Икенче Тимутигә 3:1—17
3 Белеп тор, соңгы көннәрдә+ аеруча авыр вакытлар киләчәк.
2 Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан, мактанчык, тәкәббер, көфер сүз сөйләүче, ата-анасын тыңламаучы, яхшылыкның кадерен белмәүче, тугрылыксыз,
3 кеше яратмаучы, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы,
4 хыянәтче, дуамал, масаючан, Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар,
5 тышкы яктан диндар булып күренерләр, ә гамәлдә диндар булмаслар.+ Андыйлардан ерак тор.
6 Алар арасыннан хәйләләп йортларга үтеп керүче кешеләр һәм төрле нәфесләргә бирелүчән, гөнаһка баткан хәлсез хатын-кызларны үзләренең әсирләре итүче кешеләр чыга.
7 Ул хатыннар һәрвакыт өйрәнеп торса да, хакыйкать турында төгәл белем һаман ала алмый.
8 Яни́с белән Ямбри́с Мусага каршы килгән кебек, шул кешеләр дә хакыйкатькә каршы киләләр. Алар бозык акыллы һәм иман турында әйткәндә хуплауга лаек булмаган кешеләр.
9 Шулай да алар ерак китә алмаячаклар, чөнки теге ике кешенең акылсызлыгы ачыкланган кебек, аларныкы да һәркемгә ачык күренәчәк.+
10 Ә син өйрәтүемә, яшәү рәвешемә,+ максатыма, иманыма, түземлелегемә, мәхәббәтемә, чыдамлылыгыма иярдең һәм үрнәгемне төгәл тоттың.
11 Сиңа шулай ук Антио́х,+ Ико́ния+ һәм Ли́страдагы+ эзәрлекләнүләрем һәм газапларым билгеле. Мин ул эзәрлекләүләрне кичереп чыктым, һәм Хуҗабыз* мине аларның барысыннан коткарды.+
12 Әйе, Мәсих Гайсәнең шәкерте буларак Аллаһыга бирелеп яшәргә теләүче һәркем эзәрлекләүләр кичерәчәк.+
13 Ә явызлар һәм алдакчылар, башкаларны да юлдан яздырып һәм үзләре дә юлдан язып, начарланганнан начарлана барачаклар.+
14 Ләкин син өйрәнгәннәрең һәм инанганнарың буенча яшә,+ чөнки аларга кемнәрдән өйрәнгәнеңне беләсең,
15 изге язмалар да сиңа сабый чактан+ ук таныш.+ Алар сиңа, Мәсих Гайсәгә иман итү аша, котылуга китерүче зирәклек бирә ала.+
16 Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган+ һәм өйрәтү,+ фаш итү, төзәтү һәм тәкъвалык тәрбияләү өчен файдалы.+
17 Нәтиҗәдә, Аллаһы кешесе бар нәрсәгә сәләтле һәм һәркайсы игелекле эшкә әзер булачак.
Искәрмәләр
^ Яки «Раббы», гр. Ки́риос.