Лүк 1:1—80

1  Күпләр булган вакыйгалар турында хәбәрләр җыеп язарга тотынды, һәм без бу вакыйгаларга ышанабыз. 2  Боларны безгә баштан ук үз күзләре белән күргән шаһитләр һәм Аллаһы хәбәрен игълан итүче хезмәтчеләр дә җиткерделәр. 3  Шуңа күрә, хөрмәтле Тәүфи́л, мин дә барысын баштан ук җентекләп тикшереп төгәл хәбәр җыйдым һәм бу вакыйгалар турында эзлекле рәвештә сезгә язып бирергә булдым. 4  Мин моны сез телдән өйрәтелгәннәрнең төгәллегенә тулысынча ышансын өчен эшләдем. 5  Яһүдия́ патшасы Һиру́д көннәрендә Абия́ төркеменнән булган Зәкәрия́ исемле бер рухани яшәгән иде. Аның хатыны Илисәбә́т Һару́н токымыннан иде. 6  Алар икесе дә Аллаһы алдында тәкъва иделәр, чөнки Йәһвә әмерләрен һәм ул кушканнарны төгәл үтәп, саф тормыш алып бара иделәр. 7  Әмма Илисәбәт балага уза алмаганлыктан, аларның балалары юк иде, һәм алар икесе дә инде олы яшьтә иделәр. 8  Бер вакыт Зәкәрия, үз төркеменең чираты җиткәч, Аллаһы алдында рухани булып хезмәт иткәндә, 9  аны, руханилар тәртибе буенча, Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә кереп фимиам төтәсләр өчен сайладылар. 10  Фимиам төтәсләнгәндә, бар халык тышта дога кылып тора иде. 11  Аның алдында Йәһвәнең фәрештәсе хасил булды һәм фимиам төтәсләнә торган корбан китерү урынының уң ягына басты. 12  Ләкин Зәкәрия фәрештәне күргәч, каушап калды, һәм аны курку биләп алды. 13  Фәрештә исә аңа болай диде: «Курыкма, Зәкәрия, Аллаһы синең үтенечеңне ишетте. Хатының Илисәбәт сиңа ир бала тудырыр, син аңа Яхъя́ дигән исем кушарсың. 14  Син сөенерсең һәм бик шатланырсың, күпләр аның тууына куаныр, 15  чөнки ул Йәһвә каршында бөек булыр. Тик шәраб һәм бернинди исерткеч эчемлек тә эчмәскә тиеш. Ул, әле анасының карынында, изге рух белән сугарылыр; 16  Исраил балаларының күбесен Йәһвәгә, аларның үз Аллаһысына кире кайтарыр. 17  Ул Ильясның рухы һәм кодрәте белән Аллаһы алдында барыр һәм аталар йөрәген балалар йөрәге шикелле итәр; Аллаһыга буйсынмаучыларны тәкъвалар сыман зирәк итәр. Шулай итеп ул Йәһвәгә яраклы халык әзерләр». 18  Зәкәрия фәрештәгә болай диде: «Моңа ничек ышаныйм соң? Мин карт инде, хатыным да олы яшьтә». 19  Фәрештә аңа болай дип җавап бирде: «Мин — Җәбраил, мин һәрвакыт Аллаһы каршында торам. Мин синең белән сөйләшер өчен һәм сиңа болар турында яхшы хәбәрне игълан итәр өчен җибәрелдем. 20  Әмма билгеләнгән вакытта үтәләчәк сүзләремә ышанмаганың өчен, боларның барысы чынга ашачак көнгә кадәр син телсез булырсың һәм сөйләшә алмассың». 21  Ә халык шул арада Зәкәрияне көтеп, аның изге урында тоткарлануына аптырап тора иде. 22  Әмма ул изге урыннан чыккач, алар белән сөйләшә алмады. Шунда халык аның изге урында илаһи күренеш күргәнлеген аңлады. Ул телсез калганга, алар белән ишарәләр ярдәмендә аңлашты. 23  Изге хезмәт көннәре тәмамлангач, ул өенә кайтты. 24  Шуннан соң аның хатыны Илисәбәт балага узды һәм биш ай буе өйдән чыкмады. Ул болай дия иде: 25  «Йәһвә миңа хәзер менә нәрсә эшләде: кешеләр арасындагы хурлыгымнан коткарыр өчен, миңа игътибар итте». 26  Илисәбәт балага узып алтынчы ай киткәч, Аллаһы Җәбраил фәрештәне Гәлилә́я өлкәсендәге Насара́ шәһәренә, 27  Давыт нәселеннән булган Йосыф исемле кешегә ярәшелгән бер гыйффәтле кыз янына җибәрде. Бу кызның исеме Мәрьям иде. 28  Аның янына килгәч, Җәбраил: «Исәнме, илтифат казанган кыз, Йәһвә синең белән»,— дип әйтте. 29  Ләкин Мәрьям аптырап калды һәм бу сәламләү сүзләренең мәгънәсен аңларга тырышты. 30  Шунда фәрештә аңа болай диде: «Курыкма, Мәрьям, чөнки син Аллаһы каршында илтифат казандың. 31  Менә, син буйга узарсың һәм ир бала табарсың, аңа Гайсә дигән исем кушарсың. 32  Ул бөек булыр һәм Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталыр. Йәһвә Аллаһы аңа атасы Давытның тәхетен бирер. 33  Ул Ягъкуб йорты өстеннән мәңге Патша булып идарә итәр, һәм аның Патшалыгының ахыры булмас». 34  Әмма Мәрьям фәрештәдән: «Минем ир-ат белән якынлык кылганым юк бит, ничек инде мин балага узармын?» — дип сорады. 35  Фәрештә аңа болай дип җавап бирде: «Сиңа изге рух иңәр, һәм Аллаһы Тәгаләнең кодрәте сине каплар. Шуңа күрә син тудырачак бала изге, Аллаһы Улы дип аталыр. 36  Менә синең туганың Илисәбәт тә, кешеләр аның турында авырга уза алмый дисә дә, олы яшендә балага узды һәм инде алтынчы ай йөкле йөри. 37  Чөнки Аллаһы әйткән бер сүз дә үтәлми калмый». 38  Шул чак Мәрьям: «Мин — Йәһвәнең колы! Минем белән барысы да син әйткәнчә булсын»,— диде, һәм фәрештә аны калдырып китте. 39  Шул көннәрдә Мәрьям җыенып таулы җирләргә, Яһүдиядәге бер шәһәргә ашыгып китте. 40  Ул Зәкәрия йортына кергәч, Илисәбәт белән исәнләште. 41  Мәрьямнең сәламләү сүзләрен ишетү белән, Илисәбәт карынындагы бала сикереп куйды. Илисәбәт изге рух белән сугарылды 42  һәм күтәренке тавыш белән болай диде: «Хатын-кызлар арасында син иң фатихалысы! Карыныңдагы бала да фатихалы! 43  Хуҗамның анасы минем яныма килгән! Мин андый хөрмәткә ничек лаек булдым? 44  Синең сәламләү сүзләрең колакларыма барып ирешкәч, карынымдагы бала шатлыктан сикереп куйды. 45  Әйтелгәннәргә ышанган хатын-кыз бәхетле, чөнки Йәһвә аларны тулысынча үтәячәк». 46  Мәрьям болай диде: «Җаным Йәһвәне данлый, 47  һәм күңелем Коткаручым Аллаһыга шатлана, 48  чөнки аның колы гади халыктан булса да, ул аңа игътибар итте. Шушы вакыттан башлап бөтен буыннар мине бәхетле дип атарлар, 49  чөнки кодрәтле Аллаһы минем өчен бөек эшләр башкарды. Аның исеме изге. 50  Ул шәфкатен үзеннән куркучыларга буыннан буынга күрсәтә. 51  Ул үз кулы белән кодрәтле эшләр башкарды һәм тәкәббер күңелле кешеләрне таратып җибәрде. 52  Ул хакимнәрне тәхетләреннән төшерде һәм гадиләрне күтәрде. 53  Ул ачларны яхшы нәрсәләр белән туендырды, ә байларны буш кул белән җибәрде. 54  Ул үз хезмәтчесе Исраилгә ярдәмгә килеп, ата-бабаларыбызга вәгъдә иткәнчә, 55  Ибраһимга һәм аның токымына мәңге шәфкать күрсәтте». 56  Мәрьям якынча өч ай Илисәбәт белән торды да, өенә кайтып китте. 57  Илисәбәтнең бала табар вакыты җиткәч, ул ир бала тапты. 58  Аның күршеләре һәм туганнары Йәһвәнең аңа бөек шәфкать күрсәткәнен ишетеп, аның белән бергә шатландылар. 59  Сигезенче көнне алар баланы сөннәткә утыртырга килделәр һәм аны атасы исеме белән — Зәкәрия дип атарга теләделәр. 60  Ләкин анасы болай диде: «Юк, аның исеме Яхъя булачак». 61  Ә алар аңа: «Синең туганнарың арасында бу исем белән аталган беркем дә юк бит»,— диделәр 62  һәм баланың атасыннан, ишарәләр ярдәмендә, нинди исем кушарга теләвен сорадылар. 63  Зәкәрия язу өчен такта сорап алды да: «Аның исеме Яхъя»,— дип язып куйды. Барысы да хәйран калдылар. 64  Шул мизгелдә үк аның авызы ачылды, теле чишелде, һәм ул Аллаһыны мактап сөйли башлады. 65  Шунда күрше-тирәдә яшәүчеләр куркуга төште. Һәм кешеләр моның барысы турында бөтен Яһүдиядәге таулы җирләрдә сөйли башладылар. 66  Боларны ишеткән бар кеше моны күңелләренә сеңдереп: «Бу бала кем булыр икән?» — дип әйтә иделәр, чөнки Йәһвәнең кодрәте аның белән иде. 67  Баланың атасы Зәкәрия изге рух белән сугарылды һәм пәйгамбәрлек итеп болай диде: 68  «Исраил Аллаһысы Йәһвә макталсын, чөнки ул үз халкына игътибар биреп коткару китерде. 69  Ул хезмәтчесе Давытның йортында безнең өчен куәтле коткаручыны* бирде. 70  Ул моның турында үзенең күп еллар элек яшәгән изге пәйгамбәрләре аша әйткән иде. 71  Ул дошманнарыбызның һәм безне нәфрәт итүчеләрнең кулларыннан коткарылуыбыз турында сөйләгән иде. 72  Ул ата-бабаларыбызга әйткән сүзләрен үтәп, кешеләргә шәфкатен күрсәтер һәм изге килешүен искә төшерер. 73  Бу килешү аның атабыз Ибраһимга биргән анты. 74  Бу ант буенча, без дошманнарыбыздан коткарылгач, ул безне аңа бер куркусыз изге хезмәт башкарырга лаеклы итәр. 75  Һәм без аның каршында гомер буе тугры һәм тәкъва була алырбыз. 76  Сине исә, балам, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип атарлар, чөнки син Йәһвә юлларын әзерләр өчен, аның алдында барырсың 77  һәм халкына гөнаһларны кичерү аша коткарылу турында хәбәр җиткерерсең. 78  Бу Аллаһының тирән кызгануы ярдәмендә мөмкин булачак. Югарыдан килгән шул кызгану таң атканда балкып торган яктылык кебек булыр. 79  Шулай итеп ул караңгылыкта һәм үлем шәүләсендә утырганнарга яктылык бирер һәм аякларыбызны тынычлык юлына бастырып, безне фатихалар». 80  Ә бала үсә барды һәм рухи яктан ныгыды. Исраил халкы янына килгәнче, Яхъя чүлдә яшәде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «коткару мөгезен».