Икенче Патшалар 13:1—25

13  Яхы́й+ улы Йәһуәһә́з Яһүд патшасы Әһәзия́+ улы Йәһуәшнең+ идарә итүенең 23 нче елында Сама́риядә Исраи́л өстеннән патша булып китте һәм 17 ел хакимлек итте.  Йәһуәһәз Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде һәм бертуктамый Нәба́т улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһын кабатлады.+ Ул бу гөнаһыннан арынмады.  Йәһвәнең Исраилгә ачуы+ купты,+ һәм ул аларны әледән-әле Су́рия патшасы Хәзаи́л+ кулына, шулай ук Хәзаил улы Бинһада́д+ кулына тапшырып торды.  Вакыт узу белән Йәһуәһәз Йәһвәдән мәрхәмәт* күрсәтүен үтенде, һәм Йәһвә аны ишетте, чөнки Су́рия патшасының Исраилне ничек итеп җәберләгәнен күреп торды.+  Шунда Йәһвә, Исраилне су́риялеләрнең изүеннән азат итәр өчен, аларга коткаручы җибәрде,+ һәм исраиллеләр элеккегечә* үз йортларында яши башлады.  (Шулай да алар Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһыннан арынмады.+ Алар* шул гөнаһ юлыннан йөри бирде. Изге агач багана*+ да Сама́риядә тора бирде.)  Йәһуәһәзнең гаскәреннән нибары 50 җайдак, 10 сугыш арбасы һәм 10 000 җәяүле гаскәрие генә калды, чөнки Су́рия патшасы аларны ындыр табагындагы тузанны таптагандай таптап+ һәлак иткән иде.+  Йәһуәһәз белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре һәм аның куәте турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.  Ахыр чиктә Йәһуәһәз, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Сама́риядә җирләделәр.+ Ә аның урынына улы Йәһуә́ш патшалык итә башлады. 10  Йәһуәһәз улы Йәһуәш+ Сама́риядә Исраил өстеннән патша булып Яһүд патшасы Йәһуәшнең идарә итүенең 37 нче елында патшалык итә башлады һәм 16 ел хакимлек итте. 11  Ул Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде һәм Нәбат улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларының берсеннән дә арынмады.+ Ул бу гөнаһларны кылудан туктамады.* 12  Йәһуәш белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре, куәте һәм аның Яһүд патшасы Амазиягә каршы сугышканы+ турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 13  Ахыр чиктә Йәһуәш, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аның тәхетенә Йәрәбә́м*+ утырды. Йәһуәшне Сама́риядә Исраил патшалары янына җирләделәр.+ 14  Илиша́+ бик каты авырып үлем түшәгендә ятканда, аның янына Исраил патшасы Йәһуәш килде һәм: «Әткәй, әткәем минем! Исраил арбасы һәм җайдаклары!»* — дия-дия елады.+ 15  Шунда Илиша аңа: «Җәя белән уклар ал»,— диде. Һәм тегесе җәя белән уклар алды. 16  Илиша Исраил патшасына: «Җәяне ике кулың белән тот»,— дигәч, тегесе җәяне ике кулы белән тотты, һәм Илиша үзенең кулларын патшаның куллары өстенә куйды. 17  Аннан соң ул: «Көнчыгышка караган тәрәзәне ач»,— диде. Тегесе тәрәзәне ачкач, Илиша: «Ат угыңны!» — дип әйтте. Һәм патша атты. Шулчак Илиша: «Йәһвәнең җиңү* угы! Су́рияне җиңү* угы! Син Су́рияне Әпиктә+ тулысынча тар-мар итәчәксең»,— дип әйтте. 18  Аннары ул: «Укларны ал»,— дип әйтте, һәм тегесе аларны алды. «Җиргә сук»,— диде ул Исраил патшасына. Тегесе җиргә өч тапкыр сукты да туктады. 19  Шулчак Аллаһы кешесе, ачуы чыгып, аңа әйтте: «Сиңа биш-алты тапкыр сугасы иде! Менә шул чакта син Су́рияне тулысынча тар-мар итәр идең, ә хәзер син аларны өч тапкыр гына җиңәчәксең».+ 20  Шуннан соң Илиша үлеп китте, һәм аны җирләделәр. Ә ул җиргә ел саен ел башында* моаблыларның юлбасарлар төркеме+ һөҗүм иткәли иде. 21  Бер көнне, бер кешене җирләгәндә, кешеләр, юлбасарлар төркемен күреп, тиз генә аның гәүдәсен Илиша җирләнгән урынга ташладылар да качып киттеләр. Гәүдәнең Илиша сөякләренә тиюе булды, үлгән кеше терелеп,+ аякка басты. 22  Су́рия патшасы Хәзаил+ исә исраиллеләрне Йәһуәһәзнең бөтен көннәре дәвамында кысрыклады.+ 23  Ләкин Ибраһим,+ Исхак+ һәм Ягъкуб+ белән төзегән килешүе хакына Йәһвә аларга илтифатын, мәрхәмәтен+ һәм үзләренә карата ваемсыз булмаганын күрсәтте. Ул аларны һәлак итәргә теләмәде, һәм ул һаман да алардан йөзен бормый. 24  Су́рия патшасы Хәзаил үлгәч, аның урынына аның улы Бинһадад патшалык итә башлады. 25  Йәһуәһәз улы Йәһуәш Хәзаил улы Бинһададтан тегесе аның атасы белән сугышканда яулап алган шәһәрләрне үзенә кире кайтарды. Йәһуәш аны өч тапкыр җиңде+ һәм Исраил шәһәрләрен кире кайтарды.

Искәрмәләр

Яки «илтифат».
Ягъни тынычлыкта һәм иминлектә.
Сүзгә-сүз «Ул».
Яки «шул гөнаһлы юлдан йөрде».
Ягъни Йәрәбәм II.
Бу сүзләр Аллаһыдан я аның вәкилләреннән ярдәм сорап үтенүне белдерергә мөмкин.
Яки «коткару».
Яки «Суриядән коткарылу».
Сүзгә-сүз «елга кергәндә», күрәсең, яз көнендә.

Искәрмәләр

Медиаматериал