек кушкан булса, нәкъ шулай эшләде. Аларның һәрберсе Шимбә көнне кизүдә торган һәм шулай ук Шимбә көнне кизүне тәмамлаган кешеләре белән бергә Йодай рухани янына килде.+ 10  Аннары рухани шул йөзбашларына Йәһвә йортыннан Давыт патшаның сөңгеләрен һәм түгәрәк калканнарын чыгарып бирде. 11  Кулына корал тоткан барлык сарай сакчылары,+ патшаны һәрьяклап уратып алып, йортның уң ягыннан алып сул ягына кадәр, мәзбәх*+ һәм йорт янына тезелеп бастылар. 12  Аннары Йодай, патшаның улын+ алып чыгып, аның башына таҗ кидерде, ә өстенә шаһитлекне*+ куйды. Аны патша иттеләр һәм майладылар. Аннары кешеләр кул чабып: «Яшәсен патша!» — дия башладылар.+ 13  Аталия, кешеләрнең йөгергән, кычкырган тавышларын ишеткәч, шунда ук халык янына, Йәһвә йортына килде.+ 14  Караса, багана янында йола буенча патша басып тора,+ янәшәсендә — башлыклар һәм быргычылар;+ бу җирдәге бөтен халык шатлана, куана һәм быргы кычкырта. Шулчак Аталия киемен ертып: «Хыянәт! Хыянәт!» — дип кычкырып җибәрде. 15  Әмма Йодай рухани гаскәр өстеннән куелган йөзбашларына:+ «Аны тотыгыз да арагыздан чыгарыгыз. Аның артыннан ияргән һәркемне кылыч белән үтерегез!» — дип боерды, чөнки рухани элегрәк: «Аталияне Йәһвә йортында үтермәгез»,— дигән иде. 16  Аталияне тотып алдылар да, патша сараеның+ Ат капкасы янына җиткәч, үтерделәр. 17  Аннары Йодай Йәһвә һәм патша белән халык арасында аларның алга таба да Йәһвәнең халкы булып калуы турында килешү төзеде.+ Ул шулай ук патша белән халык арасында да килешү төзеде.+ 18  Шуннан соң шул җирдәге бөтен халык Бага́л гыйбадәтханәсенә килеп, аның мәзбәхләрен җимерде,+ сыннарын тулысынча челпәрәмә китерде+ һәм мәзбәхләр алдында Багалның рухание+ Маттанны үтерде. Аннары рухани Йәһвә йорты өстеннән күзәтчеләр билгеләде.+ 19  Аннан соң ул, патшаны Йәһвә йортыннан озатып барыр өчен, үзе белән бергә йөзбашларын,+ карияле тән сакчыларын, сарай сакчыларын+ һәм шул җирдәге бөтен кешеләрне алды. Бөтенесе, сарай сакчылары капкасыннан үтеп, патша сараена килделәр. Аннары ул патшалар тәхетенә утырды.+ 20  Ул җирдәге бөтен халык шатланды, һәм шәһәрдә тынычлык урнашты, чөнки Аталияне патша йорты янында кылыч белән үтергәннәр иде. 21  Патша булып киткәндә, Йәһуәшкә+ 7 яшь иде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «чабарларының».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Күрәсең, Аллаһы Кануны язылган төргәк.

Искәрмәләр

Медиаматериал