Лүк 2:1—52

2  Шул көннәрдә кайсар* А́вгуст җир йөзендә яшәүче бар кешеләрнең санын алырга дигән боерык чыгарды. 2  (Бу сан алуның беренче тапкыр уздырылуы иде. Ул вакытта Сурия́ белән Кири́ниус идарә итә иде.) 3  Һәм бар кеше теркәлер өчен үз туган шәһәренә китте. 4  Йосыф та Гәлиләядәге Насара́ шәһәреннән Яһүдиядәге Бәйтлеһе́м дип аталган Давыт шәһәренә китте, чөнки Йосыф Давыт йортыннан һәм нәселеннән иде. 5  Анда ул Мәрьям белән бергә теркәлергә китте. Мәрьям ул вакытта аның хатыны иде инде һәм тиздән бала табарга тиеш иде. 6  Анда аның бала табу вакыты җитте. 7  Мәрьям улын, үзенең беренче баласын тапты. Ул аны биләүләргә биләп утлыкка салды, чөнки кунак йортында урын юк иде. 8  Бу җирләрдә төне буе кырда сарык көтүләрен саклаган көтүчеләр бар иде. 9  Кинәт алар алдында Йәһвәнең бер фәрештәсе пәйда булды, һәм Йәһвәнең даны аларны яктыртып җибәрде. Көтүчеләр бик нык курыктылар. 10  Шунда фәрештә аларга болай диде: «Курыкмагыз. Менә, мин сезгә бөтен кешеләр кичерәчәк зур шатлык турындагы яхшы хәбәрне игълан итәр өчен килдем. 11  Бүген Давыт шәһәрендә сезнең Коткаручыгыз, Мәсих Хуҗа туды. 12  Менә сезгә билге: сез биләүләргә биләнгән һәм утлыкта ятучы сабыйны табарсыз». 13  Кинәт фәрештә янында күп санлы күк гаскәре күренде. Алар Аллаһыны мактап болай дип әйтә иделәр: 14  «Күктәге Аллаһыга дан, җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын!» 15  Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соң, көтүчеләр бер-берсенә: «Әйдәгез, хәзер үк Бәйтлеһемгә барыйк һәм Йәһвә безгә хәбәр иткән нәрсәләрне күрик»,— диештеләр. 16  Алар ашыгып юлга чыктылар һәм килгәч, Мәрьям белән Йосыфны һәм утлыкта яткан сабыйны күрделәр. 17  Шунда алар үзләренә сабый турында хәбәр ителгәнне сөйләп бирделәр. 18  Көтүчеләр сөйләгәнне ишеткән бар кеше хәйран калды. 19  Мәрьям исә бөтен бу сүзләрне күңеленә салып, аларның мәгънәсе турында уйлап йөрде. 20  Ә көтүчеләр ишеткәннәре һәм күргәннәре өчен Аллаһыны данлап һәм мактап кайтып киттеләр. Барысы нәкъ аларга әйтелгәнчә булды. 21  Сигез көннән соң, сабыйны сөннәткә утырту вакыты җиткәч, аңа Гайсә дигән исем куштылар. Анасы Мәрьям балага узганчы, фәрештә аңа шушы исемне кушкан иде. 22  Муса Кануны буенча пакьләнү көннәре тәмамлангач, алар сабыйны Иерусалимга Йәһвә алдына китерделәр, 23  чөнки Йәһвә Канунында: «Беренче булып туган һәр ир бала Йәһвә өчен изге булачак»,— дип язылган. 24  Алар шулай ук, Йәһвә Канунында: «Ике урман күгәрченен яки ике күгәрчен баласын китерегез»,— дип әйтелгән сүзләр буенча, корбан китерделәр. 25  Иерусалимда исә Шимо́н исемле тәкъва һәм Аллаһыдан куркып яшәүче бер кеше бар иде. Ул Исраилгә юаныч килүен көтеп яши иде, һәм аңарда изге рух иде. 26  Аллаһы аңа изге рух аша ул Йәһвәнең Мәсихен күрмичә үлмәячәк дип ачыклаган булган. 27  Һәм хәзер Шимон рух җитәкчелегендә гыйбадәтханәгә килде һәм, Гайсәнең ата-анасы Канунны үтәр өчен сабыйны алып килгәч, 28  баланы кулына алды да, Аллаһыны мактап болай диде: 29  «Аллаһы Тәгалә, син үзең әйткәнчә, хәзер синең колың тынычлыкта үлә ала, 30  чөнки күзләрем коткару китерәчәк затны күрде. 31  Син аны бирдең, һәм хәзер аны бар халыклар күреп тора. 32  Ул — халыкларны каплап торган караңгылыкны юк итүче яктылык һәм Исраил халкыңның даны». 33  Ә сабыйның ата-анасы аның турында әйтелгәннәргә гаҗәпләнеп торды. 34  Шимон аларга хәер-фатихасын бирде һәм баланың анасы Мәрьямгә болай диде: «Менә, бу сабый Исраилдә күпләр егылсын һәм яңадан күтәрелсен өчен билгеләнгән. Аллаһы аның белән булуын билгеләр аша күрсәтсә дә, аны нәфрәт итәрләр. 35  Моның аркылы күпләрнең күңелләрендәге уйлары ачылыр. Синең җаныңны исә озын кылыч телгәләр». 36  Анда шулай ук Ха́нна исемле пәйгамбәр, Әши́р кабиләсеннән булган Фануилның кызы бар иде. (Бу хатын-кыз инде олы яшьтә иде. Кияүгә чыккач, ул ире белән җиде ел гомер иткән 37  һәм хәзер сиксән дүрт яшьлек тол хатын иде.) Ул ураза тотып һәм дога кылып, гыйбадәтханәдә көне-төне изге хезмәт итүен беркайчан да калдырмый иде. 38  Нәкъ шул вакыт Ханна алар янына килде һәм Аллаһыга рәхмәтләр укып, Иерусалимның коткарылуын көтеп торган бар кешеләргә бала хакында сөйләде. 39  Бөтен нәрсәне Йәһвә Кануны буенча үтәгәч, алар кире Гәлиләягә, Насара́ шәһәрләренә кайтып киттеләр. 40  Ә бала үскән саен ныгый һәм зирәк акыл җыя иде. Аллаһы аны хуплый иде. 41  Аның әти-әнисе һәр ел Иерусалимга Паса́х бәйрәменә бара иделәр. 42  Аңа унике яшь тулгач, алар гадәттәгечә бәйрәмгә бардылар. 43  Бәйрәм көннәре тәмамлангач, алар өйгә кайтып киттеләр, ә Гайсә Иерусалимда калды, әмма ата-анасы моны белмәде. 44  Алар аны башка юлчылар белән бергә бара дип уйладылар. Бер көнлек юл үткәннән соң, аны туганнары һәм танышлары арасыннан эзли башладылар. 45  Әмма таба алмагач, алар кире Иерусалимга киттеләр һәм аны анда эзли башладылар. 46  Өч көн үткәч, алар аны гыйбадәтханәдә таптылар. Ул дини укытучылар арасында аларны тыңлап һәм аларга сораулар биреп утыра иде. 47  Аны тыңлаган бар кеше аның аңлау сәләтенә һәм җавапларына гаҗәпләнеп утыра иделәр. 48  Аны күргәч, ата-анасы хәйран калды, һәм Мәрьям аңа болай диде: «Улым, ник алай эшләдең? Без әтиең белән сине эзләп бик борчылдык». 49  Гайсә исә аларга: «Сез мине нигә эзләдегез? Атам йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?» — дип әйтте. 50  Ләкин алар ул әйткән сүзләрне аңламадылар. 51  Ул алар белән бергә китеп Насарага кайтты һәм аларга буйсынып яшәде. Ә аның әнисе бөтен бу сүзләрне күңелендә саклады. 52  Гайсә үсә барды, зирәк акыл җыйды һәм Аллаһы белән кешеләр алдында тагы да күбрәк илтифат казанды.

Искәрмәләр

Яки «император».