Икенче Патшалар 21:1—26

21  Патшалык итә башлаганда Манашшега+ 12 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 55 ел идарә итте.+ Әнисенең исеме Хәфзибә́ иде.  Манашше́, Йәһвә исраиллеләр алдыннан куган халыкларның җирәнгеч гадәтләренә ияреп,+ Йәһвә күзендә яман булганны кылды.+  Ул атасы Һизәкыя́ җимергән биеклекләрне+ яңадан төзеде һәм, Исраи́л патшасы Аха́б кебек,+ Багалга мәзбәхләр урнаштырды һәм изге агач багана*+ ясады. Ул бөтен күк җисемнәренә* табынды һәм аларга хезмәт итте.+  Манашше шулай ук Йәһвәнең йортында, Йәһвә: «Минем исемем Иерусалимда булыр»+,— дип әйткән урында, мәзбәхләр төзеде.+  Ул Йәһвә йортының ике ишегалдында+ бөтен күк җисемнәренә* мәзбәхләр төзеде.+  Ул үз улын корбан итеп утта яндырды,* сихерчелек кылды, фаллар ачты+ һәм рухлар чакыручылар белән күрәзәчеләр билгеләде.+ Ул Йәһвә күзендә чиксез дәрәҗәдә яманлык кылып, аның ачуын чыгарды.*  Манашше шулай ук изге агач багана*+ ясап, аны гыйбадәтханәгә урнаштырды. Бу урын турында Йәһвә Давыт белән аның улы Сөләйманга болай дигән иде: «Бу йортта һәм мин Исраилнең бөтен кабиләләре арасыннан сайлап алган Иерусалимда минем исемем мәңге булачак.+  Исраил минем бар әмерләремне, хезмәтчем Муса үтәргә кушкан бөтен Канунны җиренә җиткереп үтәсә,+ мин бүтән беркайчан да исраиллеләрне ата-бабаларына биргән җирдән куып чыгарып, чит җирдә каңгырып йөрергә мәҗбүр итмәм».+  Ләкин алар тыңламадылар. Манашше аларны, Йәһвә исраиллеләр алдында юк иткән халыкларга+ караганда да яманрак эшләр кылырга этәреп, юлдан яздыра барды. 10  Йәһвә үз хезмәтчеләре пәйгамбәрләр аша+ мондый сүзләр әйтә килде: 11  «Яһүд патшасы Манашше бөтен шушы кабахәт эшләрне кылды. Ул үзенә кадәр яшәгән бөтен аморлыларга караганда+ да явызрак эшләр эшләде+ һәм үзенең җирәнгеч потлары* белән Яһүдне гөнаһка батырды. 12  Шуңа күрә Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Мин Иерусалимга һәм Яһүдкә шундый бәла китерәм ки,+ аның турында ишеткән һәркемнең колаклары үрә торыр.*+ 13  Мин Сама́рия+ өчен кулланган үлчәү бавын+ һәм Ахаб йорты+ өчен кулланган тигезләгечне* Иерусалим өчен дә кулланачакмын. Табакны ничек сөртеп чистартып, әйләндереп куйсалар, мин дә Иерусалим белән шулай эшләрмен.+ 14  Мин үз мирасымнан исән калганнарны ташлап китәрмен+ һәм аларны дошманнарының кулына тапшырырмын; алар бөтен дошманнары өчен табыш һәм ганимәткә әйләнәчәк,+ 15  чөнки алар ата-бабалары Мисырдан чыкканнан бирле минем күземдә яманлык кыла һәм бертуктаусыз ачуымны чыгарып* тора“».+ 16  Яһүдне Йәһвә күзендә яман эшләргә тартып гөнаһка батыруыннан тыш, Манашше шулай ук, гаять күп гаепсез кешеләрнең канын түгеп, бөтен Иерусалимны кан белән тутырды.+ 17  Манашше белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре һәм кылган гөнаһлары турында Яһүд патшаларының тарихы бәян ителгән китапта язылган. 18  Ахыр чиктә Манашше, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны үз йорты янындагы бакчада — Узза́ бакчасында җирләделәр.+ Аның урынына патша булып улы Амо́н идарә итә башлады. 19  Патшалык итә башлаганда Амонга+ 22 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 2 ел идарә итте.+ Әнисенең исеме Мәшүләмә́т, ул Йотба́ шәһәреннән булган Хәрүзнең кызы иде. 20  Амон, атасы Манашше кебек үк, Йәһвә күзендә яман булганны кылды.+ 21  Ул атасының юлларыннан йөрде һәм атасы хезмәт иткән җирәнгеч потларга хезмәт итеп һәм табынып яшәде.+ 22  Ул ата-бабалары хезмәт иткән Йәһвә Аллаһыны калдырды, һәм Йәһвәнең юлыннан йөрмәде.+ 23  Ахыр чиктә Амонның хезмәтчеләре аңа каршы яшерен килешү төзеделәр һәм патшаны үз йортында үтерделәр. 24  Әмма ул җирдәге халык Амон патшага каршы яшерен килешү төзегән бөтен кешеләрне үтереп бетерде һәм аның урынына улы Йошияне патша итеп куйды.+ 25  Амон белән булган бүтән хәлләр һәм аның эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 26  Аны Узза бакчасындагы үз каберенә җирләделәр,+ һәм аның урынына патша булып улы Йошия́+ идарә итә башлады.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «күк гаскәренә».
Сүзгә-сүз «күк гаскәренә».
Сүзгә-сүз «ут аша үткәрде».
Яки «күңелен рәнҗетте».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Яки «һәркемнең колаклары чыңлар».
Яки «асманы».
Яки «күңелемне рәнҗетеп».

Искәрмәләр

Медиаматериал