Икенче Патшалар 20:1—21

20  Шул көннәрдә Һизәкыя́ авырып китеп, үлем түшәгенә ятты.+ Бер заман аның янына Аму́з улы Ишагыя́ пәйгамбәр килде һәм аңа болай диде: «Йәһвә: „Йортыңдагыларга соңгы васыятеңне әйт, чөнки син аякка басмаячаксың, ә үләчәксең“,— ди».+  Шунда ул йөзе белән стенага таба борылып, Йәһвәгә болай дип дога кыла башлады:  «И Йәһвә, үтенәм синнән, минем синең алда тугрылыгымны саклап, бербөтен йөрәк белән йөргәнемне һәм синең күзеңдә дөрес булганны кылып яшәгәнемне исеңә төшерче».+ Һәм Һизәкыя бик каты елап җибәрде.  Ишагыя патша сараеның урта ишегалдына чыгарга да өлгермәде, Йәһвә аңа болай диде:+  «Кире борыл, халкымның җитәкчесе Һизәкыя янына барып әйт: „Бабаң Давытның Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Мин синең догаңны ишеттем, күз яшьләреңне күрдем.+ Мин сине савыктырырмын,+ һәм өченче көнне син Йәһвә йортына барырсың.+  Мин синең гомер көннәреңә 15 ел өстәрмен һәм сине дә, бу шәһәрне дә Ассирия патшасының кулыннан коткарырмын.+ Мин бу шәһәрне үз исемем хакына һәм хезмәтчем Давыт хакына яклармын“».+  Аннары Ишагыя тыгызлап ясалган инҗир көлчәсе китерергә кушты. Шунда кешеләр инҗир көлчәсе китереп, аны Һизәкыянең тәнендәге чуан өстенә япты. Тора-бара ул савыкты.+  Моңа кадәр Һизәкыя Ишагыядән: «Йәһвәнең мине савыктарачагын һәм минем өченче көнне Йәһвә йортына барачагымны нинди билге+ аша белермен?» — дип сораган иде.  Ишагыянең җавабы мондый иде: «Йәһвә сүзләренең үтәлешен син Йәһвә биргән билге аша күрәчәксең. Баскычка* төшкән күләгәнең 10 киртләчкә алга күчүен телисеңме яисә 10 киртләчкә артка күчүенме?»+ 10  Һизәкыя: «Күләгәнең алга күчүе җиңел ул, шуңа күрә күләгә 10 киртләчкә артка күчсен»,— диде. 11  Шунда Ишагыя пәйгамбәр Йәһвәгә дога кылды, һәм Ул Әһә́з баскычындагы алга күчкән күләгәне 10 киртләчкә артка күчерде.+ 12  Ул вакытта Бабы́л патшасы Балада́н улы Бирәдә́х-балада́н, Һизәкыя патшаның авырып ятканы турында ишеткәч, Һизәкыягә хат язып, бүләк җибәрде.+ 13  Һизәкыя хәбәрчеләрне ачык йөз белән кабул итте* һәм аларга үзенең бөтен хәзинәсен:+ көмеш, алтын, бәлзәм, бүтән кыйммәтле майлар, коралларын һәм үзенең хәзинәләрендә булган бөтен нәрсәне күрсәтте. Һизәкыя үзенең патша сараенда һәм бөтен биләмәләрендә күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады. 14  Аннары Һизәкыя патша янына Ишагыя пәйгамбәр килеп, аңардан: «Бу кешеләр нәрсә әйттеләр? Алар кайдан килделәр?» — дип сорады. Моңа Һизәкыя: «Алар ерак җирдән, Бабылдан килделәр»,— диде.+ 15  Тегесе аңардан: «Алар синең йортыңда нәрсә күрде?» — дип сорагач, Һизәкыя: «Бөтенесен күрде. Хәзинәләремдә күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады»,— дип җаваплады. 16  Шулчак Ишагыя Һизәкыягә болай диде: «Йәһвәнең сүзе мондый:+ 17  „Менә, килер бер көн һәм синең йортыңда булган бар нәрсәне, шулай ук ата-бабаларың бүгенгә кадәр туплаган бөтен әйберләрне Бабылга алып китәчәкләр.+ Бернәрсә дә калмаячак,— дип әйтә Йәһвә.— 18  Синнән туачак улларыңның кайберләрен шулай ук алып китәчәкләр,+ һәм алар Бабыл патшасының сараенда хезмәтчеләр булачак“».+ 19  Шунда Һизәкыя Ишагыягә: «Йәһвәнең синең аша әйткән сүзе гадел»*+,— диде һәм болай дип өстәде: «Минем көннәремдә тынычлык һәм тотрыклылык* булса,+ әйбәт булыр иде». 20  Һизәкыя белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен куәте һәм ничек итеп сулык,+ су җиткерү системасы ясаганы һәм шәһәргә су үткәргәне+ турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 21  Ахыр чиктә Һизәкыя, вафат булып, ата-бабаларына кушылды,+ һәм аның урынына патша булып улы Манашше́+ идарә итә башлады.+

Искәрмәләр

Бу баскыч, күрәсең, вакытны исәпләү өчен кояш сәгате итеп кулланылган.
Яки «тыңлады».
Яки «яхшы».
Сүзгә-сүз «хакыйкать».

Искәрмәләр

Медиаматериал