Икенче Патшалар 6:1—33

6  Бервакыт пәйгамбәрләр уллары*+ Илишага болай диделәр: «Синең белән монда яшәгән урыныбыз безнең өчен бик кысан.  Безгә Үрдү́н тирәсенә барырга рөхсәт итче. Һәрберебез шуннан берәр бүрәнә алыр идек тә, үзебезгә шунда яшәү урыны төзер идек». Илиша́ аларга: «Барыгыз»,— диде.  Шунда аларның берсе: «Син дә хезмәтчеләрең белән бергә бара алмассыңмы?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Ярар, барам»,— диде.  Ул алар белән китте, һәм алар Үрдүн тирәсенә килеп, агач кисә башлады.  Аларның берсе агач кискәндә, балтасының тимере суга төшеп китте, һәм ул: «Аһ! Хуҗам, мин аны әҗәткә алган идем!» — дип кычкырып җибәрде.  Аллаһы кешесе аңардан: «Ул кая төште?» — дип сорагач, тегесе аңа төшкән урынны күрсәтте. Шунда Илиша бер агач кисәге кисеп алып, шунда ташлады, һәм балта тимере су астыннан калкып чыкты.  Илиша: «Ал аны»,— диде. Һәм тегесе, кулын сузып, балта тимерен алды.  Бервакыт Су́рия патшасы Исраилгә каршы яу белән чыкты.+ Ул үз хезмәтчеләре белән киңәшләшеп, аларга: «Мин сезнең белән фәлән-фәлән урында лагерь корып урнашырмын»,— диде.  Шунда Аллаһы кешесе+ Исраи́л патшасына: «Сак бул, ул җирдән үтә күрмә, чөнки су́риялеләр нәкъ шул җиргә килә»,— дигән хәбәр җибәрде. 10  Шулчак Исраил патшасы ул җиргә хәбәр җибәреп, Аллаһы кешесенең кисәтүен җиткерде. Илиша аны кат-кат кисәтеп торды, һәм патша шул җиргә якын килмәде. Һәм берничә мәртәбә шулай булды.*+ 11  Моның аркасында Су́рия патшасының күңеле ярсу белән тулды, һәм ул үз хезмәтчеләрен чакырып, аларга: «Кем безнең арабыздан Исраил патшасы яклы? Әйтегез миңа!» — диде. 12  «Беребез дә түгел,— диде хезмәтчеләренең берсе.— Бу Исраил пәйгамбәре Илишаның эше. Ул Исраил патшасына йокы бүлмәңдә әйткән сүзләреңне дә җиткереп тора».+ 13  Шунда патша: «Барыгыз, аның кайда икәнлеген белеп кайтыгыз, һәм мин аны кулга алырга кешеләр җибәрермен»,— диде. Соңрак аңа: «Ул Дотанда»+,— дип хәбәр иттеләр. 14  Ул шунда ук шул шәһәргә атлар белән сугыш арбалары һәм күпсанлы гаскәр җибәрде. Алар төнлә килеп, шәһәрне чолгап алды. 15  Аллаһы кешесенең хезмәтчесе иртән иртүк торып, чыгып караса, шәһәр тирәли атлы һәм арбалы гаскәр тора. Шунда хезмәтче аңардан: «А-а, хуҗам, нишлибез?» — дип сорады. 16  Әмма Илиша аңа: «Курыкма!+ — дип җавап бирде.— Чөнки безнең белән булганнар алар белән булганнардан күбрәк».+ 17  Аннары Илиша: «И Йәһвә, аның күзләрен аччы, ул барысын да күрсен иде»+,— дип дога кыла башлады. Йәһвә шунда ук хезмәтченең күзләрен ачты. Тегесе караса, Илиша тирәли бөтен таулар утлы сугыш арбалары+ һәм атлар белән тулган.+ 18  Һәм су́риялеләр Илишага якынлаша башлагач, ул Йәһвәгә: «Зинһар, шушы халыкны сукыр ит»+,— дип дога кылды. Шунда Ул, Илишаның үтенече буенча, аларны сукыр итте. 19  Шулчак Илиша аларга: «Сезгә бүтән юл кирәк, бу башка шәһәр. Минем арттан барыгыз, мин сезне эзләгән кешегез янына алып барам»,— диде. Ә үзе аларны Сама́риягә+ алып китте. 20  Алар Сама́риягә килеп җиткәч, Илиша: «И Йәһвә, аларның күзләрен ач, алар күрсеннәр»,— диде. Йәһвә аларның күзләрен ачкач, су́риялеләр үзләренең Сама́риянең үзәгендә басып торганын аңлады. 21  Аларны күргәч, Исраил патшасы Илишадан: «Аларны үтеримме, әткәй? Үтеримме аларны?» — дип сорады. 22  Тегесе: «Юк, үтермә,— дип җаваплады.— Әллә син кылыч һәм ук-җәя белән әсир итеп алынганнарны үтереп барасыңмы? Аларга икмәк-су бир, ашап-эчсеннәр+ дә кире хуҗалары янына кайтсыннар». 23  Шунда ул аларга зур сый оештырды. Алар ашады-эчте, ә аннан соң ул аларны хуҗаларына җибәрде. Шуннан бирле су́риялеләрнең+ юлбасарлар өерләре Исраил җиренә аяк басмады. 24  Соңрак Су́рия патшасы Бинһада́д үзенең бөтен гаскәрен җыйды да, Сама́риягә барып, аны камап алды.+ 25  Сама́риядә каты ачлык башланды.+ Ишәк башы+ — 80 шәкыл көмеш, ә бер кушуч* күгәрчен тизәге 5 шәкыл көмеш тора башлаганчыга кадәр шәһәр камауда тотылды. 26  Бервакыт, Исраил патшасы стена өстеннән барганда, бер хатын аңа: «Хуҗам патша, ярдәм ит!» — дип кычкырды. 27  Тегесе аңа: «Әгәр Йәһвә сиңа ярдәм итми икән, мин сиңа ничек ярдәм итим? Әллә мине сиңа ашлык, шәраб я май бирә ала дип уйлыйсыңмы?» — дип җавап кайтарды. 28  Патша аңардан: «Нәрсә булды соң?» — дип сорады. Тегесе әйтте: «Шушы хатын миңа: „Бир улыңны, аны бүген ашыйк, ә иртәгә минекен ашарбыз“+,— дигән иде. 29  Шунда без минем улымны пешереп ашадык.+ Икенче көнне мин аңа: „Бир улыңны, аны ашыйк“,— дидем, әмма ул аны яшерде». 30  Бу хатынның сүзләрен ишетү белән патша өстендәге киемен ертып җибәрде.+ Ул стена өстеннән үткәндә, халык аның эчтән* матәм киеме кигәнен күрде. 31  Шунда патша: «Шафа́т улы Илиша бүген башсыз калмаса, өстемә Аллаһы каргышы төшсен!»+ — диде. 32  Илиша исә үз йортында өлкәннәр белән бергә утыра иде. Патша үзе алдыннан кеше җибәрде, әмма хәбәрче килеп җиткәнче, Илиша өлкәннәргә: «Теге башкисәр+ улы башымны чабарга дип кеше җибәрде. Хәбәрченең килүен күргәч, ишекне ябыгыз да, керә алмасын өчен, терәп торыгыз. Инде артыннан хуҗасының аяк тавышы да ишетелә»,— диде. 33  Ул аларга сөйләп торган арада, янына теге хәбәрче килде, һәм патша: «Бу бәла — Йәһвәдән. Нигә миңа тагын Йәһвәне көтәргә?» — диде.

Искәрмәләр

2Пат 2:3 тәге искәрмәне к.
Яки «бу бер я ике тапкыр гына булмады».
Сүзгә-сүз «кабның дүрттән бер өлеше». Бер каб — 1,22 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «кием астыннан, ялан тәнгә».

Искәрмәләр

Медиаматериал