Лүк 10:1—42
10 Шуннан соң Хуҗабыз Гайсә тагын җитмеш* шәкертне сайлап, аларны икешәр-икешәр итеп үзе барырга җыенган һәр шәһәргә һәм һәр урынга үзе алдыннан җибәрде.
2 Аннары ул аларга болай диде: «Урасы ашлык чыннан да күп, ә эшчеләр аз, шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез.
3 Барыгыз. Мин сезне бүреләр арасына бәрәннәрне җибәргән кебек җибәрәм.
4 Үзегез белән янчык та, ризык салынган капчык та, аяк киеме дә алмагыз һәм юлда кочаклашып исәнләшер өчен туктап тормагыз.
5 Кайсы гына йортка керсәгез дә, иң элек: „Бу йортка иминлек булсын“,— диегез.
6 Анда тынычлык яратучы кеше булса, тынычлыгыгыз аның белән калыр; ә инде булмаса, үзегезгә кире кайтыр.
7 Шул йортта калыгыз, сезгә нәрсә бирсәләр, шуны ашагыз һәм эчегез; чөнки эшче үз хезмәт хакына лаеклы. Өйдән-өйгә күчеп йөрмәгез.
8 Шулай ук кайсы да булса шәһәргә килгәч, анда сезне кабул итсәләр, алдыгызга куелганны ашагыз,
9 андагы авыруларны савыктырыгыз һәм аларга: „Аллаһы Патшалыгы сезгә якынлашты“,— дип сөйләп йөрегез.
10 Әмма берәр шәһәргә килгәч, анда сезне кабул итмәсәләр, аның зур урамнарына чыгып, болай диегез:
11 „Хәтта шәһәрегезнең аякларыбызга кунган тузанын да сезгә каршы шаһитлек билгесе итеп кагып төшерәбез. Шулай да белегез: Аллаһы Патшалыгы якынлашты“.
12 Сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Содомга бу шәһәргә караганда җиңелрәк булачак.
13 Кайгы сиңа, Хорази́н! Кайгы сиңа, Битсәи́дә! Чөнки сездә башкарылган кодрәтле эшләр Тир белән Сидонда башкарылган булса, алар матәм киеме* киеп һәм көлгә утырып күптән инде тәүбә итәрләр иде.
14 Шуңа күрә хөкем вакытында Тир белән Сидонга сезгә караганда җиңелрәк булачак.
15 Ә син, Кәпернау́м, күккә кадәр күтәрелермен дип уйлыйсыңмы? Юк! Син Кабергә* төшәчәксең!
16 Сезне тыңлаучы мине дә тыңлый. Сезне кире кагучы мине дә кире кага, ә мине кире кагучы мине җибәрүчене дә кире кага».
17 Шуннан соң җитмеш шәкерт шатлана-шатлана әйләнеп кайтты һәм: «Хуҗабыз, без синең исемеңне куллангач, безгә хәтта җеннәр дә буйсына»,— диде.
18 Ул исә аларга болай диде: «Мин Шайтанның күктән яшен кебек төшкәнен күрдем.
19 Мин сезгә еланнарны, чаяннарны таптарга һәм дошманның барлык көчләрен җиңеп чыгарга хакимлек бирдем, сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас.
20 Шулай да рухларның үзегезгә буйсынуына түгел, ә исемнәрегезнең күкләрдә язылганына шатланыгыз».
21 Шунда Гайсә, изге рухтан килгән шатлык белән тулып, болай диде: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирдең. Әйе, Атам, чөнки син моны яхшы дип таптың.
22 Атам миңа барысын да тапшырды. Угылның кем икәнен Атадан башка һичкем белми. Атаның да кем икәнен Улыннан башка һәм Угыл аны ачарга теләгән кешедән башка һичкем белми».
23 Шунда ул, шәкертләре белән генә калып, аларга болай диде: «Сез күрә торган нәрсәләрне күрүче күзләр бәхетле.
24 Сезгә шуны әйтәм: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләрнең һәм патшаларның күрәсе килгән иде, әмма алар күрмәделәр; һәм аларның сез ишетә торган нәрсәләрне ишетәсе килгән иде, әмма алар ишетмәделәр».
25 Шунда Канунны яхшы белүче бер кеше, Гайсәне сынап карарга теләп, урыныннан торды да: «Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сорады.
26 «Канунда нәрсә язылган? Син ничек аңлыйсың?» — диде аңа Гайсә.
27 Тегесе болай дип җавап бирде: «„Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен кодрәтең һәм бөтен акылың белән ярат“ һәм „якыныңны үзеңне яраткандай ярат“».
28 Гайсә аңа: «Син дөрес җавап бирдең; „шулай эшлә һәм мәңгелек тормышка ия булырсың“»,— диде.
29 Әмма бу кеше, үзен акларга теләп, Гайсәдән: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сорады.
30 Гайсә моңа болай диде: «Бер кеше Иерусалимнан Әрихәгә төшүче юл буенча барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аны чишендереп кыйнаганнар һәм үлем хәлендә калдырып киткәннәр.
31 Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма ул теге кешене күргәч, юлның икенче ягыннан үтеп киткән.
32 Бер левиле дә, шул урынга барып җиткәч һәм бу кешене күргәч, юлның икенче ягыннан китеп барган.
33 Бер самарияле исә, шул юл буйлап сәяхәт иткәндә, бу кешегә тап булган һәм аны күреп бик кызганган.
34 Ул аның янына килеп, яраларын шәраб белән май салып бәйләгән. Аннары ул аны үзенең ишәгенә утыртып, кунак йортына алып килгән һәм аның хакында кайгырткан.
35 Ә икенче көнне ике динар* чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: „Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайткач түләрмен“,— дигән.
36 Синеңчә, шушы өч кешенең кайсысы юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була?»
37 «Аңа шәфкать күрсәткәне»,— дип җавап бирде тегесе. Шунда Гайсә аңа: «Бар, үзең дә шулай эшлә»,— диде.
38 Алар юлларын дәвам иттеләр, һәм Гайсә бер авылга керде. Анда Марта исемле бер хатын аны үз өендә кунак итте.
39 Аның Мәрьям исемле сеңелесе бар иде. Мәрьям Хуҗаның аяк очына утырып, аның сүзләрен тыңлап утырганда,
40 Марта табын әзерләп мәшәкатьләнеп йөри иде. Шунда ул Гайсә янына килеп: «Хуҗам, сеңелем бөтен эшне миңа гына калдырды, әллә сиңа барыберме? Әйт әле аңа, миңа булышсын»,— диде.
41 Гайсә аңа мондый җавап кайтарды: «Марта, Марта, син күп нәрсә турында борчыласың һәм мәшәкатьләнеп йөрисең.
42 Ә безгә күп нәрсә кирәк түгел, бер әйбер дә җитәр. Мәрьям исә яхшырагын сайлады, һәм бу аңардан алынмас».
Искәрмәләр
^ Кайбер борынгы кулъязмалар буенча «җитмеш ике».
^ Сүзгә-сүз «Гадеска». 8 нче кушымтаны к.