Икенче Патшалар 9:1—37

9  Илиша́ пәйгамбәр пәйгамбәрләр улларының* берсен чакырып, аңа болай диде: «Киемеңнең итәген билеңә кыстыр да, тиз генә май салынган савытны алып, Раму́т-гиладка+ бар.  Анда килгәч, Нәмши́ улы Йәһшәфәтнең улы Яхыйны+ эзләп тап. Өенә кил дә, аны бертуганнары арасыннан чакырып, түр бүлмәгә алып кер.  Аннары шул савытны алып, башына май агыз да болай дип әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сине Исраи́л өстеннән патша итеп майлыйм“.+ Шуннан соң һич тоткарланмыйча бүлмәдән чыгып кач».  Шунда пәйгамбәрнең хезмәтчесе Рамут-гиладка китте.  Килсә, анда гаскәр башлыклары утыра. Ул: «Әфәндем, синең өчен бер хәбәр бар»,— диде. Яхы́й: «Кайсыбыз өчен?» — дип сорагач, тегесе: «Синең өчен, әфәндем»,— дип җаваплады.  Шулчак Яхый торып, өйгә керде. Хезмәтче аның башына май агызды да болай диде: «Исраил Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сине Йәһвә халкы өстеннән — Исраил өстеннән патша итеп майлыйм.+  Син хуҗаң Аха́б йортын юкка чыгарырга тиеш. Мин Изәбе́л кулыннан үлгән хезмәтчеләрем пәйгамбәрләрнең һәм Йәһвәнең барлык бүтән хезмәтчеләренең каны өчен үч алачакмын.+  Бөтен Ахаб йорты һәлак булсын. Мин Ахаб йортындагы һәрбер ир затын, шул исәптән Исраилдәге иң түбәнен дә юкка чыгарачакмын.+  Аның йортын Нәба́т улы Йәрәбәмнең йорты+ һәм Ахия́ улы Баша́ йорты+ белән булган хәл көтә. 10  Изәбелне исә Йәзриилдәге җирдә этләр ашап бетерәчәк,+ аны берәү дә күммәячәк“». Сүзен әйтеп бетергәч, ул бүлмәдән чыгып качты.+ 11  Яхый, патша гаскәренең бүтән башлыклары янына әйләнеп килгәч, тегеләр: «Барысы да әйбәтме? Бу шашкан адәм нәрсә дип килгән иде?» — дип сорадылар. Ул аларга: «Сез аның ниндирәк кеше икәнлеген үзегез беләсез ич! Нәрсә әйтсен инде?!» — дип җавап бирде. 12  Әмма алар: «Юк! Дөресен әйт безгә!» — диделәр. Шунда ул болай диде: «Теге кеше миңа фәлән-фәлән дип әйтте һәм аннан соң: „Йәһвәнең сүзе мондый: „Мин сине Исраил өстеннән патша итеп майлыйм“+,— дип өстәде». 13  Шунда аларның һәммәсе дә үз киемнәрен аның алдына баскычка җәеп салды+ һәм мөгез кычкыртып: «Яхый патша булып китте!» — дип игълан итте.+ 14  Шунда Нәмши улы Йәһшәфәтнең улы Яхый+ Яһурамга каршы яшерен килешү төзеде. Ә моңарчы Яһура́м бөтен Исраил белән бергә Рамут-гиладны+ Су́рия патшасы Хәзаи́л+ һөҗүменнән саклаган иде. 15  Соңрак Яһурам патша, Су́рия патшасы Хәзаилгә каршы сугышканда алган яраларыннан төзәлер өчен, Йәзриилгә+ кайткан иде.+ Яхый: «Каршы булмасагыз, беркемне дә шәһәрдән чыгармыйк, югыйсә аларның, качып, моның турында Йәзриилдә хәбәр итүләре бар»,— диде. 16  Аннары Яхый үз арбасына утырып Йәзриилгә китте. Яһурам исә анда җәрәхәтләнгән килеш урын өстендә ята иде. Яһүд патшасы Әһәзия́ шунда Яһурамны күрергә дип килгән иде. 17  Йәзрии́л манарасында торган сакчы, Яхый белән килүче халык төркемен күреп алгач: «Мин монда якынлашып килүче халык төркемен күрәм»,— диде. Яһурам әйтте: «Бер җайдакны ал да каршыларына җибәр. Ул: „Тынычлык белән килүегезме?“ — дип сорасын». 18  Җайдак аларның каршыларына китте һәм болай диде: «Патша: „Тынычлык белән килүегезме?“ — дип сорый». Ләкин Яхый: «Тынычлык беләнме, юкмы — сиңа барыбер түгелмени?! Минем арттан бар!» — диде. Сакчы: «Хәбәрче алар янына барып җитте дә кире кайтмый»,— дип хәбәр итте. 19  Шунда патша икенче җайдакны җибәрде. Анысы да алар янына килеп, болай диде: «Патша: „Тынычлык белән килүегезме?“ — дип сорый». Ләкин Яхый: «Тынычлык беләнме, юкмы — сиңа барыбер түгелмени?! Минем арттан бар!» — диде. 20  Шунда сакчы: «Бу хәбәрче дә алар янына барып җитте, әмма ул да кире кайтмый. Берсенең арбасын алып баруы Нәмши оныгы Яхыйныкына охшаш, чөнки ул акылсыз шикелле чаба»,— дип хәбәр итте. 21  Яһурам: «Арбаны җигегез!» — дип боерды. Шунда аңа сугыш арбасын җиктеләр, һәм Исраил патшасы Яһурам Яһүд патшасы Әһәзия+ белән — һәрберсе үзенең сугыш арбасында Яхыйның каршысына китте. Алар аның белән йәзриилле Набутәйнең+ җирендә очраштылар. 22  Яхыйны күргәч, Яһурам аңардан: «Яхый, тынычлык белән килүеңме?» — дип сорады. Тегесе: «Әниең Изәбе́л+ фахишәлек кылып* һәм сихерчелек белән шөгыльләнеп ятканда,+ нинди тынычлык булсын ди?» — диде. 23  Шунда Яһурам качам дип арбасын борды да: «Әһәзия, бу тозак!» — дип кычкырды. 24  Яхый, кулына җәясен алып, Яһурамның аркасына атты. Ук аның йөрәген тишеп үтте, һәм ул үз арбасына ауды. 25  Аннары Яхый үзенең ярдәмчесе Бидкарга болай диде: «Аны алып, йәзриилле Набутәйнең кырына ташла.+ Хәтерлисеңме, без синең белән арбаларда* аның атасы Ахаб артыннан барганда, Йәһвә аның хакында болай дигән иде:+ 26  „Кичә мин Набутәйне һәм аның улларын үтергәннәрен+ күрдем“,— ди Йәһвә. „Шуңа күрә мин аларның каны өчен синнән менә шушы җирдә үч алырмын“+,— ди Йәһвә“. Шунлыктан, Йәһвәнең сүзе буенча, аны ал да шушы җиргә ташла».+ 27  Нәрсә булганын күргәч, Яһүд патшасы Әһәзия+ йорт бакчасы аша качып китте. (Соңрак Яхый аны куа китте һәм кешеләренә: «Аны да үтерегез!» — диде. Алар аны Иблия́м+ янында урнашкан Гурга барган чагында арбасында яраладылар. Ул Мегиддога җитеп, шунда үлде. 28  Хезмәтчеләре аны арбасында Иерусалимга алып киттеләр һәм Давыт Шәһәрендә+ ата-бабалары янына җирләделәр. 29  Әһәзия+ Ахаб улы Яһурамның идарә итүенең 11 нче елында Яһүд өстеннән патша булып киткән иде.) 30  Яхый исә Йәзриилгә+ килде. Изәбел,+ моның турында ишеткәч, каш-күзләренә сөрмә тартты, чәчләрен матурлады һәм тәрәзәдән аска карап тора башлады. 31  Яхый капкадан килеп кергәч, Изәбел аңа: «Ну, хуҗасын үтерүче Зимри́, нәрсә булды?»+ — диде. 32  Яхый, башын күтәреп, тәрәзәгә карады да: «Кем минем яклы? Кем?»+ — диде. Шунда ук ике-өч сарай түрәсе тәрәзәдән карады. 33  Ул: «Аны бәреп төшерегез!» — диде. Шунда алар аны аска бәреп төшерде. Аның каны стенага, атларга чәчрәде, һәм ул аны атлары белән таптатты. 34  Аннан соң ул кереп, ашап-эчеп алды. Аннары ул болай диде: «Барыгыз, теге каһәр төшкерене алыгыз да күмеп куегыз. Ни дисәң дә, патша кызы ич».+ 35  Ләкин аны күмәргә дип килсәләр, аның баш сөяге, аяк табаннары һәм кул чукларыннан башка бүтән бернәрсә дә тапмадылар.+ 36  Алар кайтып, бу хакта Яхыйга әйттеләр. Шунда ул болай диде: «Йәһвәнең үз хезмәтчесе тишбиле Ильяс аша әйткән сүзләре үтәлде:+ „Изәбелнең гәүдәсен Йәзриилдәге җирдә этләр ашаячак.+ 37  Аның мәете Йәзриил җирендәге кырда яткан тирес шикелле булачак, һәм берәү дә: „Бу Изәбел“,— дип әйтмәячәк“».

Искәрмәләр

2Пат 2:3 тәге искәрмәне к.
Яки «потларга табынып».
Яки «берничә ат җигелгән арбаларда».

Искәрмәләр

Медиаматериал