Лүк 17:1—37
17 Шуннан соң ул үз шәкертләренә болай диде: «Иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр һичшиксез булачак. Әмма андый кешегә кайгы!
2 Ул шушы кечкенәләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәргәнче, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ыргытылса, аның өчен яхшырак булыр иде.
3 Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз. Кардәшең сиңа каршы гөнаһ кылса, аны шелтәлә һәм тәүбә итсә, аны кичер.
4 Ул көненә хәтта җиде тапкыр сиңа каршы гөнаһ кылса һәм җиде тапкыр яныңа килеп: „Тәүбә итәм“,— дисә, аны кичер».
5 Шуннан соң рәсүлләр Хуҗабызга: «Безнең иманыбызны арттырчы»,— диделәр.
6 Шунда ул аларга болай дип әйтте: «Сезнең горчица орлыгы кадәр иманыгыз булса һәм сез бу тут агачына: „Тамырың белән чык та, диңгезгә күчеп утыр!“ — дисәгез, ул сезне тыңлар иде.
7 Кайсыгыз җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайткан үз хезмәтчесенә: „Кил монда тизрәк, табын янына утыр“,— дияр?
8 Әллә сез аңа: „Миңа кичке ашка берәр нәрсә әзерлә һәм билеңне буып, мин ашап-эчкәндә миңа хезмәт ит; шуннан соң үзең ашап-эчәрсең“,— димәссезме?
9 Үзенә кушканнарны башкарып чыккан хезмәтчегә хуҗасы әллә рәхмәт әйтеп торырмы?
10 Сез дә үзегезгә кушылганның барысын да башкарып чыкканнан соң: „Без мактауга лаексыз хезмәтчеләр. Нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык“,— диегез».
11 Иерусалимга юл тотканда, ул Самария́ белән Гәлилә́я арасыннан үтеп бара иде.
12 Бер авылга кергәндә, аны махау авырулы ун кеше күреп алды һәм аңардан читтәрәк тукталды.
13 Алар көчле тавыш белән: «Гайсә, Остаз, безне кызган!» — дип кычкырдылар.
14 Аларны күргәч ул: «Барыгыз, руханиларга күренегез»,— диде. Алар барган чакта савыктылар.
15 Аларның берсе савыкканын күргәч, көчле тавыш белән Аллаһыны данлап кире килде
16 һәм Гайсә алдына йөзтүбән капланып аңа рәхмәт укый башлады. Ә ул кеше самарияле иде.
17 Шунда Гайсә болай диде: «Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соң?
18 Аллаһыны данлар өчен бу чит милләт кешесеннән башка беркем дә кире килмәдемени?»
19 Шуннан соң Гайсә аңа: «Тор, юлыңда бул. Иманың сине савыктырды»,— диде.
20 Бер тапкыр фарисейлар аңардан Аллаһы Патшалыгының киләчәк вакыты турында сорадылар. Ул аларга мондый җавап бирде: «Аллаһы Патшалыгының килүе кайберәүләр өчен ачык билгеле булмаячак,
21 һәм аның турында: „Менә ул монда!“ яки „Ул тегендә!“ — дип әйтмәячәкләр. Чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада».
22 Шуннан соң ул үз шәкертләренә болай диде: «Кеше Улы көннәренең берсен күрәсегез килгән көннәр җитәр, әмма сез аны күрмәссез.
23 Кешеләр сезгә: „Менә ул тегендә!“ яки: „Менә ул монда!“ — диярләр. Чыкмагыз һәм алар артыннан бармагыз.
24 Чөнки яшен күкнең бер читеннән икенче читенә чаклы яктырткан кебек, Кеше Улының ачылу көне дә шул рәвешчә булачак.
25 Әмма башта ул күп газаплар чигәргә тиеш, һәм бу буын аны кире кагарга тиеш.
26 Нух көннәрендә ничек булган булса, Кеше Улы көннәрендә дә шулай булачак:
27 кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Шуннан соң, Туфан килеп барысын һәлак иткән.
28 Лут көннәрендә дә шулай булган: кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, сатып алганнар, сатканнар, утыртканнар, төзегәннәр.
29 Әмма Лут Содом шәһәреннән чыккан көнне күктән ут белән күкерт яңгыры яуган һәм аларның барысын һәлак иткән.
30 Кеше Улы үзен кешеләргә күрсәткән көнне дә шулай булачак.
31 Ул көнне өй түбәсендәге кеше, әйберләре өй эчендә калган булса, аларны алыр өчен төшмәсен, кырдагысы да өендәге әйберләрен алыр өчен кайтмасын.
32 Лутның хатынын исегездә тотыгыз.
33 Үз җанын саклап калырга тырышучы аны югалтыр, ә җанын югалтучы аны саклап калыр.
34 Сезгә шуны әйтәм: ул төнне ике кеше бер ятакта булыр; берсе алыныр, икенчесе калдырылыр.
35 Ике хатын-кыз бер тегермәндә тартыр: берсе алыныр, икенчесе калдырылыр».
36* ——
37 Шунда алар аңардан: «Хуҗабыз, бу кайда булыр?» — дип сорадылар. Ул аларга: «Мәет кайда булса, бөркетләр шунда җыелыр»,— диде.