Лүк 24:1—53
24 Атнаның беренче көнендә хатын-кызлар, алдан әзерләнгән хуш исле үләннәрне алып, иртән иртүк төрбә янына киттеләр.
2 Килсәләр, төрбәне каплап торган таш инде читкә алып куелган.
3 Алар эчкә керделәр, ләкин Хуҗабыз Гайсәнең гәүдәсен тапмадылар.
4 Алар аптырап басып торган вакытта кинәт алар алдында ялтырап торган киемдә ике ир кеше пәйда булды.
5 Хатыннар куркып башларын аска иделәр, ә теге ир кешеләр аларга болай диделәр: «Нигә сез Терене үлеләр арасында эзлисез?
6 [Ул монда юк, ул терелтелде.]* Аның сезгә әле Гәлиләядә чагында әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез.
7 Ул сезгә Кеше Улы гөнаһлылар кулына тапшырылырга, баганага кадакланырга, ә өченче көнне үледән терелергә тиеш дип әйтмәгән идемени?»
8 Шунда алар аның сүзләрен исләренә төшерделәр
9 һәм кайтып киттеләр. Кайткач, моның барысы турында унбер рәсүлгә һәм калган шәкертләргә хәбәр иттеләр.
10 Рәсүлләргә бу хакта Магдалалы Мәрьям, Яһнә́, Ягъкубның әнисе Мәрьям һәм алар белән бергә булган башка хатыннар да сөйләде.
11 Әмма хатын-кызларның бу сүзләре рәсүлләргә буш сүзләр булып тоелды, һәм алар ышанмадылар.
12 [Ләкин Петер торды да, кабер янына йөгереп барды. Шунда, иелеп караса, кәфенлек кенә ята. Шуңа күрә ул бу хәлгә аптырап кайтып китте.]*
13 Шул ук көнне ике шәкерт Иерусалимнан унбер километр чамасы ераклыктагы Имау́с дип аталган авылга бара иде.
14 Алар бар булган вакыйгалар турында сөйләшеп бардылар.
15 Алар сөйләшеп һәм фикер алышып барган чакта, яннарына Гайсә килде һәм алар белән бергә бара башлады.
16 Әмма алар, аны күрсәләр дә, танымадылар.
17 Ул алардан: «Сез нәрсәләр хакында фикерләшеп барасыз?» — дип сорады. Алар туктадылар, йөзләре кайгылы иде.
18 Шунда Клео́пас исемле берсе аңа: «Син килмешәк, күрәсең, һәм Иерусалимда беркем белән дә аралашмый яшисең. Син шәһәрдә бу көннәрдә булган хәлләр турында ишетмәдеңмени?» — диде.
19 «Нинди хәлләр турында?» — дип сорады ул алардан. Алар аңа болай диделәр: «Насаралы Гайсә белән булган хәлләр турында: ул Аллаһы алдында да, бөтен халык алдында да, эштә дә, сүздә дә кодрәтле пәйгамбәр иде;
20 һәм баш руханиларыбыз белән башлыкларыбызның котыртулары аркасында аны үлемгә хөкем иттеләр һәм баганага кадаклап үтерделәр.
21 Ә без бит ул Исраилне азат итәргә тиешле кеше булыр дип өметләнгән идек. Әмма шул вакыйгаларның булганына өченче көн инде.
22 Өстәвенә, арабыздагы кайбер хатын-кызлар да безне гаҗәпләндерделәр, чөнки алар иртән иртүк кабер янына барганнар,
23 әмма аның гәүдәсен тапмаганнар. Шуннан соң, кайтып, үзләренә фәрештәләрнең күренгәннәрен һәм аның тере булуы хакында хәбәр иткәннәрен сөйләделәр.
24 Шунда кайберләребез кабер янына барып, үзләре күрделәр: барысы нәкъ хатын-кызлар сөйләгәнчә иде. Ләкин алар аның үзен күрмәделәр».
25 Шунда ул аларга болай диде: «И тупас йөрәкле акылсызлар! Ни өчен сез пәйгамбәрләрнең бар әйткәннәренә ышанмыйсыз?
26 Әллә Мәсих данланыр өчен бар бу газапларны кичереп чыгарга тиеш түгел идемени?»
27 Шунда ул Муса белән бөтен пәйгамбәрләр китапларыннан башлап, бар Язмаларда үзе турында язылганнарны аңлатып бирде.
28 Ниһаять, алар барган авылларына якынлаштылар, ә ул үзен юлын дәвам итәргә җыенгандай тота иде.
29 Әмма алар: «Инде кич җитә, кал безнең белән»,— дип, аны өнди башладылар. Ул алар белән бергә өйгә кереп, алар белән калды.
30 Бергәләп табын янында утырганда, ул икмәк алды да, рәхмәтләрен белдереп дога кылганнан соң, аны сындыргалап аларга бирә башлады.
31 Шунда аларның күзләре ачылып китте, һәм алар аны танып алдылар, әмма ул аларга күренмәс булды.
32 Һәм алар бер-берсенә: «Ул безнең белән юлда сөйләшкәндә һәм Язмаларны җентекләп аңлатканда, әллә күңелләребез күтәрелеп китмәдеме?» — диделәр.
33 Алар шунда ук торып, Иерусалимга кире кайттылар һәм анда унбер рәсүл белән калган шәкертләрне таптылар.
34 Алар шул ике шәкерткә: «Хуҗабыз чыннан да үледән терелеп торды һәм Шимунга күренде!» — диделәр.
35 Шунда теге ике шәкерт юлда булган вакыйгаларны һәм икмәк сындырганыннан аны таныганнарын сөйләп бирделәр.
36 Алар бу хакта сөйләшеп торганда, араларында Гайсә пәйда булды [һәм: «Исән-имин булыгыз»,— диде.]*
37 Әмма алар рухи зат күрәләр дип уйлап, калтырап куркып тордылар.
38 Шунда ул аларга болай диде: «Нигә сез шомландыгыз? Ни өчен күңелләрегездә шикләр туды?
39 Кулларыма һәм аякларыма карагыз, бу — мин. Миңа кагылыгыз һәм үзегез күрегез, рухның тәне һәм сөяге юк, ә миндә, күргәнегезчә, бар».
40 [Моны әйткәннән соң, ул аларга кулларын һәм аякларын күрсәтте.]*
41 Алар шатлыктан һәм гаҗәпләнүдән әле дә ышанмый торганга, ул алардан: «Ашарга берәр нәрсәгез бармы?» — дип сорады.
42 Шунда алар аңа бер кисәк кыздырылган балык бирделәр.
43 Ул аны алып, алар алдында ашады.
44 Аннан соң ул аларга болай диде: «Мин әле сезнең белән бергә булган чакта сезгә Муса Канунында, пәйгамбәрләр китапларында һәм Мәдхияләр китабында минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашарга тиеш дип сөйләгән идем».
45 Шунда ул, Язмаларны аңласыннар дип, аларның зиһеннәрен ачты
46 һәм болай диде: «Язмаларда әйтелгәнчә, Мәсих газап чигәчәк, өченче көнне үледән терелеп торачак
47 һәм гөнаһлар кичерелсен өчен тәүбә итү аның исеменнән бар халыкларда вәгазьләнәчәк. Бу эш Иерусалимнан башланачак.
48 Сез моңа шаһит булырсыз.
49 Менә, мин сезгә Атам вәгъдә иткәнне җибәрәм. Күктән кодрәт алганчы, шәһәрдә калыгыз».
50 Ул аларны Битаниягә чаклы алып барды һәм, кулларын күтәреп, аларга хәер-фатихасын бирде.
51 Фатихасын биргәндә, ул аларны калдырып, күккә күтәрелә башлады.
52 Шунда алар аңа сәҗдә кылдылар һәм шатлана-шатлана Иерусалимга кайттылар.
53 Алар һәрвакыт гыйбадәтханәдә булдылар һәм анда Аллаһыны мактадылар.