Өченче Яхъя 1:1—14

1  Мин, өлкән, чын күңелдән яраткан кадерле Гайга язам.  Кадерле кардәш, синең барысы элеккегечә уңышлы булсын дип, һәм сау-сәламәт булуыңны теләп дога кылам.  Кардәшләр хакыйкать буенча яшәвең һәм хакыйкатьтә йөрүең турында килеп сөйләгәч, мин бик шатландым.+  Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак бәхет юк.*+  Сөеклем, син кардәшләр хакына, хәтта алар сиңа таныш булмаса да, башкарган эшләреңдә тугры каласың.+  Алар синең мәхәббәтең турында җыелышка сөйләделәр. Аларны озатканда, барысын Аллаһы хупларлык итеп башкарчы.+  Алар бит, башка милләт кешеләреннән бернәрсә алмыйча,+ Аллаһы исеме хакына вәгазьләргә китте.  Шуңа күрә без андый кешеләргә, хакыйкатьтә хезмәттәш булыр өчен,+ кунакчыл булырга бурычлы.+  Мин җыелышка хат язган идем, әмма алар арасында беренчелекне тотарга яратучы+ Диатри́фис бездән һичнәрсәне хөрмәт белән кабул итми.+ 10  Шуңа күрә, килсәм, аның кылган эшләрен, мәсәлән, безнең хакта мәгънәсез яман сүзләр сөйләп йөргәнен билгеле итәчәкмен.+ Ул, җитмәсә, кардәшләрне хөрмәт белән кабул итәргә теләми,+ ә кабул итәргә теләүчеләргә комачаулый һәм аларны җыелыштан чыгарырга тырыша. 11  Кадерле кардәш, яманлыкка түгел, ә яхшылыкка ияр.+ Яхшылык эшләүче Аллаһыдан,+ ә яманлык эшләүче Аллаһыны белми.+ 12  Дими́тер турында бар кардәшләр яхшыны гына сөйли, һәм яхшы сыйфатлары хакыйкать буенча яшәвеннән күренә. Без дә аның турында шаһитлек итәбез, һәм син шаһитлегебез хак икәнен беләсең. 13  Сиңа язасы сүзем күп иде дә, хатта язасым килми. 14  Тиздән сине күреп йөзгә-йөз сөйләшербез дип өметләнеп калам. Исән-имин бул. Дуслардан сиңа сәлам. Дусларга, аерым һәрберсенә, сәламнәремне җиткер.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «рәхмәтле булыр өчен зуррак сәбәп юк».

Искәрмәләр

Медиаматериал