Петернең икенче хаты 3:1—18

3  Сөекле кардәшләр, мин сезгә инде икенче хатымны язам. Беренче хаттагы кебек, кайбер нәрсәләрне исегезгә төшереп, ачык фикер йөртү сәләтегезне уятам.+ 2  Мин моны изге пәйгамбәрләр элек әйткән сүзләрне, шулай ук Хуҗабыз һәм Коткаручыбыз рәсүлләрегез аша биргән әмерне сез хәтерегездә сакласын өчен язам. 3  Иң элек шуны белегез: соңгы көннәрдә мыскыллап көлүчеләр килер, алар яхшы нәрсәләрдән көләр һәм үз теләкләре буенча эш итеп:+ 4  «Ул бит килергә вәгъдә иткән иде, кайда соң ул?+ Һәммә нәрсә ничек барлыкка китерелгән булса, ата-бабаларыбыз үлем йокысына киткәннән бирле нәкъ шулай кала»,— дип әйтер.+ 5  Алар үткәндә күкләрнең булганын һәм җирнең судан һәм сулар арасында Аллаһы сүзе буенча калкып торганын юри санга сукмыйлар.+ 6  Шулар ярдәмендә шул көннәрдәге дөнья, аны сулар каплагач, һәлак ителгән булган.+ 7  Ә бүгенге күкләр һәм җир шул ук сүз буенча ялкын өчен саклана, хөкем көненә һәм бозык кешеләрне һәлак итүгә кадәр тора.+ 8  Ләкин, кадерле кардәшләр, шуны онытмагыз: Йәһвә* өчен бер көн мең елга, ә мең ел бер көнгә тиң.+ 9  Кайберәүләр Йәһвә* үз вәгъдәсен үтәүне кичектерә дип саный, ләкин ул моны кичектерми,+ ә сезнең белән үзен сабыр тота. Ул бит беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели.+ 10  Йәһвә* көне+ исә карак шикелле киләчәк.+ Шул көнне күкләр кинәт үкереп юкка чыгачак,+ ә күкләрне һәм җирне тәшкил итүче нәрсәләр кызып җимереләчәк, җир исә һәм андагы эшләр фаш ителәчәк.+ 11  Моның барысы да шулай җимереләчәк икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң, шуның турында уйлагыз! Сез изге тәртипле булырга һәм Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр башкарырга тиеш. 12  Моны Йәһвә* көненең килү чорын көтеп һәм аны һәрвакыт хәтерегездә саклап* эшләгез.+ Ул көнне күкләр ялкында юк ителгән булачак,+ һәм күкләр белән җирне тәшкил итүче нәрсәләр кызып эреп төшәчәк! 13  Әмма без, Аллаһы вәгъдәсе буенча, гаделлек хакимлек итә торган+ яңа күкләрне һәм яңа җирне көтеп яшибез.+ 14  Шуңа күрә, кадерле кардәшләр, моның барысын көтеп яшәгәндә, сез, Аллаһы сезнең тапсыз, кимчелексез һәм тыныч-тату яшәвегезне күрсен өчен, көчегездән килгәнне эшләгез.+ 15  Раббының сабырлыгын котылырга мөмкинлек дип санагыз. Кадерле кардәшебез Пау́л да үзенә бирелгән зирәклек ярдәмендә бу хакта язган+ 16  һәм үзенең бар хатларында бу турыда әйтә. Ләкин бу хатларда кайбер нәрсәләрне аңлау авыр, һәм белемсез, тотнаксыз кешеләр аларны да, Язмаларның башка өлешләрен дә бозып аңлаталар һәм шулай итеп үзләрен һәлакәткә дучар итәләр. 17  Шуңа күрә сез, кадерле кардәшләр, моның турында алдан белеп, сак булыгыз: бу явыз кешеләр сезне үз ялгыш юлларына ияртеп читкә алып китмәсен һәм ныклыгыгызны какшатмасын.+ 18  Хуҗабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсих турында белем һәм аның юмарт игелеге сезгә мулрак бирелсен. Аңа хәзер һәм мәңге дан булсын. Амин.

Искәрмәләр

Яки «бик теләп». Сүзгә-сүз «тизләтеп».

Искәрмәләр

Медиаматериал