Лүк 6:1—49
6 Бер тапкыр, Шимбә көнне, Гайсә иген кырлары аркылы үтеп барганда, аның шәкертләре башаклар өзеп һәм учларында уып, бодай бөртекләрен ашадылар.
2 Шунда фарисейларның кайберләре: «Ни өчен сез Шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлисез?» — диделәр.
3 Моңа Гайсә болай диде: «Давыт һәм аның кешеләре ачыккач, аның нәрсә эшләгәнен сезнең әллә укыганыгыз юкмы?
4 Давыт Аллаһы йортына кергән һәм, багышланган икмәкләрне алып, үзе дә ашаган, үзе белән булган кешеләргә дә биргән, ә аларны Канун буенча руханилардан башка беркемгә дә ашарга рөхсәт ителмәгән. Әллә сез моның турында укымадыгызмы?»
5 Һәм болай дип өстәде: «Кеше Улы — Шимбә көненең Хуҗасы».
6 Икенче бер Шимбә көнне ул синагогага кереп, өйрәтә башлады. Анда уң кулы корышкан бер кеше бар иде.
7 Канунчылар һәм фарисейлар Гайсәне, ул Шимбә көнне савыктырмас микән дип, игътибар белән күзәтеп тордылар, алар аны ничек тә булса гаепләргә сәбәп эзли иделәр.
8 Ә Гайсә аларның уй-фикерләрен белә иде. Шулай да кулы корышкан кешегә: «Тор да, уртага бас»,— диде. Һәм теге кеше торып уртага басты.
9 Шуннан соң Гайсә аларга: «Сездән сорыйм, Шимбә көнне игелекле эшме яки яман эш башкару дөресме? Җанны коткарумы яки аны һәлак итү дөресме?» — дип әйтте.
10 Шунда ул аларны күздән кичереп чыкты һәм теге кешегә: «Кулыңны суз»,— диде. Тегесе кулын сузды, һәм кулы савыкты.
11 Әмма алар бик нык ярсыдылар һәм Гайсәгә каршы нәрсә эшләргә икән дип, бер-берсе белән фикер алыша башладылар.
12 Шул көннәрдә Гайсә дога кылыр өчен тауга менде һәм төне буе Аллаһыга дога кылды.
13 Ә таң атканнан соң ул үзе янына шәкертләрен чакырды да, алар арасыннан уникесен сайлап алды һәм аларны рәсүлләр дип атады.
14 Менә аларның исемнәре: Шиму́н (аны Пе́тер дип тә атыйлар), аның бертуганы Әндри́, шулай ук Ягъку́б, Яхъя́, Фили́п, Бартолма́й,
15 Матта́й, Тома́с, Алфа́й улы Ягъкуб, ашкынучан дип аталган Шиму́н,
16 Ягъкуб улы Яһүд һәм хыянәтче булып киткән Яһүд Искарио́т.
17 Гайсә алар белән бергә таудан төште һәм тигез җирдә тукталды. Анда аның күп шәкертләре һәм бөтен Яһүдиядән, Иерусалимнан һәм диңгез буендагы Тир белән Сидо́н җирләреннән аны тыңларга дип килгән бик күп халык җыелган иде. Ул аларны чирләрдән савыктырды.
18 Хәтта җеннәрдән газап чигүчеләр дә савыктылар.
19 Һәммәсе Гайсәгә кагылырга тырышты, чөнки аннан чыккан кодрәт барысын да савыктыра иде.
20 Гайсә шәкертләренә карап болай диде:
«Ярлылар, сез бәхетле, чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнеке.
21 Хәзер ач булган кешеләр, сез бәхетле, чөнки туеначаксыз.
Хәзер елаучылар, сез бәхетле, чөнки көләчәксез.
22 Башкалар сезне Кеше Улы аркасында нәфрәт иткәндә, куганда, мәсхәрәләгәндә һәм исемегезгә хурлык китергәндә, сез бәхетле.
23 Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күктәге әҗерегез зур. Ул кешеләрнең ата-бабалары да пәйгамбәрләр белән үзләрен шулай тоткан бит.
24 Байлар, сезгә исә кайгы, чөнки сез юанычыгызны инде тулысынча алдыгыз.
25 Хәзер тук булганнар, сезгә кайгы, чөнки сез ач йөрерсез.
Хәзер көлүчеләр, сезгә кайгы, чөнки сез кайгы-хәсрәт кичерерсез һәм үкереп еларсыз.
26 Сезне бар кешеләр мактый икән, сезгә кайгы, чөнки аларның ата-бабалары да ялган пәйгамбәрләрне шулай мактаганнар бит.
27 Ә сезгә, тыңлаучылар, мин шуны әйтәм: дошманнарыгызны яратып һәм үзегезне нәфрәт итүчеләргә игелек эшләп торыгыз,
28 сезне каргаучыларны фатихалап һәм үзегезне рәнҗетүчеләр турында дога кылып яшәгез.
29 Бер яңагыңа суккан кешегә икенчесен дә куй, өс киемеңне тартып алучы кеше күлмәгеңне дә тартып алганда, аңа каршы торма.
30 Кеше синнән берәр нәрсә сораса, аңа бир, һәм синекен алган кешедән кире сорама.
31 Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез.
32 Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, мактарлык ни эшлисез? Хәтта гөнаһ кылучылар да үзләрен яратучыларны яраталар.
33 Үзегезгә игелек кылучыларга гына игелек эшләсәгез, мактарлык ни эшлисез? Хәтта гөнаһ кылучылар да шулай эшлиләр.
34 Бурычка биргәндә, кире алырмын дип уйлап бирсәгез, мактарлык ни эшлисез? Хәтта гөнаһ кылучылар да, башка гөнаһ кылучыларга бурычка биргәндә, үзләренә бурычны тулысынча кайтарачаклар дип уйлап бирәләр.
35 Сез исә, киресенчә, дошманнарыгызны яратып, игелек кылып яшәгез һәм кире алырмын дип өметләнмичә бурычка бирүегезне дәвам итегез. Шул чакта сезнең әҗерегез зур булыр, һәм сез Аллаһы Тәгаләнең угыллары булырсыз. Чөнки ул яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә дә, явызларга да игелекле.
36 Күктәге Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә һәрвакыт шәфкатьле булыгыз.
37 Башка хөкем итмәгез, үзегезне дә хөкем итмәсләр; бүтән гаепләмәгез, үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез һәм үзегезне дә кичерерләр.
38 Бирегез һәм үзегезгә дә бирелер. Куеныгызга күп итеп салып бирерләр, тыгызлап, селкетеп, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр».
39 Аннары Гайсә аларга мисал китерде: «Сукыр сукырны җитәкләп бара аламы? Икесе дә чокырга егылып төшәрләр түгелме?
40 Шәкерт үзенең остазыннан өстен түгел, әмма тулысынча өйрәтелгән һәр кеше үз остазы кебек була.
41 Ни өчен син кардәшеңнең күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?
42 Үз күзеңдәге бүрәнәне күрмичә, ничек син кардәшеңә: „Кардәшем, күзеңдәге чүпне алыйм әле“,— дип әйтә аласың? Монафикъ! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шунда кардәшеңнең күзеннән чүпне ничек алырга икәнен ачык күрерсең.
43 Яхшы агач начар җимеш бирми, начар агач та яхшы җимеш китерми.
44 Һәр агачны җимешенә карап билгелиләр. Мәсәлән, чәнечкеле үсемлектән — инҗир, ә чәнечкеле куактан йөзем җыймыйлар.
45 Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кеше үзенең явызлык хәзинәсеннән явызлык чыгара. Чөнки кеше күңелендә ни булса, авызыннан шул чыга.
46 Ни өчен сез миңа: „Хуҗам! Хуҗам!“ — дисез, ә үзегез мин әйткәннәрне үтәмисез?
47 Миңа килеп, мине ишетеп, сүзләремне үтәүчене менә нинди кешегә тиңләп була:
48 ул, йорт төзегәндә җирне тирән итеп казып, аның нигезен кыя өстенә салган кешегә тиң. Су баскач, елга сулары йортка килеп бәрелгән, ләкин аны селкетә алмаган, чөнки ул яхшы итеп төзелгән булган.
49 Ә инде сүзләремне ишетеп тә, аларны үтәмәүче кеше нигез кормыйча гына җир өстенә йорт салган кешегә охшаш. Елга сулары йортка килеп бәрелгәч, ул шундук авып төшкән һәм тулысынча җимерелгән».