Икенче Патшалар 12:1—21

12  Йәһуә́ш+ Яхыйның+ патшалык итүенең җиденче елында патша булып китте һәм Иерусалимда 40 ел идарә итте. Әнисенең исеме Сибия́, ул Бәхи́р-шебадан иде.+  Йәһуәш Йода́й рухани аны өйрәткән вакыт дәвамында Йәһвә күзендә дөрес булганны кылды.  Әмма биеклекләр+ юк ителмәде. Халык һаман да шул биеклекләрдә корбаннар китерә һәм корбаннар төтәтә иде.  Бер көнне Йәһуәш руханиларга болай диде: «Йәһвә йортына изге иганә+ итеп китерелә торган бөтен акчаны: һәрбер кешегә салынган салымны,+ җан башыннан билгеләнгән күләмдә алына торган* акчаны һәм күңеле Йәһвә йортына китерергә кушкан һәркемнең акчасын алыгыз.+  Иганәчеләрегездән* бөтен бу акчаларны алып, йортның рәтләргә-ямарга кирәк булган җирләрен төзәттерү өчен кулланыгыз».+  Ләкин Йәһуәшнең патшалык итүенең 23 нче елында руханилар йортны әле һаман да төзекләндермәгән иде.+  Шул сәбәптән Йәһуәш, Йодай+ рухани белән башка руханиларны чакырып, аларга: «Нишләп сез йортны төзекләндермисез? Бүгеннән алып иганәчеләрегездән акчаны фәкать йортны төзәтү максаты белән генә алыгыз»,— диде.+  Һәм руханилар халыктан акча җыю һәм йортны төзәтү җаваплылыгыннан азат булырга ризалашты.  Аннары Йодай рухани бер тартма*+ алып, аның капкачына тишек ясады һәм тартманы мәзбәх янына, Йәһвә йортына кергәндә уң яктан куйды. Капка сакчылары булып хезмәт иткән руханилар Йәһвә йортына китерелгән бөтен акчаны шунда салып бара иде.+ 10  Тартманың акча белән тулганын күргәндә, алар моның турында патша сәркатибе белән баш руханига барып әйтә иде. Шунда тегеләре килә иде дә Йәһвә йортына китерелгән акчаны җыеп,* исәпли иде.+ 11  Исәпләнгән акчаларны алар Йәһвә йортында башкарылган эшләр белән җитәкчелек итүчеләргә бирә иде, ә болары, үз чиратында, бу акчаны Йәһвә йортында эшләгән балта осталарына һәм төзүчеләргә түли иде,+ 12  шулай ук ташчыларга һәм таш кисүчеләргә эш хакы итеп бирә иде. Йәһвә йортын төзекләндерер өчен, алар шулай ук агач материаллары һәм юнылган ташлар сатып ала иде һәм акчаны йортны төзекләндерү белән бәйле бүтән чыгымнарны каплар өчен куллана иде. 13  Әмма Йәһвә йортына китерелгән акчаның бер өлеше дә Йәһвә йорты өчен көмеш савытлар, филтә кискечләре, табаклар, быргылар,+ берәр төрле алтын я көмеш әйбер ясар өчен кулланылмады.+ 14  Акчаны эшне башкарган кешеләргә генә бирәләр иде, һәм акча Йәһвә йортын төзекләндерүгә китте. 15  Эшчеләргә түләү өчен акча тапшырылган кешеләрдән исәп-хисап бирүләрен таләп итмиләр иде, чөнки алар ышанычлы иделәр.+ 16  Әмма гаеп йолу корбаннары+ белән гөнаһ йолу корбаннары өчен бирелә торган акчалар Йәһвә йортына китерелми иде. Алар руханиларныкы иде.+ 17  Соңрак Су́рия патшасы Хәзаи́л+ Гефка+ каршы яу белән чыкты һәм аны яулап алды. Аннан соң ул Иерусалимга һөҗүм итәргә ныклап карар итте.+ 18  Шунда Яһүд патшасы Йәһуәш ата-бабалары — Яһүд патшалары Йәһшәфә́т, Яһура́м һәм Әһәзия́ изгеләндергән бөтен изге бүләкләрне, шулай ук үзенең изге бүләкләрен һәм Йәһвә йорты белән патша сараеның хәзинәләрендә табылган бөтен алтынны алып, Су́рия патшасы Хәзаилгә җибәрде.+ Һәм тегесе чигенеп, Иерусалимны калдырды. 19  Йәһуәш белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 20  Ахыр чиктә, Йәһуәшнең хезмәтчеләре аңа каршы берләшеп, яшерен килешү төзеделәр,+ һәм аны Силла́ юлындагы Милода*+ урнашкан йортта үтерделәр. 21  Аны үтергән кешеләр — хезмәтчеләре Шимәтә́ улы Йәзака́р һәм Шумә́р улы Яһузаба́д иде.+ Аны Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр. Аның урынына улы Амазия́ патшалык итә башлады.+

Искәрмәләр

Яки «руханилар нәзер биргән кешеләрдән ала торган».
Яки «Танышларыгыздан».
Яки «әрҗә».
Яки «капчыкларга салып». Сүзгә-сүз «бәйләп».
2Иш 5:9 дагы искәрмәне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал