Икенче Патшалар 16:1—20

16  Яһүд патшасы Йофа́м улы Әһә́з+ Рәмали́ улы Фәкыйның идарә итүенең 17 нче елында патша булып китте.  Патшалык итә башлаганда Әһәзгә 20 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 16 ел идарә итте. Бабасы Давыттан аермалы буларак, ул үз Аллаһысы Йәһвәнең күзендә яман булганны кылып яшәде.+  Ул Исраи́л патшаларының эзеннән йөрде+ һәм хәтта үз улын корбан итеп утта яндырды.*+ Шулай эшләп, ул Йәһвә исраиллеләр алдыннан куган халыкларның җирәнгеч гадәтләренә иярде.+  Өстәвенә, ул биеклекләрдә,+ калкулыкларда һәм һәр җәенке агач астында+ корбан китерде һәм фимиам яндырды.  Шул вакытта Су́рия патшасы Рәзи́н һәм Исраил патшасы Рәмали улы Фәкы́й Иерусалимга каршы яу белән чыктылар.+ Алар Әһәз белән шәһәрдәге халыкны камалышта тотты, әмма шәһәрне яулап ала алмады.  Шунда Су́рия патшасы Рәзин Эдомга Элатны+ кайтарды, ә аннан соң Элаттан яһүдләрне* куып чыгарды. Һәм эдомлылар Элатта урнашып, әле дә шунда яши.  Әһәз исә Ассирия патшасы Тиглатпиласарга+ хәбәрчеләр аша болай диде: «Мин синең хезмәтчең һәм улың. Килеп, мине Су́рия патшасы кулыннан һәм Исраил патшасы кулыннан коткар, чөнки алар миңа һөҗүм итәләр».  Аннары Әһәз Йәһвә йортында һәм патша сарае хәзинәләрендә табылган көмеш-алтынны алып, Ассирия патшасына бүләк* итеп җибәрде.+  Үтенечен кабул кылып, Ассирия патшасы Дәмәшекъкә килде дә аны яулап алды.+ Андагы халыкны ул Кирга әсирлеккә алып китте, ә Рәзинне үтерде.+ 10  Аннары Әһәз патша Дәмәшекъкә Ассирия патшасы Тиглатпиласар белән очрашырга китте. Дәмәшекътәге мәзбәхне күргәч, Әһәз патша Урийә́һ руханига мәзбәхнең ниндирәк булырга һәм ничек ясалырга тиешлеген күрсәтүче сызымны җибәрде.+ 11  Урийәһ+ рухани Әһәз патшаның Дәмәшекътән җибәргән бөтен күрсәтмәләре буенча мәзбәх төзеде.+ Урийәһ рухани аны Әһәз патша Дәмәшекътән кайтканчы төзеп бетерде. 12  Дәмәшекътән кайтып мәзбәхне күргәч, патша мәзбәх янына килде һәм анда корбаннар китерде.+ 13  Шул мәзбәхтә ул яндыру корбаннары белән икмәк бүләкләре төтәтте. Ул анда шулай ук шәраб бүләге китерде һәм мәзбәх өстенә татулык корбаннарының канын бөркеде. 14  Аннары ул Йәһвә алдында торган бакыр мәзбәхне+ йорт алдындагы урыныннан — үз мәзбәхе белән Йәһвә йорты арасындагы урыннан күчереп, үз мәзбәхеннән төньяккарак куйды. 15  Әһәз патша Урийәһ+ руханига болай дип боерды: «Зур мәзбәхтә иртәнге яндыру корбаны,+ кичке икмәк бүләге+ һәм патшаның яндыру корбаны белән икмәк бүләген, шулай ук бөтен халыкның яндыру корбаннарын, икмәк бүләкләрен һәм шәраб бүләкләрен төтәт. Мәзбәх өстенә шулай ук яндыру корбаннарының һәм бүтән корбаннарның бөтен канын бөрке. Ә бакыр мәзбәх белән нәрсә эшләргә икәнен үзем хәл итәрмен». 16  Һәм Урийәһ рухани барысын да Әһәз патша кушканча эшләде.+ 17  Өстәвенә, Әһәз су арбаларын+ сүтеп, ян такталарын кисәкләргә кисеп ташлады, ә арбалардагы чаннарны алып куйды.+ Ул шулай ук бакыр үгезләр өстендә торган «бакыр диңгезне» алып,+ таш идәнгә төшерде.+ 18  Әһәз йорт янында корылган һәм Шимбә көнне кулланылган түбәле корылманы, шулай ук патшаларның Йәһвә йортына кереп-чыгып йөри торган урынын бүтән җиргә күчерде. Моны ул Ассирия патшасы аркасында эшләде. 19  Әһәз белән булган бүтән хәлләр, аның эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.+ 20  Ахыр чиктә Әһәз, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр. Аның урынына патша булып улы Һизәкыя́*+ идарә итә башлады.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «ут аша үткәрде».
Яки «Яһүд кешеләрен».
Яки «ришвәт».
Мәгъ. «Йәһвә ныгыта».

Искәрмәләр

Медиаматериал