Икенче Патшалар 22:1—20
22 Патшалык итә башлаганда Йошиягә+ 8 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 31 ел идарә итте.+ Аның әнисе Адайның кызы Йәдидә́ иде, Ада́й исә Боскаттан+ иде.
2 Йошия́ Йәһвәнең күзендә дөрес булганны кылды һәм уңга да, сулга да тайпылмыйча, бабасы Давыт эзләреннән йөрде.+
3 Үзенең идарә итүенең 18 нче елында Йошия патша, Мәшулламның улы Әзлияһнең улы сәркатип Шафанны Йәһвә йортына җибәреп,+ болай диде:
4 «Баш рухани Хилкыя́+ янына бар, һәм Хилкыя халыкның Йәһвә йортына капка сакчыларына китереп биргән+ бөтен акчасын җыйсын.+
5 Акчаны Йәһвә йортында башкарылган эшләр белән җитәкчелек итүчеләргә бирсеннәр. Алар исә, үз чиратында, Йәһвә йортын төзекләндергән* эшчеләргә:+
6 һөнәрчеләргә, төзүчеләргә һәм ташчыларга түләсен, ә алар бу акчага, йортны төзекләндерү өчен, агач материаллары һәм юнылган ташлар сатып алсын.+
7 Алардан бирелгән акчаларның хисабын таләп итмәгез, чөнки алар ышанычка лаек кешеләр».+
8 Соңрак баш рухани Хилкыя сәркатип Шафанга:+ «Мин Йәһвә йортында Канун кулъязмасын+ таптым»,— диде. Хилкыя кулъязманы Шафанга бирде, һәм тегесе аны укый башлады.+
9 Аннары сәркатип Шафа́н патша янына барып, болай диде: «Хезмәтчеләрең йортта булган акчаны бушатып, Йәһвә йортында башкарылган эшләр белән җитәкчелек итүчеләргә бирделәр».+
10 Сәркатип Шафан патшага шулай ук: «Хилкыя рухани миңа бер кулъязма+ бирде»,— дип әйтте һәм патша алдында аны укый башлады.
11 Канун кулъязмасындагы сүзләрне ишетү белән патша үз өстендәге киемен ертып җибәрде.+
12 Аннары патша Хилкыя руханига, Шафан улы Әхикәмгә,+ Микая́һ улы Ахборга, сәркатип Шафанга һәм патша хезмәтчесе Асаяга болай дип боерды:
13 «Барыгыз, Йәһвәдән минем өчен, халык өчен һәм бөтен Яһүд өчен, табылган шушы кулъязмадагы сүзләр турында сорагыз. Чөнки Йәһвәнең безгә кабарган ачуы бик көчле,+ ата-бабаларыбыз бит безгә карата язылган бер сүзне дә үтәмәгән һәм бу кулъязмада язылган сүзләр буенча яшәмәгән».
14 Шунда Хилкыя рухани, Әхикә́м, Ахбо́р, Шафан һәм Асая́ Хөлдә́ исемле пәйгамбәр хатын+ янына киттеләр. Хөлдә Хархасның улы Тәкъвинең улы кием саклаучы Шалумның хатыны иде. Ул Иерусалимда, Яңа шәһәрдә яши иде. Аларның сүзләрен тыңлаганнан соң,+
15 Хөлдә болай диде: «Исраи́л Аллаһысы Йәһвәнең сүзе мондый: „Сезне минем яныма җибәргән кешегә әйтегез:
16 „Йәһвә болай ди: „Яһүд патшасы кулъязмада укыган+ бөтен сүзләрне чынга ашырып, мин бу җиргә һәм анда яшәүчеләргә бәла китерәм.
17 Мине калдырганнары, бүтән илаһларга корбаннар төтәткәннәре+ һәм шулай итеп бөтен эшләре белән+ ачуымны чыгарганнары* өчен, минем шушы җиргә ачуым кабарыр һәм басылмас“.+
18 Сезне Йәһвәдән сорарга җибәргән Яһүд патшасына исә әйтегез: „Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Ишеткән сүзләрне
19 сизгер* күңел белән кабул иткәнгә һәм бу җиргә, анда яшәүчеләргә карата әйткән сүзләремне — аларның башкаларда имәнеч хисләр уятырдай бер хәлгә төшәчәкләрен һәм ләгънәт ителүгә дучар булачакларын ишетеп, үзеңне Йәһвә алдында басынкыландырганга+ һәм шулай ук өстеңдәге киемеңне ертып,+ минем алдымда елаганга, мин дә сине ишеттем,— дип әйтә Йәһвә.—
20 Шуңа күрә син ата-бабаларыңа кушылырсың, сине үз кабереңә тынычлыкта салачаклар, һәм синең күзләрең мин бу җиргә китерергә җыенган бөтен бу бәлане күрмәячәк“». Шуннан соң алар моның барысын патшага җиткерде.
Искәрмәләр
^ Яки «Йәһвә йортының стенасындагы ярыкларны ямаган».
^ Яки «күңелемне рәнҗеткәннәре».
^ Яки «тыңлаучан». Сүзгә-сүз «йомшак».