Лүк 21:1—38

21  Гайсә иганә савытлары ягына карады: байлар анда үз иганәләрен сала иде. 2  Шуннан соң ул бер ярлы тол хатынның ике вак акча* салганын күреп, 3  болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу тол хатын, ярлы булса да, барысына караганда күбрәк салды. 4  Чөнки барысы да артып калганын, ә бу хатын-кыз, ярлы булса да, бар акчасын, тормышы өчен бар булганын салды». 5  Соңрак кайберәүләр гыйбадәтханә турында, аның матур-матур ташлары һәм Аллаһыга багышланган бүләкләр белән бизәлгәне хакында сөйләшкәндә, 6  ул аларга: «Көннәр киләчәк, һәм сез монда күреп торганның таш өстендә ташы калмаячак, барысы җимереләчәк»,— диде. 7  Шунда алар аңардан: «Остаз, болар кайчан булачак, һәм боларның булачагын без нинди билге аша күрәчәкбез?» — дип сорадылар. 8  Гайсә аларга болай диде: «Сак булыгыз, сезне юлдан яздырмасыннар, чөнки күпләр, минем исемемне кулланып: „Мәсих — мин ул“ һәм „Вакыт якынлашты“,— диячәкләр. Аларга иярмәгез. 9  Сугышлар һәм тәртипсезлек турында ишеткәч, курыкмагыз, чөнки башта болар булырга тиеш, әмма ахыр шунда ук килмәячәк». 10  Шуннан соң ул аларга болай диде: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, 11  көчле җир тетрәүләр, урыны-урыны белән үләтләр, ачлык булыр. Кешеләр куркыныч күренешләр һәм күктән бөек билгеләр күрер. 12  Әмма боларның барыннан да элек кешеләр сезне кулга алырлар һәм синагогаларга алып барып һәм төрмәләргә утыртып эзәрлекләрләр. Сез минем шәкертләрем булганга, сезне патшалар һәм идарәчеләр алдына китерерләр. 13  Бу сезгә шаһитлек бирергә мөмкинлек тудырыр. 14  Ләкин үзегезне якларга алдан әзерләнмәгез, 15  чөнки мин сезгә сүзләр һәм зирәклек бирермен, һәм бар дошманнарыгыз берләшсә дә, сезгә каршы тора алмас һәм каршы бернәрсә әйтә алмас. 16  Хәтта ата-аналарыгыз да, абый-энеләрегез дә, туганнарыгыз да, дусларыгыз да сезгә хыянәт итәрләр һәм кайберләрегезне үлемгә тапшырырлар. 17  Сез минем шәкертләрем булганга, барысы да сезне нәфрәт итәр. 18  Шулай да башыгыздагы чәчегезнең бер генә бөртеге дә югалмас. 19  Җаннарыгызны чыдамлыгыгыз белән коткарырсыз. 20  Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч, шуны белегез: аның тар-мар ителү вакыты якынлашты. 21  Шунда яһүдиядәгеләр тауларга качсыннар, шәһәрдәгеләр аннан чыксын, шәһәр тирәсендәгеләр анда кермәсен, 22  чөнки ул көннәр язылганнарның барысы да үтәлсен өчен җәза бирү көннәре булыр. 23  Шул көннәрдәге йөкле хатыннарга һәм сабыйлары булганнарга кайгы! Чөнки бу ил күп кенә газаплар кичерер, һәм бу халык ярсу татыр, 24  аларны кылыч белән үтерерләр һәм бар халыкларга әсир итеп алып китәрләр. Халыкларга билгеләнгән вакыт үтеп киткәнчегә кадәр халыклар Иерусалимны таптар. 25  Кояшта, айда һәм йолдызларда билгеләр күренер, җирдәге халыклар нәрсә эшләргә белмичә җәфаланыр, чөнки диңгез үкереп шаулар. 26  Җиһанга якынлашып килүче нәрсәләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр, чөнки күкләрдәге көчләр селкетелер. 27  Шунда кодрәт һәм бөек дан белән болытларда килүче Кеше Улын күрерләр. 28  Болар башлангач, тураеп басыгыз, башыгызны күтәрегез, чөнки сезнең котылуыгыз якынлашып килә». 29  Шуннан соң ул мондый мисал китерде: «Инҗир агачына һәм барлык башка агачларга игътибар итегез. 30  Аларның бөреләнүен күреп, сез җәй инде якын икәнен аңлыйсыз. 31  Нәкъ шулай ук, боларны күргәч, шуны белегез: Аллаһы Патшалыгы якын. 32  Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, барысы үтәлер. 33  Күк һәм җир юкка чыгар, әмма минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас. 34  Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз: артык ашау, артык эчү һәм тормыш мәшәкатьләре йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын, һәм теге көн сезгә көтмәгәндә килмәсен, 35  тозак кебек булмасын. Чөнки ул көн җир йөзендә яшәүче бер кеше дә көтмәгәндә килер. 36  Шуңа күрә уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән котыла алыр өчен һәм Кеше Улы каршына килеп баса алыр өчен, һәрвакыт ялварып дога кылыгыз». 37  Шулай итеп, ул көндез гыйбадәтханәдә өйрәтә иде, ә кич җиткәч, аннан китеп, төнне Зәйтүн тавында үткәрә иде. 38  Һәм бөтен халык иртән иртүк аны тыңлар өчен аның янына гыйбадәтханәгә килә иде.

Искәрмәләр

Мк 12:42 дәге искәрмәне к.