Икенче Патшалар 3:1—27

3  Аха́б улы Яһура́м+ Сама́риядә Исраи́л өстеннән патша булып Яһүд патшасы Йәһшәфәтнең идарә итүенең 18 нче елында хакимлек итә башлады һәм 12 ел хакимлек итте.  Ул Йәһвә күзендә яман булганны кылды, әмма кылган яманлыгы ата-анасыныкы кадәр үк түгел иде. Ул атасының Багалга ясаган изге баганасын юк итте.+  Шулай да ул Нәба́т улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларын кылып,+ аңа иярде һәм гөнаһлы юлын калдырмады.  Моа́б патшасы Меша́ исә сарыклар үрчетә иде һәм Исраил патшасына, салым буларак, 100 000 баш сарык бәтие белән 100 000 баш кыркылмаган сарык тәкәсе бирә иде.  Ахаб үлгәч,+ Моаб патшасы Исраил патшасына каршы баш күтәрде.+  Шулчак Яһурам патша Сама́риядән чыгып, бөтен Исраилне җыйды.  Ул шулай ук Яһүд патшасы Йәһшәфәткә: «Моаб патшасы миңа каршы баш күтәрде. Минем белән Моабка каршы сугышырга барасыңмы?» — дигән хәбәр җибәрде. Тегесе аңа: «Әйе, барам.+ Син ничек булсаң, мин дә шулай. Минем халкым — синең халкың, минем атларым — синең атларың»+,— диде.  Ул аңардан: «Нинди юл белән барабыз?» — дип сорагач, тегесе: «Эдо́м чүле юлыннан»,— дип җаваплады.  Исраил патшасы Яһүд патшасы һәм Эдом+ патшасы белән бергә юлга чыкты. Алар җиде көн урау юл белән барды, һәм ахыр чиктә гаскәриләре һәм артларыннан барган маллары өчен сулары бетте. 10  Исраи́л патшасы: «Харап булдык! Йәһвә безне, өч патшаны, Моаб кулына тапшырыр өчен генә җыйган!» — диде. 11  Шулчак Йәһшәфә́т: «Монда Йәһвәнең пәйгамбәре бармы? — дип сорады.— Без аның аша Йәһвәдән сорар идек».+ Моңа Исраил патшасының бер хезмәтчесе: «Әйе, Ильяска хезмәт иткән*+ Шафа́т улы Илиша́+ бар»,— дип җавап бирде. 12  Шунда Йәһшәфәт: «Аның аша Йәһвә сөйли»,— диде. Һәм Исраил патшасы, Йәһшәфәт патша һәм Эдом патшасы аның янына киттеләр. 13  Илиша Исраил патшасына: «Сиңа миннән ни кирәк?+ Әти-әниеңнең пәйгамбәрләренә бар»+,— диде. Әмма Исраил патшасы аңа: «Юк, кума мине. Йәһвә бит безне, өч патшаны, Моаб кулына тапшырыр өчен җыйган»,— диде. 14  Моңа Илиша болай дип әйтте: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә белән ант итәм: мин Яһүд патшасы Йәһшәфәтне+ ихтирам итмәгән булсам, сиңа карап та, игътибар итеп тә тормас идем.+ 15  Яныма арфа уйнаучы кешене*+ китерегез». Арфачы килеп, уйный башлагач, Илишага Йәһвәнең рухы* иңде,+ 16  һәм ул болай диде: «Йәһвә: „Шушы бөтен үзән* буенча канаулар казыгыз,— дип әйтә,— 17  чөнки Йәһвә болай ди: „Җил дә исмәс, яңгыр да яумас, әмма шушы үзән* су белән тулачак,+ һәм аннан син үзең дә эчәрсең, малларың да, бүтән хайваннарың да эчәр“. 18  Бу Йәһвә өчен бер дә авыр түгел,+ ул Моабны да синең кулыңа тапшырачак.+ 19  Бөтен ныгытылган шәһәрләрне, бөтен мөһим шәһәрләрне җимерегез+ һәм бөтен яхшы агачларны кисеп-чабып ташлагыз, бөтен су чыганакларын күмеп бетерегез һәм бөтен яхшы җирләрне ташлар белән һәлак итегез».+ 20  Иртә белән, иртәнге икмәк бүләге+ китерелгәндә, Эдом ягыннан кинәт су ага башлады, һәм үзән су белән тулды. 21  Бөтен моаблылар, патшаларның үзләренә каршы яу белән чыкканын ишеткәч, корал йөртергә сәләтле* бар кешеләрне җыеп, ил чигенә килеп бастылар. 22  Алар иртән иртүк торгач, кояш нурлары су өстендә чагылып, су моаблыларга теге яктан кан кебек кызыл булып күренде. 23  Алар: «Бу кан! Патшалар бер-берсен кылычтан кичергән! Әй Моаб, табыш+ безнеке!» — диделәр. 24  Алар Исраил лагерена килгәч, исраиллеләр торып, моаблыларны һәлак итә башлады, һәм тегеләре алардан Моабка качты.+ Ә исраиллеләр аларны артларыннан куа-куа кырып сала барды. 25  Алар шәһәрләрне җимерде; һәрберсе берәр таш атып, бөтен яхшы җирләр ташлар белән тулды. Алар шулай ук бөтен су чыганакларын күмеп бетерде+ һәм бөтен яхшы агачларны кисеп-чабып ташлады.+ Тик Кир-һәрәшитнең+ таш диварлары гына торып калды. Пращчылар шәһәрне чолгап алып, аңа һөҗүм итте. 26  Үзенең җиңелгәнен аңлагач, Моаб патшасы кылыч белән коралланган 700 кешене үзе белән алып, Эдом патшасы+ янына бәреп керергә тырышты, әмма килеп чыкмады. 27  Шунда ул үзенә алмашка килергә тиешле беренче булып туган улын алып, аны стенада корбан итеп яндырды.+ Шулчак исраиллеләргә каршы бик каты ачу купты, һәм гаскәриләр, чигенеп, үз җиренә кайтып китте.

Искәрмәләр

Яки «Ильяска кул юарга су салып торган».
Сүзгә-сүз «кулы».
Яки «музыкантны».
Яки «елга үзәне».
Яки «елга үзәне».
Яки «биленә каеш буган».

Искәрмәләр

Медиаматериал