Икенче Патшалар 17:1—41

17  Яһүд патшасы Әһәзнең идарә итүенең 12 нче елында Сама́риядә Исраи́л өстеннән Эла́ улы Һоша́й+ патша булып китте, һәм ул 9 ел идарә итте.  Ул Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде, әмма кылган яманлыгы үзенә кадәрге Исраи́л патшаларыныкы кебек үк түгел иде.  Бервакыт Һошайга каршы Ассирия патшасы Салманаса́р яу белән чыкты,+ һәм тегесе аның хезмәтчесе булып китеп, аңа салым түли башлады.+  Әмма соңрак Ассирия патшасы Һошайның үзенә каршы яшерен килешү төзегәнен аңлады, чөнки тегесе Мисыр патшасы Сохка хәбәрчеләр җибәргән иде+ һәм аңа узган еллардагы кебек салым түләми башлады. Шуңа күрә Ассирия патшасы аны, богаулап, зинданда тотты.  Ассирия патшасы бөтен илгә каршы яу белән чыкты һәм Сама́риягә килеп, аны өч ел буе камалышта тотты.  Һошайның идарә итүенең 9 нчы елында Ассирия патшасы Сама́рияне яулап алды.+ Ул Исраил халкын Ассириягә әсирлеккә алып китте,+ һәм исраиллеләр Гоза́н елгасы+ янындагы Һалахта һәм Һабурда, шулай ук ми́диялеләрнең шәһәрләрендә яши башлады.+  Бу хәл Исраил халкының үзләрен Мисыр патшасы фиргавен кулыннан коткарып, Мисыр җиреннән чыгарган Аллаһылары Йәһвәгә+ каршы гөнаһ кылганы өчен булды. Алар бүтән илаһларга табына* башлады,+  Йәһвә үзләре алдыннан куган халыкларның гадәтләренә иярде һәм Исраил патшалары гамәлгә керткән йолаларны үтәп яшәде.  Исраиллеләр үзләренең Аллаһысы Йәһвә карашы буенча дөрес булмаган нәрсәләрдә катнашып* яшәде. Алар бөтен шәһәрләрендә — күзәтү манараларыннан алып ныгытылган шәһәрләргә кадәр* — биеклекләр кора бирде.+ 10  Алар һәрбер калкулыкта һәм һәркайсы җәенке агач астында+ изге таш баганалар һәм изге агач баганалар*+ куя бирде. 11  Йәһвә үзләре алдыннан сөргенгә җибәргән халыклар кебек, исраиллеләр һәр биеклектә корбаннар төтәтә иде.+ Алар, яман булганны кылып, Йәһвәнең ачуын чыгара* бирде. 12  Йәһвәнең: «Аларга табынмагыз!»+ — диюенә карамастан, алар һаман җирәнгеч потларга* табынды.+ 13  Йәһвә үзенең бөтен пәйгамбәрләре һәм күренешләр тапшыручылары+ аша: «Яман юлларыгызны калдырыгыз!+ Мин ата-бабаларыгызга биргән һәм сезгә пәйгамбәрләрем аша җиткергән бөтен кануннар буенча яшәп, әмерләремне һәм кагыйдәләремне үтәгез»,— дип, Исраил белән Яһүд халкын кисәтеп торды. 14  Әмма алар тыңламадылар һәм, үз Аллаһылары Йәһвәгә иман итмәгән ата-бабалары кебек үк, үҗәтләнеп йөрделәр.+ 15  Алар аның күрсәтмәләрен, ата-бабалары белән төзегән килешүен+ һәм аларны кисәтеп биргән искә төшерүләрен кире кага бирде.+ Алар файдасыз потларга табынудан туктамады+ һәм үзләре дә файдасыз булып китте,+ алар тирә-якларындагы Йәһвә иярмәскә кушкан халыкларга иярде.+ 16  Алар үз Аллаһылары Йәһвәнең бер әмерен дә санга сукмый яшәде. Алар ике бозау сыны* ясады,+ изге агач багана* ясады,+ бөтен күк җисемнәренә* табынды+ һәм Багалга хезмәт итте.+ 17  Алар шулай ук үз улларын һәм кызларын корбан итеп утта яндырды,*+ күрәзәлек кылды,+ фаллар ачты һәм үзләрен Йәһвә күзендә яман булган нәрсәләргә багышлап,* аның ачуын чыгарды.* 18  Шуңа күрә Йәһвә Исраил халкына бик нык ярсып, аларны үз хозурыннан сөрде.+ Яһүд кабиләсеннән башка ул бүтән беркемне дә калдырмады. 19  Хәтта Яһүд халкы да үз Аллаһысы Йәһвәнең әмерләрен үтәмәде.+ Алар Исраилнең йолалары буенча яшәде.+ 20  Йәһвә Исраилнең бөтен токымнарын кире какты, аларны хурлыкка төшереп, талаучылар кулына тапшырды һәм ахыр чиктә алардан ваз кичте. 21  Ул Исраилне Давыт йортыннан аерды, һәм исраиллеләр Нәба́т улы Йәрәбәмне патша итеп куйды.+ Әмма Йәрәбә́м Исраилне Йәһвәдән читләштерде һәм зур гөнаһка батырды. 22  Исраил халкы Йәрәбәмнең кылган бөтен гөнаһларын кылып яшәде,+ алардан арынмады. 23  Әмма ахыр чиктә Йәһвә, үзенең бөтен пәйгамбәрләре аркылы алдан әйткәнчә, Исраилне үз хозурыннан сөрде.+ Исраилне үз җиреннән Ассириягә әсирлеккә алып киттеләр,+ һәм алар һаман да шунда тора. 24  Аннары Ассирия патшасы, Бабылдан, Куф, Авва́, Хама́т һәм Сепарбаимнан+ кешеләр китереп, аларны исраиллеләр урынына Сама́рия шәһәрләренә урнаштырды. Һәм алар, Сама́рия биләмәләренә ия булып, аның шәһәрләрендә яши башлады. 25  Анда яши башлаган чакта алар Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтми* иде. Шуңа күрә Йәһвә аларга арысланнар җибәрде,+ һәм алар халык арасыннан кайберәүләрен үтерде. 26  Шунда Ассирия патшасына болай дип хәбәр иттеләр: «Син әсирлеккә алып китеп, Сама́рия шәһәрләренә күчергән халыклар шул җирдәге Аллаһының динен* белми. Шуңа күрә ул алар янына арысланнар җибәреп тора, ә арысланнар аларны үтерә, чөнки аларның берсе дә шул җирдәге Аллаһы динен белми». 27  Шулчак Ассирия патшасы мондый боерык бирде: «Шул җирдән әсирлеккә алынган руханиларның берсен кире үз җиренә кайтарыгыз. Ул шунда яшәп, аларны шул җирдәге Аллаһы диненә өйрәтсен». 28  Шунда Сама́риядән әсирлеккә алынган руханиларның берсе кире Бәйтелгә+ кайтты һәм шунда яшәп, аларны Йәһвәгә гыйбадәт кылырга* өйрәтә башлады.+ 29  Тик шулай да һәрбер милләт үзе өчен үз илаһын ясады һәм аларны моңарчы сама́риялеләр ясаган биеклекләрдәге гыйбадәт йортларына куйды. Һәрбер милләт үзләре яшәгән шәһәрләрдә шулай эшләде. 30  Бабыл халкы — Сохкәтбину́т сынын, Куф халкы — Нирга́л сынын, Хамат халкы+ — Ашимә́ сынын, 31  аввалылар Нибха́з белән Тарта́к сыннарын ясадылар. Сепарбаимлеләр Сепарбаи́м илаһлары+ Әдримәли́к белән Анумәли́к өчен үз улларын корбан итеп утта яндыра иде. 32  Алар, Йәһвәдән курыксалар да, биеклекләрдә хезмәт итү өчен руханиларны үз халкы арасыннан билгеләделәр, һәм тегеләре биеклекләрдәге гыйбадәт йортларында алар өчен хезмәт башкардылар.+ 33  Әйе, Йәһвәдән курыксалар да, алар, үзләре күчеп килгән җирләрдәге халыкларның дине* буенча, үз илаһларына табындылар.+ 34  Алар әле дә үзләренең элеккеге диннәре* буенча яши. Аларның берсе дә Йәһвәгә табынмый* һәм Йәһвә тарафыннан исемен Исраил дип үзгәрткән+ Ягъкуб улларына бирелгән кагыйдәләрен, хөкем карарларын, Канунын һәм әмерләрен тотмый. 35  Йәһвә алар* белән килешү төзегәндә+ аларга болай дип боерган иде: «Башка илаһларга сәҗдә кылмагыз,* аларга табынмагыз, аларга хезмәт тә итмәгез, корбаннар да китермәгез.+ 36  Ә сезне бөек кодрәте һәм гайрәтле кулы белән Мисыр җиреннән алып чыккан Йәһвәгә+ курку-хөрмәт күрсәтегез,+ аңа табыныгыз һәм аңа корбаннар китерегез. 37  Аның сезнең өчен язып биргән кагыйдәләрен, хөкем карарларын, Канунын һәм әмерләрен+ һәрчак җиренә җиткереп үтәгез һәм башка илаһларга сәҗдә кылмагыз.* 38  Сезнең белән төзегән килешүемне онытмагыз+ һәм башка илаһларга сәҗдә кылмагыз.* 39  Фәкать үз Аллаһыгыз Йәһвәгә генә курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгез, чөнки дошманнарыгыз кулыннан сезне ул коткарачак». 40  Әмма алар аны тыңламады һәм үзләренең элеккеге диннәре* буенча яшәде.+ 41  Бу халыклар Йәһвәдән курыкты,+ шулай да үзләренең потларына да табынды. Аларның уллары һәм оныклары әле дә ата-бабалары кылганны кыла.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «илаһлардан курка».
Яки «дөрес булмаган нәрсәләргә омтылып».
Ягъни бар җирдә; кеше аз яшәгән җирдә дә, күп яшәгән җирдә дә.
Яки «күңелен рәнҗетә».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Сүзгә-сүз «күк гаскәренә».
Яки «металл бозау сыны».
Яки «күңелен рәнҗетте».
Сүзгә-сүз «сатып».
Сүзгә-сүз «ут аша үткәрде».
Яки «гыйбадәт кылмый».
Яки «дини йолаларын».
Яки «курку-хөрмәт күрсәтергә».
Яки «дини йолалары».
Яки «дини йолалары».
Яки «курку-хөрмәт күрсәтми».
Ягъни исраиллеләр.
Сүзгә-сүз «илаһлардан курыкмагыз».
Сүзгә-сүз «илаһлардан курыкмагыз».
Сүзгә-сүз «илаһлардан курыкмагыз».
Яки «дини йолалары».

Искәрмәләр

Медиаматериал