Икенче Патшалар 15:1—38

15  Исраи́л патшасы Йәрәбәмнең* идарә итүенең 27 нче елында Яһүд патшасы Амазиянең+ улы Азария́*+ патша булып китте.+  Патшалык итә башлаганда аңа 16 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 52 ел хакимлек итте. Әнисенең исеме Йәкалия́, ул Иерусалимнан иде.  Азария, атасы Амазия́ кебек үк, Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+  Биеклекләр генә юк ителмәде.+ Халык һаман да шул биеклекләрдә корбаннар китерә һәм корбаннар төтәтә иде.+  Йәһвә патшаны чир белән җәзалады, һәм тегесе үлеменә кадәр махаулы+ булып аерым йортта яшәде.+ Ә ул арада патша сарае патшаның улы Йофа́м+ карамагында иде, һәм халыкны ул хөкем итте.*+  Азария белән булган бүтән хәлләр,+ аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.  Аннары Азария, вафат булып, ата-бабаларына кушылды,+ һәм аны Давыт Шәһәрендә җирләделәр. Аның урынына патша булып улы Йофам идарә итә башлады.  Яһүд патшасы Азариянең+ идарә итүенең 38 нче елында Сама́риядә Исраил өстеннән Йәрәбә́м улы Зәкәрия́+ патша булып китте, һәм ул 6 ай хакимлек итте.  Ата-бабалары кебек, ул да Йәһвә күзендә яман булганны кылды. Ул Нәба́т улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларыннан арынмады.+ 10  Аннары Ябе́ш улы Шалу́м, аңа каршы яшерен килешү төзеп, аны Иблиямдә+ үтерде.+ Үтергәч, ул аның урынына патша булып китте. 11  Зәкәрия белән булган бүтән хәлләр турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 12  Шулай итеп Йәһвәнең Яхыйга: «Синең улларың дүртенче буынга+ кадәр Исраил тәхетендә утырачак»+,— дигән сүзләре үтәлде. Һәм нәкъ шулай булып чыкты да. 13  Ябеш улы Шалум Яһүд патшасы Узиянең*+ идарә итүенең 39 нчы елында патша булып китте, һәм ул Сама́риядә бер ай хакимлек итте. 14  Аннары Тирсәдән+ Сама́риягә Гәди́ улы Менаһи́м килеп, Ябеш улы Шалумны+ үтерде. Аны үтергәч, ул аның урынына патша булып китте. 15  Шалум белән булган бүтән хәлләр һәм төзегән яшерен килешүе турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 16  Нәкъ шул вакытта Менаһим Тирсәдән чыгып, Типсахны, андагы һәм тирә-якта булганнарның бөтенесен һәлак итте, чөнки алар аңа шәһәр капкаларын ачмаган иде. Шәһәрне җимереп, ул андагы авырлы хатыннарның карыннарын ярды. 17  Гәди улы Менаһим Яһүд патшасы Азариянең идарә итүенең 39 нчы елында Исраил өстеннән патша булып китте, һәм ул Сама́риядә 10 ел хакимлек итте. 18  Менаһим Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде. Ул Нәбат улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларының берсеннән дә арынмады, гомере буе гөнаһ юлыннан йөрде.+ 19  Бер көнне Исраил җиренә Ассирия патшасы Пул+ бәреп керде, әмма Менаһим Пулга, тегесе аңа патшалык хакимлеген ныгытуда булышлык итсен өчен, 1 000 талант* көмеш түләде.+ 20  Менаһим көмешне исраиллеләрдән — күренекле, бай кешеләрдән җыйган иде.+ Ассирия патшасына бирер өчен, ул аларның һәрберсеннән 50 шәкыл* көмеш түләттерде. Шуннан соң Ассирия патшасы, һөҗүм итмичә, үз җиренә кайтып китте. 21  Менаһим+ белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 22  Аннары Менаһим, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аның урынына патша булып улы Фәкы́йх идарә итә башлады. 23  Менаһим улы Фәкыйх Яһүд патшасы Азариянең идарә итүенең 50 нче елында Сама́риядә Исраил өстеннән патша булып китте, һәм ул 2 ел хакимлек итте. 24  Фәкыйх Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде. Ул Нәбат улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларыннан арынмады.+ 25  Соңрак аның ярдәмчесе Рәмали́ улы Фәкы́й+ аңа каршы яшерен килешү төзеп, аны Әргү́б һәм Әрья́х белән бергә Сама́риядә патша сараеның ныгытылган манарасында үтерде. Аның белән шулай ук 50 Гила́д кешесе дә бар иде. Фәкыйхны үтергәч, ул аның урынына патша булып китте. 26  Фәкыйх белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 27  Рәмали улы Фәкый+ Яһүд патшасы Азариянең идарә итүенең 52 нче елында Сама́риядә Исраил өстеннән патша булып китте, һәм ул 20 ел хакимлек итте. 28  Фәкый Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде. Ул Нәбат улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларыннан арынмады.+ 29  Исраил патшасы Фәкый көннәрендә илгә Ассирия патшасы Тиглатпиласа́р+ бәреп керде һәм Ийу́н, Әбе́л-бәйтмага́х,+ Яну́х, Кәде́ш,+ Хасу́р, Гилад+ һәм Гәлилә́яне — бөтен Нәфтәли́ җирен+ яулап алып, яшәүчеләрен Ассириягә әсирлеккә алып китте.+ 30  Аннары Эла́ улы Һоша́й+ Рәмали улы Фәкыйга каршы яшерен килешү төзеде һәм, аны үтереп, Узия́ улы Йофамның+ идарә итүенең 20 нче елында аның урынына патша булып китте. 31  Фәкый белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 32  Яһүд патшасы Узия+ улы Йофам+ Исраил патшасы Рәмали улы Фәкыйның идарә итүенең 2 нче елында патша булып китте. 33  Патшалык итә башлаганда аңа 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 16 ел идарә итте. Әнисенең исеме Җәрүшә́, ул Сады́йк кызы иде.+ 34  Атасы Узия кебек, ул да Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+ 35  Биеклекләр генә юк ителмәде. Халык һаман да шул биеклекләрдә корбан китерә һәм фимиам яндыра иде.+ Йәһвә йортының Югары капкасын ул төзеде.+ 36  Йофам белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 37  Ул көннәрдә Йәһвә Яһүдкә каршы Су́рия патшасы Рәзинне һәм Рәмали улы Фәкыйны+ җибәрә башлады.+ 38  Ахыр чиктә Йофам, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны бабасы Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр. Аның урынына патша булып улы Әһә́з идарә итә башлады.

Искәрмәләр

Мәгъ. «Йәһвә ярдәм итте». 2Пат 15:13; 2Ел 26:1—23; Иш 6:1 һәм Зк 14:5 тә ул Узия атала.
Ягъни Йәрәбәм II.
Яки «халык белән ул җитәкчелек итте».
Азариянең икенче исеме.
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал