Лүк 5:1—39
5 Бер тапкыр Генисаре́т күле буенда зур гына халык төркеме Гайсәнең Аллаһы сүзен өйрәткәнен тыңлап торганда, аны кысрыклый башладылар.
2 Шунда Гайсә яр буенда торган ике көймәне күрде. Балыкчылар исә, көймәләреннән чыгып, ятьмәләрен юалар иде.
3 Гайсә көймәләрнең берсенә, Шимунныкына кереп, аңарга ярдан бераз читкәрәк китәргә кушты. Аннары ул утырды да, халыкны көймәдән өйрәтә башлады.
4 Сүзен тәмамлагач, ул Шимунга: «Тирәнрәк бер җиргә кер дә, ятьмәләрегезне салыгыз»,— диде.
5 Әмма Шиму́н: «Остаз, без төне буе тырышып эшләдек, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Шулай да, син кушасың икән, ятьмәне салам»,— дип җавап бирде.
6 Һәм, шулай эшләгәч, аларга шулкадәр күп балык эләкте ки, хәтта ятьмәләре дә ертыла башлады.
7 Балыкчылар, башка көймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләре килгәч, бергәләп ике көймәне дә балык белән тутырдылар, шунда көймәләр хәтта бата башлады.
8 Шимун Петер исә моны күргәч, Гайсә алдында тезләнеп: «Хуҗам, мин синең яныңда булырга лаеклы түгелмен, мин бит гөнаһлы кеше»,— диде,
9 чөнки шулкадәр күп балык тоткач, ул үзе дә, көймәдәгеләрнең барысы да таң калды.
10 Моңа Шимунның хезмәттәшләре, Зебеди́ уллары Ягъкуб белән Яхъя да хәйран калды. Әмма Гайсә Шимунга: «Курыкма, моннан ары кешеләр тотучы булырсың»,— диде.
11 Көймәләрен ярга тартып чыгаргач, алар бөтен нәрсәләрен калдырдылар да, Гайсәгә ияреп киттеләр.
12 Икенче бер тапкыр, Гайсә шәһәрләрнең берсендә булганда, аны бөтен тәне махаулы бер кеше күрде һәм сәҗдә кылып үтенә башлады. Ул аңа: «Әфәнде, әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың»,— диде.
13 Гайсә кулын сузды һәм аңа кагылып: «Телим. Тазарын»,— дип әйтте. Тегенең махау чире шунда ук юкка чыкты.
14 Гайсә бу кешегә моның турында берәүгә дә сөйләмәскә кушып, болай диде: «Руханига барып күрен һәм тазарынганың өчен Муса кушканны китер. Бу аларга шаһитлек булыр».
15 Әмма Гайсә турында хәбәр тарала барды, һәм күп халык аны тыңлар өчен һәм чирләреннән савыгыр өчен, аның янына җыела иде.
16 Ә Гайсә аулак урыннарга китеп дога кыла иде.
17 Бер көнне, Гайсә халыкны өйрәткәндә, Гәлиләя белән Яһүдиянең барлык авылларыннан һәм Иерусалимнан килгән фарисейлар һәм Канун укытучылары да шунда утыралар иде. Йәһвә аңа савыктырыр өчен кодрәт бирде.
18 Шунда ир-атлар паралич суккан бер кешене ятакка салып китерделәр һәм аны өйгә кертеп Гайсә алдына куярга мөмкинлек эзләсәләр дә,
19 халык күп булганга, аны кертә алмадылар. Шулчак алар, өй түбәсенә менеп, түбәнең чирәпләрен сүттеләр дә, авыруны ятагы белән бергә Гайсә алдына төшерделәр.
20 Ул, аларның иманнарын күреп: «Дустым, синең гөнаһларың кичерелде»,— диде.
21 Шунда канунчылар һәм фарисейлар: «Кем соң ул андый көфер сүзләр әйтергә? Аллаһыдан башка гөнаһларны кичерергә кемнең хакы бар?» — диешә башладылар.
22 Әмма Гайсә аларга, уйларын эчтән генә белеп алып, болай диде: «Ни өчен сез күңелегездән андый уйлар йөртәсез?
23 „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме я: „Тор да, йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме?
24 Ләкин сез Кеше Улының җирдә гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын белсен өчен...» Ул паралич суккан кешегә: «Тор, ятагыңны ал да, өеңә кайт»,— диде.
25 Теге кеше шунда ук алар алдында торып басты һәм ятагын алып, Аллаһыны данлый-данлый өенә кайтып китте.
26 Барысы да моңа хәйран калдылар, Аллаһыны данлый башладылар һәм куркуга төшеп: «Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек!» — диделәр.
27 Шуннан соң Гайсә чыгып китте һәм салым җыю урынында утыручы Ле́ви исемле салым җыючыны күргәч, аңа: «Миңа ияр»,— диде.
28 Тегесе бар нәрсәне калдырды да, торып, аңа ияреп китте.
29 Леви үз өендә Гайсә хөрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Табын алдында алар белән күп салым җыючы һәм башка кешеләр утыра иде.
30 Шунда фарисейлар һәм фарисейлардан булган канунчылар аның шәкертләреннән зарланып: «Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз?» — дия башладылар.
31 Моңа Гайсә болай дип җавап бирде: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк.
32 Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем».
33 Алар аңа: «Яхъяның һәм фарисейларның шәкертләре еш кына ураза тота һәм ялварып дога кыла, ә синекеләр ашый да, эчә»,— диделәр.
34 Гайсә аларга болай диде: «Кияүнең дусларын, кияү алар белән бергә булганда, ураза тотарга мәҗбүр итеп буламы?
35 Әмма килер көннәр, һәм алардан кияүне алырлар, шунда алар ураза тотарлар».
36 Аннары ул аларга бер мисал китерде: «Беркем дә яңа киемнән ямаулык кисеп алып иске киемне ямамый, югыйсә яңа ямаулык ертылыр. Яңа киемнән алынган ямаулык искесенә бармый.
37 Беркем дә яңа шәрабны иске турсыкка салмый, югыйсә яңа шәраб турсыкны ертыр да, түгелер, турсык та әрәм булыр.
38 Әмма яңа шәрабны яңа турсыкка салырга кирәк.
39 Иске шәрабны эчкән кешенең яңасын эчәсе килмәс, чөнки ул: „Иске шәраб искиткеч“,— дияр».