Икенче Патшалар 7:1—20

7  Шулчак Илиша́ болай диде: «Йәһвә сүзен тыңлагыз. Йәһвә менә нәрсә ди: „Иртәгә шушы вакытлар тирәсендә Сама́рия капкалары янында* бер са́та* иң яхшы он — бер шәкыл,* ике са́та арпа да бер шәкыл торачак“».+  Шунда патшаның таянычы булган ярдәмчесе Аллаһы кешесенә: «Йәһвә хәтта күк капкаларын ачса да, бу мөмкинме соң?»+ — дип әйтте. Илиша моңа: «Син моны үз күзләрең белән күрерсең,+ әмма бернәрсә дә ашамассың»+,— дип җаваплады.  Шәһәр капкалары янында дүрт махаулы кеше бар иде.+ Алар болай диештеләр: «Нәрсә без монда үлем көтеп утырабыз?!  Шәһәрдә ачлык хөкем сөргән чакта+ шәһәргә барсак, үләбез, монда утырсак та, барыбер үләбез. Әйдәгез, су́риялеләр лагерена барыйк. Исән калдырсалар, үлмәбез, үтерсәләр, үләрбез инде».  Кичен караңгы төшкәндә, алар торып, су́риялеләр лагерена киттеләр. Су́рия лагереның читенә килеп җитсәләр, анда берәү дә юк.  Йәһвә исә бер хәл китереп чыгарган иде: су́риялеләргә сугыш арбалары дөмбердәве, атлар һәм гаять зур гаскәр тавышы ишетелде.+ Шунда алар бер-берсенә: «Исраи́л патшасы хитлеләр патшалары белән Мисыр патшаларын яллаган, һәм алар безгә каршы чыкканнар!» — диделәр.  Алар шунда ук тордылар да кичке караңгы төшкәндә үз чатырларын, атларын, ишәкләрен һәм бөтен лагерьны ничек бар, шулай калдырып, җаннарын коткарырга теләп качып киттеләр.  Теге махаулылар лагерь читенә килеп җиткәч, бер чатыр эченә кереп, анда ашап эчтеләр. Алар аннан алтын, көмеш һәм киемнәр алып китеп, аларны яшереп куйдылар. Аннары алар кире килеп, бүтән чатырга керделәр һәм аннан да әйберләр алып чыгып, аларны яшереп куйдылар.  Ахыр чиктә алар болай диештеләр: «Без дөрес эшләмибез. Бүген бит яхшы хәбәрләр көне! Без моны башкаларга сөйләргә тиеш! Озакка сузсак һәм таң атканын көтеп утырсак, безне җәзага тартырлар бит. Әйдәгез, киттек, бу хәбәрне патша йортына җиткерик». 10  Шунда алар шәһәргә килеп, капка сакчыларына: «Без су́риялеләрнең лагеренда булдык, анда берәү дә юк, бер тавыш та ишетелми. Анда бәйдәге атлар белән ишәкләр һәм ничек бар, шулай калдырылган чатырлар гына тора»,— дип хәбәр иттеләр. 11  Капка сакчылары бу хәбәрне шунда ук патша йортына җиткерделәр. 12  Патша төнлә шунда ук торып, үзенең хезмәтчеләренә: «Мин су́риялеләрнең нәрсә эшләмәкче булганын беләм. Алар безнең ачлыктан интеккәнебезне беләләр,+ шуңа күрә лагерьны калдырып, кырда яшеренгәннәр, ә үзләре: „Болар шәһәрдән чыккач, без аларны тере килеш тотып алырбыз да шәһәр эченә керербез“,— диләр».+ 13  Шунда хезмәтчеләренең берсе: «Берничә кеше шәһәрдә калган биш атны алсыннар да барып карасыннар,— диде.— Бу кешеләр монда калса, барыбер башка исраиллеләр белән бергә үләчәк, Исраил халкы һәлак булгандай юк булачак. Әйдә, аларны җибәреп карыйк». 14  Шунда алар атлар җигелгән ике арба алдылар. Патша: «Барыгыз, карап кайтыгыз»,— диеп, аларны су́риялеләр лагерена җибәрде. 15  Алар су́риялеләр артыннан Үрдүнгә кадәр барды. Бөтен юл буйлап су́риялеләр куркуга төшеп качканда ташлап калдырган киемнәр һәм бүтән әйберләр ята иде. Хәбәрчеләр кайтып, моның турында патшага хәбәр иттеләр. 16  Шуннан соң халык барды да су́риялеләр лагерен талап чыкты һәм, Йәһвәнең сүзе буенча, бер са́та иң яхшы он — бер шәкыл, ике са́та арпа да бер шәкыл тора башлады.+ 17  Патша исә үз таянычы булган ярдәмчесен капка янында хезмәт итәргә куйган иде, әмма ул, Аллаһы кешесенең патша аның янына килгән чакта әйткән сүзе буенча, капка янында аяк астында тапталып үлде. 18  Шулай итеп, барысы да нәкъ Аллаһы кешесе патшага әйткәнчә булып чыкты. Ул аңа: «Иртәгә шушы вакытлар тирәсендә Сама́рия капкалары янында бер са́та иң яхшы он — бер шәкыл, ике са́та арпа да бер шәкыл торачак»+,— дигән иде. 19  Ләкин патшаның ярдәмчесе Аллаһы кешесенә: «Йәһвә хәтта күк капкаларын ачса да, андый нәрсәнең булуы мөмкинме соң?» — дип әйткән иде. Илиша исә моңа: «Син моны үз күзләрең белән күрерсең, әмма бернәрсә дә ашамассың»,— дип җаваплаган иде. 20  Аның белән нәкъ менә шулай булды да: ул капка янында аяк астында тапталып үлде.

Искәрмәләр

Яки «Самария базарларында».
Бер сата — 7,33 л. Ә14 кушымт. к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал