Лүк 19:1—48

19  Шуннан соң ул Әрихәгә килде һәм аның аша юл тотты. 2  Анда салым җыючыларның башлыгы Закка́й атлы бер бай кеше бар иде. 3  Аның Гайсәне бик күрәсе килә иде, ләкин кыска буйлы булганга һәм күп халык җыелганга, ул аны күрә алмый иде. 4  Шунда ул, аны күрер өчен, алга йөгереп чыкты да, кыргый инҗир агачына менеп утырды, чөнки Гайсә шул урыннан үтәргә тиеш иде. 5  Гайсә, шул урынга җиткәч, өскә карап аңа: «Заккай, тизрәк төш, чөнки мин бүген синең йортыңда тукталырга тиеш»,— диде. 6  Ул тиз генә төште дә, аны шатланып кабул итте. 7  Ләкин бар кеше моны күреп: «Ул гөнаһ кылучының өенә кунак булып керде»,— дип зарлана башлады. 8  Ә Заккай торып, Хуҗабызга болай диде: «Хуҗам, милкемнең яртысын ярлыларга бирермен һәм берәрсеннән ялган гаепләүләргә нигезләнеп берәр нәрсә талап алган булсам, дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен». 9  Шунда Гайсә болай дип әйтте: «Бүген бу йортка котылу килде, чөнки ул да Ибраһим улы. 10  Кеше Улы югалганны эзләп табарга һәм коткарырга килде бит». 11  Шәкертләр моны тыңлаганда, ул аларга тагын бер мисал китерде, чөнки ул Иерусалим янында иде, һәм алар, Гайсә анда килү белән Аллаһы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйлый иделәр. 12  Шуңа күрә, ул болай диде: «Затлы нәселдән булган бер кеше, патша хакимлеген алыр өчен, ерак илгә киткән. Аннан соң ул кире кайтырга тиеш булган. 13  Ул үзенең ун хезмәтчесен чакырып, аларга ун ми́на* биргән һәм: „Мин кайтканчы боларны сәүдә эшендә кулланыгыз, алар табыш китерсен“,— дигән. 14  Ләкин ватандашлары аны нәфрәт иткән һәм аның артыннан: „Без бу кешенең безнең өстән патша булуын теләмибез“,— дип әйтер өчен, илчеләр җибәргән. 15  Патша хакимлеген кабул итеп кайтып җиткәч, ул көмеш акча бирелгән хезмәтчеләрен, шул акчаларны эштә кулланып күпме табыш алганнарын белер өчен, үзе янына чакырырга кушкан. 16  Беренчесе килеп: „Хуҗам, син биргән мина ун мина табыш китерде“,— дигән. 17  Ул аңа: „Бик әйбәт, син яхшы хезмәтче! Кечкенә генә нәрсәдә тугры булганың өчен, сиңа ун шәһәр өстеннән хакимлек бирелә“,— дигән. 18  Шунда икенчесе килеп: „Хуҗам, син биргән мина биш мина табыш китерде“,— дип әйткән. 19  Хуҗасы аңа: „Син биш шәһәр белән идарә итәчәксең“,— дигән. 20  Башкасы килеп болай дип әйткән: „Хуҗам, менә син биргән мина, мин аны кулъяулыкка төреп, саклап тоттым. 21  Мин синнән курыктым, син кырыс кеше бит; акча салмаган урыннан акча аласың, чәчмәгәнеңне урасың“. 22  Хуҗасы аңа болай дип әйткән: „Явыз хезмәтче! Мин сине үз сүзләрең белән хөкем итәм. Син минем кырыс булуымны, акча салмаган урыннан акча алуымны, чәчмәгәнне уруымны белә идең бит, 23  алайса, ни өчен мин биргән көмеш акчаларны әйләнешкә кертмәдең? Ул чакта мин кайткач, аларны табышы белән алган булыр идем“. 24  Шунда ул үзе янында торучыларга: „Аңардан минаны алыгыз да, ун минасы булганга бирегез“,— дигән. 25  Ә тегеләре аңа: „Хуҗабыз, аның ун минасы бар бит инде!“ — дип әйткәннәр. 26  „Сезгә шуны әйтәм: кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр. 27  Ә инде үзләре өстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез һәм күз алдымда үтерегез“». 28  Моны әйткәннән соң, Гайсә Иерусалимга таба юлын дәвам итте. 29  Зәйтүн тавы дип аталган таудагы Битфәгия́ белән Битаниягә якынлашканда, ул ике шәкертен үзеннән алгарак җибәрде дә, 30  болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда кергәч бәйдәге, бер кешенең дә атланганы булмаган ишәк баласын күрерсез. Аны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. 31  Ә инде берәрсе: „Ни өчен сез аны бәйдән ычкындырасыз?“ — дип сораса, „Ул Хуҗабызга кирәк“,— диегез». 32  Ике шәкерт китте, һәм барысы нәкъ Гайсә әйткәнчә булды. 33  Алар ишәк баласын бәйдән ычкындыра башлагач, аның хуҗалары: «Ни өчен сез ишәк баласын бәйдән ычкындырасыз?» — дип сорадылар. 34  «Ул Хуҗабызга кирәк»,— диделәр алар 35  һәм аны Гайсә янына китерделәр. Аннан соң алар ишәк баласы өстенә өс киемнәрен салып, аның өстенә Гайсәне утырттылар. 36  Гайсә барганда, кешеләр юл өстенә үз өс киемнәрен җәйделәр. 37  Ул Зәйтүн тавыннан төшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре, шатланып, Аллаһыны үзләре күргән бар кодрәтле эшләре өчен көчле тавыш белән мактый башладылар 38  һәм: «Йәһвә исеме хакына Патша булып Килүче фатихалы! Күктә тынычлык һәм Югарыдагыга дан булсын!» 39  Әмма халык арасыннан кайбер фарисейлар аңа: «Остаз, шәкертләреңне тый»,— диделәр. 40  Моңа ул: «Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлар»,— диде. 41  Иерусалимга якынлашкач, Гайсә шәһәрне күреп елый башлады 42  һәм болай диде: «Әгәр син шушы көнне тынычлыкка илтүче нәрсәләрне танысаң иде... Әмма хәзер син аларны күрә алмыйсың. 43  Чөнки шундый көннәр килер, дошманнарың очланган бүрәнәләрдән сине уратып ныгытмалар төзер, сине чолгап алыр һәм бар яктан сиңа ташланыр. 44  Алар сине һәм синдәге балаларны җир өстенә ташлар, таш өстендә таш калдырмас, чөнки син тикшерү вакытын танымадың». 45  Гыйбадәтханәгә кергәч, Гайсә андагы сатучыларны куып чыгара башлады. 46  Ул аларга: «Язылган: „Минем йортым дога кылу йорты булачак“, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндердегез»,— диде. 47  Ул һәр көн гыйбадәтханәдә өйрәтте. Баш руханилар, канунчылар һәм халык башлыклары исә аны һәлак итү әмәлен эзләделәр, 48  әмма таба алмадылар, чөнки халык, аны тыңлар өчен, һәрвакыт аңа ияреп йөрде.

Искәрмәләр

Ми́на — акча берәмлеге. Авырлыгы — 340 грамм, якынча өч айлык хезмәт хакы (100 драхма тирәсе) булган. 11 нче кушымтаны к.