Петернең икенче хаты 2:1—22
2 Әмма Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр булган шикелле, сезнең арагызда да ялган өйрәтүчеләр булыр.+ Алар сиздермичә генә бүленүләр тудырыр, һәм бу иманыгызны җимерер. Алар хәтта үзләрен сатып алган+ хуҗаларын да инкяр итәр һәм, шулай итеп, үзләрен тиз килүче һәлакәткә дучар итәр.
2 Күпләр аларның азгынлыкларына* иярер,+ һәм алар аркасында хакыйкать юлы яманланыр.+
3 Алар шулай ук хәйләкәр сүзләр ярдәмендә, сезне үз файдалары өчен комсызланып кулланыр. Әмма аларга инде күптән чыгарылган хөкем+ тоткарланмый, һәм алар, һичшиксез, һәлакәткә дучар булыр.+
4 Аллаһы бит гөнаһ кылган фәрештәләрне дә җәзага тарткан.+ Аларны хөкем көненә саклар өчен, Тартарга* ташлаган,+ дөм караңгылыкта чылбырлап куйган.*+
5 Ул борынгы дөньяны да җәзага тарткан:+ бозык кешеләр дөньясына туфан китергән.+ Ә тәкъвалыкны вәгазьләүче Нухны+ һәм тагын җиде кешене коткарып калган.+
6 Ул Сәдү́м белән Гамура́ шәһәрләрен көлгә әйләндереп,+ аларны хөкем иткән. Шулай итеп ул бозык кешеләргә үзләре белән киләчәктә нәрсә буласын күрсәткән.+
7 Аллаһы явыз кешеләрнең азгынлыкларыннан* интегеп яшәгән тәкъва Лутны коткарган,+
8 чөнки бу тәкъва кеше алар арасында яшәп, аларның явыз эшләрен күргән һәм бу эшләр хакында ишеткән. Бу аның тәкъва җанын* көннән-көн җәфалап торган.
9 Шуңа күрә Аллаһыга бирелеп яшәгән кешеләрне сынаулардан ничек коткарырга,+ ә гаделсез кешеләрне хөкем көнендә юк итәр өчен ничек сакларга+ икәнен Йәһвә* белә.
10 Бу аеруча башкаларның тәннәрен нәҗесләргә теләүчеләргә+ һәм хакимлекне санга сукмаучыларга кагыла.+
Алар дорфа, үҗәт, Аллаһы хөрмәт иткән кешеләр турында хурлап сөйләргә курыкмыйлар.
11 Ә фәрештәләр алардан күпкә көчлерәк һәм куәтлерәк булсалар да, Йәһвәне* хөрмәт итү йөзеннән, аларны хурлап гаепләмиләр.+
12 Бу кешеләр исә, инстинкт буенча эш итүче, тотып үтерелер өчен туган аңсыз хайваннар шикелле, үзләре аңламаган нәрсәләр турында хурлап сөйлиләр.+ Һәлакәтле юллары аларны һәлакәткә китерәчәк,
13 алар зыян китерүче юллары өчен әҗер итеп зыян күрәчәк.
Алар үзләренең тән нәфесләрен көпә-көндез канәгатьләндереп ятуны ләззәт дип саный.+ Алар — таплар һәм кимчелекләр, алар сезнең белән бергә мәҗлесләрдә утырганда,+ үзләренең ялган тәгълиматлары белән башкаларны юлдан яздыруда зур рәхәтлек таба.
14 Күзләре зинага туймый,+ алар гөнаһтан тыела алмый, тотрыксыз җаннарны юлдан яздыра. Йөрәкләре комсыз булырга өйрәтелгән. Алар — ләгънәтләнгән балалар.
15 Туры юлны калдырып, алар адашканнар, явыз эшләре өчен бүләк алырга яраткан Бигу́р улы+ Билья́м юлы буйлап баралар.+
16 Әмма Бильям үз җинаяте өчен шелтәләнгән булган.+ Сөйләшә алмаган ишәк кешеләрчә сөйләшә башлап, бу пәйгамбәрне ахмакларча эш итүдән тоткарлап калган.+
17 Бу кешеләр — сусыз чишмәләр, көчле давыл куып тараткан томаннар, алар өчен дөм караңгылык саклана.+
18 Чөнки алар күперенке, әмма буш сүзләр сөйли, бозык тормыш алып баручылардан әле генә арына башлаган кешеләрне юлдан яздыра,+ моны тән нәфесләре+ һәм азгын тәртип* ярдәмендә башкара.
19 Шул кешеләргә азатлык вәгъдә итеп тә, үзләре бозыклыкның коллары булып калалар.+ Җиңелгән кеше җиңүченең колы булып китә бит.+
20 Чыннан да, әгәр алар, Хуҗабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсих турындагы төгәл белем ярдәмендә бу дөнья пычрагыннан арынганнан соң,+ кабат шул эшләргә чумып җиңеләләр икән, бу алар өчен элеккегедән дә яманрак була.+
21 Тәкъвалык юлын танып белгәннән соң, аңардан кире чигенүгә караганда, шул юлны һәм үзләренә бирелгән изге әмерне бөтенләй дә белмәсәләр, алар өчен яхшырак булыр иде.+
22 Андый кешеләр белән ни булганы хакында бер мәкальдә дөрес әйтелә: «Эт — үз косыгына, ә юындырылган дуңгыз пычракка кире кайта».+