Кыскача эчтәлек ТЫҢЛАРГА 1 Ильяс Әһәзиянең үлеме турында алдан әйтә (1-18) 2 Ильясны көчле җил күтәреп алып китә (1-18) Илиша Ильясның төшеп калган киемен ала (13, 14) Илиша Әрихә суын тазарта (19-22) Аюлар Бәйтел малайларын ботарлап ташлый (23-25) 3 Яһурам - Исраил патшасы (1-3) Моаб Исраилгә каршы баш күтәрә (4-25) Моаб җиңелә (26, 27) 4 Илиша тол хатынга булыша: савытларын май белән тутыра (1-7) Шунам хатынының кунакчыллыгы (8-16) Хатынның улы туа; ул үлә (17-31) Илиша үлгән малайны терелтә (32-37) Илиша ашны ашарга яраклы итә (38-41) Илиша икмәкне күбәйтә (42-44) 5 Илиша Ногманны махау авыруыннан савыктыра (1-19) Хирыслы Гыйзи махаулы булып китә (20-27) 6 Балта тимере су астыннан калкып чыга (1-7) Илиша һәм суриялеләр (8-23) Илиша хезмәтчесенең күзләре ачыла (16, 17) Йәһвә суриялеләрнең акылын сукыр итә (18, 19) Самария камауда; ачлык (24-33) 7 Илиша ачлыкның бетүе турында әйтә (1, 2) Суриялеләр лагеренда азык-төлек табыла (3-15) Илишаның пәйгамбәрлеге үтәлә (16-20) 8 Шунам хатынының җире үзенә кайтарыла (1-6) Илиша, Бинһадад һәм Хәзаил (7-15) Яһурам - Яһүд патшасы (16-24) Әһәзия - Яһүд патшасы (25-29) 9 Яхый Исраил өстеннән патша итеп майлана (1-13) Яхый Яһурамны һәм Әһәзияне үтерә (14-29) Изәбел үтерелә; гәүдәсен этләр ашап бетерә (30-37) 10 Яхый Ахаб йортын юк итә (1-17) Йәһонадаб Яхыйга кушыла (15-17) Яхый Багалга табынучыларны үтерә (18-27) Яхый идарәсенең нәтиҗәләре (28-36) 11 Аталия патша тәхетенә менеп утыра (1-3) Йәһуәшне яшерен генә патша итәләр (4-12) Аталия үтерелә (13-16) Йодайның реформалары (17-21) 12 Йәһуәш - Яһүд патшасы (1-3) Йәһуәш гыйбадәтханәне төзекләндерә (4-16) Суриялеләр илгә бәреп керә (17, 18) Йәһуәш үтерелә (19-21) 13 Йәһуәһәз - Исраил патшасы (1-9) Йәһуәш - Исраил патшасы (10-13) Илиша Йәһуәшнең ашкынуын сыный (14-19) Илиша үлә; аның сөякләре өстенә төшкән мәет терелә (20, 21) Илишаның соңгы пәйгамбәрлеге үтәлә (22-25) 14 Амазия - Яһүд патшасы (1-6) Эдом һәм Исраил белән сугыш (7-14) Исраил патшасы Йәһуәш үлә (15, 16) Амазия үлә (17-22) Йәрәбәм II - Исраил патшасы (23-29) 15 Азария - Яһүд патшасы (1-7) Исраилнең соңгы патшалары: Зәкәрия (8-12), Шалум (13-16), Менаһим (17-22), Фәкыйх (23-26), Фәкый (27-31) Йофам - Яһүд патшасы (32-38) 16 Әһәз - Яһүд патшасы (1-6) Әһәз Ассирия патшасына ришвәт бирә (7-9) Әһәз мәҗүси мәзбәх төзи (10-18) Әһәз вафат була (19, 20) 17 Һошай - Исраил патшасы (1-4) Исраил яулап алына (5, 6) Исраил мөртәтлек юлына басканы өчен әсирлеккә китә (7-23) Самария шәһәрләренә чит җир кешеләре урнаштырыла (24-26) Самариялеләр төрле дин тота (27-41) 18 Һизәкыя - Яһүд патшасы (1-8) Исраилнең яулап алынуы (9-12) Синахериб Яһүдкә бәреп керә (13-18) Рапшак Йәһвәне хурлый (19-37) 19 Һизәкыя Ишагыя аша Аллаһы ярдәмен эзли (1-7) Синахериб янаулы сүзләр әйтә (8-13) Һизәкыянең догасы (14-19) Аллаһы Ишагыя аша җавап бирә (20-34) Бер фәрештә 185 000 ассириялене кырып сала (35-37) 20 Һизәкыя авырып китә һәм савыга (1-11) Бабылдан хәбәрчеләр килә (12-19) Һизәкыя вафат була (20, 21) 21 Манашше - Яһүд патшасы; кылган гөнаһлары (1-18) Иерусалим җимереләчәк (12-15) Амон - Яһүд патшасы (19-26) 22 Йошия - Яһүд патшасы (1, 2) Гыйбадәтханәне төзекләндерү белән бәйле күрсәтмәләр (3-7) Канун кулъязмасы табыла (8-13) Хөлдә бәла килү турында пәйгамбәрлек итә (14-20) 23 Йошиянең реформалары (1-20) Пасах бәйрәме үткәрелә (21-23) Йошиянең бүтән реформалары (24-27) Йошия үлә (28-30) Йәһуәһәз - Яһүд патшасы (31-33) Йәһуәким - Яһүд патшасы (34-37) 24 Йәһуәкимнең баш күтәрүе һәм вафат булуы (1-7) Йәһуәкин - Яһүд патшасы (8, 9) Халык беренче тапкыр Бабылга әсирлеккә алып кителә (10-17) Сидкыя - Яһүд патшасы; аның баш күтәрүе (18-20) 25 Нәбукаднизар Иерусалимны камап ала (1-7) Иерусалим белән гыйбадәтханәне җимерү; халык икенче тапкыр әсирлеккә алып кителә (8-21) Гәдали халык өстеннән баш итеп куела (22-24) Гәдали үтерелә; халык Мисырга кача (25, 26) Йәһуәкин зинданнан азат ителә (27-30) Артка Алга Бастыру Уртаклашырга Уртаклашырга 2 Патшалар (кыскача эчтәлек) ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КИТАПЛАРЫ 2 Патшалар (кыскача эчтәлек) татар 2 Патшалар (кыскача эчтәлек) https://cms-imgp.jw-cdn.org/img/p/1001070000/univ/art/1001070000_univ_sqr_xl.jpg nwtsty 2 Патшалар Бу басманың автор хокуклары Copyright © 2024 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania. КУЛЛАНУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ | КОНФИДЕНЦИАЛЬ МӘГЪЛҮМАТ ТУРЫНДА КИЛЕШҮ | КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КӨЙЛӘҮЛӘРЕ