Икенче Патшалар 8:1—29

8  Улы терелтелгән+ хатынга Илиша́: «Тор да йортыңдагыларың белән юлга чык һәм кайда яши алсаң, шунда килмешәк булып яшә, чөнки Йәһвә ачлык булачак дип игълан итте.+ Ачлык бу җирдә җиде ел дәвам итәчәк»,— диде. 2  Шунда хатын Аллаһы кешесенең сүзләре буенча эш итте. Ул йортындагылары белән юлга чыкты һәм филистилеләр җиренә+ барып урнашып, шунда җиде ел яшәде. 3  Җиденче ел үтеп барганда бу хатын филистилеләр җиреннән кайтып, патша янына үзенең йорты белән кыры турында сорарга килде. 4  Ә ул вакытта патша Аллаһы кешесенең хезмәтчесе Гыйзи́ белән сөйләшеп тора иде. Патша аңа: «Илишаның кылган барлык бөек эшләре турында сөйләп бир әле»+,— дигән иде. 5  Һәм хәзер тегесе патшага Илишаның үлгән баланы терелткәне турында сөйләп торган арада,+ улы терелтелгән теге хатын патша янына үзенең йорты белән кыры турында сорарга килде.+ Шунда Гыйзи: «Хуҗам патша, менә ул хатын, ә бу аның Илиша үледән терелткән улы»,— дип әйтте. 6  Шунда патша бу хатыннан булган хәл турында сорашты, һәм тегесе аңа барысын сөйләп бирде. Аннары патша бер сарай түрәсенә: «Аның бөтен милкен һәм кырыннан бөтен шул вакыт дәвамында җыеп ала алган уңышның бәясен кайтар»,— диеп, аны хатын белән җибәрде. 7  Илиша Дәмәшекъкә+ килде, ә ул вакытта Су́рия патшасы Бинһада́д+ авырып ята иде. Аңа: «Монда Аллаһы кешесе+ килде»,— дип хәбәр иттеләр. 8  Шунда патша Хәзаилгә:+ «Үзең белән бүләк алып, Аллаһы кешесе янына бар.+ Әйт аңа, Йәһвәдән сорасын, мин авырудан аякка басармынмы, юкмы?» — диде. 9  Хәзаи́л, бүләккә Дәмәшекънең 40 дөя алып бара алырлык төрле-төрле затлы әйберләрен төяп, аның янына китте. Килгәч, ул аңа болай диде: «Мине синең яныңа Су́рия патшасы, синең улың Бинһадад җибәрде. Ул, мин авыруымнан аякка басармынмы, юкмы, дип сорый». 10  Илиша аңа әйтте: «Йәһвә миңа аның үләчәге турында әйтте,+ ләкин син барып, аңа: „Син савыгачаксың“,— диген». 11  Ул Хәзаилгә күзен алмыйча карап торганга, тегесе уңайсызланып китте. Шунда Аллаһы кешесе елап җибәрде. 12  Хәзаил: «Хуҗам ник елый?» — дип сорагач, тегесе болай дип җавап бирде: «Мин синең Исраи́л халкына күпме бәла китерәчәгеңне беләм.+ Аларның ныгытмаларын син утта яндырачаксың, сайланма гаскәриләрен кылычтан кичерәчәксең, балаларын тураклап үтерәчәксең һәм авырлы хатыннарның карыннарын ярачаксың».+ 13  Моңа Хәзаил: «Ничек инде синең хезмәтчең, шундый түбән дәрәҗәле кеше* була торып, андый эш кылсын?» — дип җаваплады. Әмма Илиша: «Йәһвә миңа синең Су́рия патшасы булачагыңны ачты»+,— диде. 14  Аннары ул Илишаны калдырып, хуҗасы янына кайтты. Хуҗасы: «Илиша сиңа нәрсә диде?» — дип сорагач, тегесе: «Син савыгачаксың диде»+,— дип җаваплады. 15  Ә киләсе көнне Хәзаил япма алып, аны суга манчыды да шул япма белән хуҗасын тончыктырып үтерде.+ Шуннан соң Хәзаил аның урынына патша булып китте.+ 16  Исраил патшасы Аха́б улы Яһурамның+ идарә итүенең 5 нче елында, Яһүдтә Йәһшәфә́т патшалык иткәндә, Яһүд патшасы Йәһшәфәт улы Яһура́м+ патша итеп куелды. 17  Патша булып киткәндә аңа 32 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 8 ел идарә итте. 18  Ахабның кызын хатынлыкка алганга,+ ул, Ахаб йортындагылар кебек,+ Исраил патшаларының эзләреннән йөрде+ һәм Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+ 19  Әмма Йәһвә үз хезмәтчесе Давыт хакына Яһүд патшалыгын һәлак итәргә теләмәде,+ чөнки Ул патша хакимлеген* мәңгегә аңа+ һәм аның улларына бирергә вәгъдә иткән иде. 20  Аның көннәрендә Эдо́м Яһүдкә каршы баш күтәрде,+ һәм эдомлылар үзләренә үз патшасын куйды.+ 21  Шунда Яһурам үзенең бөтен сугыш арбалары белән Зәиргә китте. Төнлә торып, ул үзен камап алган эдомлыларны һәм арбалы гаскәр башлыкларын тар-мар итте, һәм гаскәриләр үз чатырларына качып бетте. 22  Шулай да Эдом хәзерге көнгә кадәр Яһүдкә каршы тора. Ул вакытта Либна́+ да баш күтәргән иде. 23  Яһурам белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 24  Ахыр чиктә Яһурам, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр.+ Аның урынына патша булып улы Әһәзия́+ идарә итә башлады. 25  Яһүд патшасы Яһурам улы Әһәзия Исраил патшасы Ахаб улы Яһурамның идарә итүенең 12 нче елында Яһүд белән идарә итә башлады.+ 26  Патша булып киткәндә Әһәзиягә 22 яшь иде, һәм ул Иерусалимда бер ел идарә итте. Аның әнисе Исраил патшасы Әмринең+ оныкасы* Аталия́+ иде. 27  Ул Ахаб йортындагылар юлыннан йөрде+ һәм, Ахаб йортындагылар кебек, Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде, чөнки ул Ахаб йорты белән туганлашкан иде.+ 28  Шуңа күрә ул, Ахаб улы Яһурам белән бергә, Раму́т-гиладка+ Су́рия патшасы Хәзаилгә каршы сугыш белән чыкты, су́риялеләр исә Яһурамны яралады.+ 29  Шулчак Яһурам патша, Рамада* Су́рия патшасы Хәзаилгә каршы сугышканда алган яраларыннан төзәлер өчен, Йәзриилгә+ кайтты.+ Ахаб улы Яһурам яраланганга* күрә, Яһүд патшасы Яһурам улы Әһәзия Йәзриилгә аны күрергә дип китте.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «эт».
Сүзгә-сүз «яктырткычны».
Сүзгә-сүз «кызы».
Рамут-гиладның кыска формасы.
Яки «авырганга».

Искәрмәләр

Медиаматериал