Лүк 14:1—35
14 Бер тапкыр Шимбә көнне Гайсә фарисей башлыкларының берсенә кунакка килде. Барысы да аны игътибар белән күзәтеп торды.
2 Аның каршында сары су авыруыннан интегүче бер кеше бар иде.
3 Шунда Гайсә Канунны яхшы белүчеләрдән һәм фарисейлардан: «Шимбә көнне савыктырырга рөхсәт ителәме, юкмы?» — дип сорады.
4 Алар дәшмәделәр. Шунда ул бу кешегә кагылып, аны савыктырды да, җибәрде.
5 Ә аларга болай диде: «Берегезнең улы яки үгезе Шимбә көнне коега төшсә, сез аны шунда ук чыгармас идегезме?»
6 Алар исә моңа җавап кайтара алмадылар.
7 Чакырылган кунакларның үзләренә иң хөрмәтле урыннарны сайлауларын күргәч, Гайсә аларга мисал китереп, болай диде:
8 «Берәү сине туй мәҗлесенә чакырса, иң хөрмәтле урынга утырма. Бәлки, чакырылганнар арасында синнән дә абруйлырагы бардыр.
9 Шул чакта икегезне дә чакырган хуҗа, синең яныңа килеп: „Бу кешегә урын бирче“,— дияр. Шунда син оятка калып түбәнрәк урынга күчәрсең.
10 Ләкин сине чакырсалар, бар да, иң түбән урынга утыр. Ул чакта хуҗа яныңа килеп: „Дустым, хөрмәтлерәк урынга күчеп утырчы“,— дияр. Шунда син үзең белән бергә мәҗлестә утыручылар алдында ихтирам казанырсың.
11 Чөнки Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер».
12 Шуннан соң Гайсә үзен кунакка чакырган кешегә дә болай диде: «Төшке яки кичке ашка кунаклар чакырырга булсаң, дусларыңны да, абый-энеләреңне дә, туганнарыңны да, бай күршеләреңне дә чакырма, чөнки алар да сине бер көн чакырып, кунакчыллыкка кунакчыллык белән кайтарырлар.
13 Син исә, мәҗлес үткәрәсең икән, ярлыларны, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр
14 һәм бәхетле булырсың, чөнки алар сине чакырып кунак итә алмый. Һәм әҗереңне тәкъвалар үледән терелгәндә алырсың».
15 Кунакларның берсе, моны ишеткәч, Гайсәгә: «Аллаһы Патшалыгында икмәк ашаучы бәхетле»,— дип әйтте.
16 Гайсә аңа болай диде: «Бер кеше зур кичке аш үткәрергә булган һәм күп кенә кеше чакырган.
17 Кичке аш вакыты җиткәч, ул, үз хезмәтчесен җибәреп, чакырылган кешеләргә: „Килегез, чөнки инде барысы әзер“,— дип әйтергә кушкан.
18 Ләкин алар барысы да сылтау табып бертавыштан баш тарта башлаганнар. Беренчесе аңа: „Мин кыр сатып алдым, һәм миңа аны карап кайтырга кирәк. Гафу итче инде мине“,— дип әйткән.
19 Икенчесе исә: „Мин биш пар үгез сатып алдым, хәзер аларны сынап карарга җыенам. Гафу итче инде мине“,— дигән.
20 Ә өченчесе: „Мин әле генә өйләндем, шуңа күрә килә алмыйм“,— дип әйткән.
21 Һәм хезмәтче, кайтып, барысын хуҗасына сөйләп биргән. Шунда хуҗаның ачуы чыккан, һәм ул үз хезмәтчесенә: „Тизрәк, зур урамнарга, шәһәрнең тыкрыкларына бар һәм ярлыларны, гарипләрне, сукырларны һәм аксакларны монда алып кил“,— дигән.
22 Хезмәтче кайткач: „Хуҗам, әмереңне үтәдем, әмма буш урыннар әле дә бар“,— дип әйткән.
23 Шунда хуҗа хезмәтчесенә болай дигән: „Юлларга, киртәләп куелган урыннарга бар һәм, өем тулы булсын өчен, кешеләрне килергә күндер.
24 Сезгә шуны әйтәм: элек чакырылганнарның берсе дә кичке ашымны татымаячак“».
25 Гайсәгә зур халык төркеме ияреп барды, һәм ул аларга таба борылып болай диде:
26 «Минем яныма килүче кеше атасын, анасын, хатынын, балаларын, абый-энеләрен, апа-сеңелләрен һәм хәтта үз җанын миңа караганда күбрәк яратса*, ул минем шәкертем була алмый.
27 Үз җәфалану баганасын күтәреп бармаган һәм миңа ияреп йөрмәгән кеше минем шәкертем була алмый.
28 Әйтик, берегез манара төзергә тели ди. Бу эшне башкарып чыгарлык акчасы бармы икәнен белү өчен, әллә ул иң башта утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыкмасмы?
29 Юкса, нигезен салгач, аны төзеп бетерә алмаса, моны күрүчеләрнең барысы аңардан көлеп:
30 „Бу кеше төзи башлады, әмма тәмамлый алмады“,— дия башлаячак.
31 Я, әйтик, патша сугышка җыена ди. Ул 10 000 сугышчысы белән үзенә 20 000 сугышчы белән каршы килүче патшаны җиңә алырмы икәнен белер өчен, әллә иң башта утырып башкалар белән киңәшләшеп алмасмы?
32 Ә көче җитмәсә, ул шул патша янына, ул әле еракта булганда, солых төзүен сорап, илчеләр җибәрер.
33 Шуңа күрә үз милкеннән баш тартмаучы минем шәкертем була алмый, бу һичшиксез.
34 Әлбәттә, тоз — яхшы нәрсә. Әмма тоз үз тәмен югалтса, аны нәрсә белән тозлы итәрсең?
35 Аны җиргә дә, тирескә дә кушып булмый. Аны чыгарып ташлыйлар гына. Колагы булган тыңласын».
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «нәфрәт итмәсә». Әзрәк ярату дигәнне аңлата.