Лүк 7:1—50

7  Халыкка әйтәсе сүзләрен сөйләп бетергәннән соң, Гайсә Кәпернаумга килде. 2  Анда бер йөзбашының кадерле хезмәтчесе авырып үлем түшәгендә ята иде. 3  Йөзбашы, Гайсә турында ишеткәч, яһүдләрнең өлкәннәрен, килеп хезмәтчемне коткарсын иде, дигән үтенеч белән Гайсә янына җибәрде. 4  Алар Гайсә янына килделәр һәм үтенеп-үтенеп болай диделәр: «Аңа ярдәм итче, ул моңа лаек, 5  чөнки ул халкыбызны ярата һәм безгә синагога салып бирде». 6  Шунда Гайсә алар белән китте. Йөзбашының өенә якынлашканда, йөзбашы, дусларын җибәреп, Гайсәгә мондый сүзләр әйтергә кушты: «Әфәнде, мәшәкатьләнмә. Мин сине үз йортымда кабул итәргә лаеклы түгелмен. 7  Шуңа күрә синең яныңа килергә дә үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгыр. 8  Мин бит үзем дә башкаларга буйсынып яшим һәм үземә буйсынган гаскәриләрем дә бар. Аларның берсенә: „Кит“,— дисәм, китә, икенчесенә: „Кил“,— дисәм, килә, хезмәтчемә: „Моны эшлә“,— дисәм, ул эшли». 9  Бу сүзләрне ишеткәч, Гайсә таң калды һәм, үзенә ияреп баручы халыкка борылып: «Сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә андый нык иманны күргәнем булмады»,— диде. 10  Ә җибәрелгән кешеләр, әйләнеп кайткач, хезмәтченең сәламәт булуын күрделәр. 11  Тиздән Гайсә Наин шәһәренә китте. Аңа шәкертләре һәм күп халык иярде. 12  Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән бер тол хатынның бердәнбер улының мәетен күтәреп чыга иделәр. Хатын белән бергә шәһәрдән күп кешеләр чыгып килә иде. 13  Хуҗа, ул хатынны күргәч, аны бик кызганды. «Елама»,— диде ул аңа, 14  аннары, алар янына килеп, ятакка кагылды. Ятакны күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә: «Егет, сиңа әйтәм, тор!» — диде. 15  Үлгән егет торып утырды һәм сөйләшә башлады. Аннары Гайсә аны анасына тапшырды. 16  Шунда бар кешене курку басты, һәм алар Аллаһыны данлап: «Безнең арадан бөек пәйгамбәр чыкты» һәм «Аллаһы үз халкына игътибар итте»,— диделәр. 17  Аның турында бу хәбәр бөтен Яһүдиягә һәм тирә-якларга таралды. 18  Яхъяның шәкертләре дә остазларына моның барысын сөйләп бирделәр. 19  Шунда Яхъя үзенең ике шәкертен чакырды да, аларны: «Килергә тиешле Зат синме, әллә башка берәүне көтикме?» — дип сорар өчен, Хуҗабыз янына җибәрде. 20  Гайсә янына килгәч, алар болай диделәр: «Чумдыручы Яхъя синнән: „Килергә тиешле Зат синме, әллә башка берәүне көтикме?“ — дип сорарга җибәрде». 21  Гайсә ул вакытта күпләрне чирләрдән, көчле авырулардан савыктырды, җеннәрне куып чыгарды һәм күп сукырларга күрү сәләтен кайтарды. 22  Шунда ул бу ике шәкерткә болай диде: «Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга сөйләгез: сукырлар күрә башлый, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора, ә ярлыларга яхшы хәбәр игълан ителә. 23  Миннән шикләнмәүче* бәхетле». 24  Яхъяның хәбәрчеләре китеп баргач, Гайсә халыкка Яхъя турында сөйли башлады: «Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдән тирбәлгән камышнымы? 25  Нәрсә карарга бардыгыз соң? Бай кием кигән кешенеме? Бай кием кигән кешеләр һәм муллыкта яшәүчеләр патша сарайларында утыралар бит. 26  Соң, нәрсә дип анда бардыгыз? Пәйгамбәрне күрергә дипме? Әйе, сезгә шуны әйтәм: Яхъя — ул пәйгамбәр. Әмма ул пәйгамбәрләрдән күпкә бөегрәк. 27  „Менә, мин синең алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул синең юлыңны әзерләячәк“,— дип язылган сүзләр аның турында. 28  Сезгә шуны әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Яхъядан бөегрәк һичкем юк, әмма Аллаһы Патшалыгында иң кечесе дә аңардан бөегрәк». 29  (Бу сүзләрне ишеткәч, бөтен халык һәм салым җыючылар Аллаһының гадел булуын таныдылар, чөнки Яхъя тарафыннан чумдырылган иделәр. 30  Ә фарисейлар һәм Канунны яхшы белүче кешеләр Аллаһының үзләренә карата булган ихтыярын санга сукмадылар, чөнки Яхъя тарафыннан чумдырылмаган иделәр.) 31  «Шулай итеп, бу буын кешеләрен кем белән чагыштырыйм соң, алар кемгә охшаш? 32  Алар базар мәйданында бер-берсенә: „Без сезгә флейтада уйнадык, ә сез биемәдегез. Без үкереп еладык, ә сез еламадыгыз“,— дип кычкырып утыручы балаларга охшаш. 33  Менә Чумдыручы Яхъя килде, икмәк тә ашамый, шәраб та эчми, ә сез: „Ул җенле“,— дисез. 34  Кеше Улы килде, ашый да, эчә дә, ә сез: „Күрегез әле, бу кеше бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты!“ — дисез. 35  Ә зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә». 36  Бер фарисей Гайсәне кунакка чакырды. Һәм ул фарисейның өенә кереп, табын янына утырды. 37  Ә шул шәһәрдә гөнаһ кылучы буларак танылган бер хатын-кыз, Гайсәнең фарисей өендә табын алдында утырганын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алып килде 38  һәм Гайсәнең артында елап торды. Ул күз яшьләре белән аның аякларын чылатып, аларны үзенең чәчләре белән сөртә башлады. Хатын-кыз аның аякларын назлап үбә-үбә, хуш исле май белән майлады. 39  Гайсәне ашка чакырган фарисей моны күреп: «Әгәр ул пәйгамбәр булса, үзенә кагылучы хатын-кызның кем һәм нинди икәнлеген белер иде. Ул бит гөнаһ кылучы»,— дип уйлап куйды. 40  Гайсә аңа: «Шиму́н, сиңа әйтәсе сүзем бар»,— диде. «Әйт, Остаз»,— диде фарисей. 41  «Ике кешенең әҗәткә биреп торучы берәүгә бурычлары булган: берсенең бурычы 500 динар*, ә икенчесенең — 50 динар. 42  Ләкин, аларның түләргә акчалары булмаганлыктан, ул икесен дә чын күңелдән бәхилләгән. Аларның кайсысы аны күбрәк яратыр?» 43  «Бурычы күбрәк булганыдыр, дип уйлыйм»,— диде Шимун. Гайсә аңа: «Син дөрес уйлыйсың»,— диде. 44  Шунда ул хатынга таба борылды һәм Шимунга болай дип әйтте: «Бу хатынны күрәсеңме? Мин синең өеңә килдем, ә син аяк юарга су бирмәдең. Бу хатын исә аякларымны күз яшьләре белән чылатып, чәчләре белән сөртте. 45  Син мине үпмәдең, ә ул, мин монда килгәннән бирле, аякларымны назлап үбә дә үбә. 46  Син минем башыма май сөртмәдең, ә ул минем аякларымны хуш исле май белән майлады. 47  Шуңа күрә, мин сиңа әйтәм, аның гөнаһлары күп булса да, алар кичерелде, шунлыктан аның мәхәббәте зур. Ә аз гөнаһлары кичерелгән кеше аз ярата». 48  Шунда Гайсә хатынга: «Гөнаһларың кичерелде»,— диде. 49  Ә табын янында утыручылар: «Кем соң ул? Ул хәтта гөнаһларны да кичерә!» — дип уйлана башладылар. 50  Гайсә исә хатынга: «Иманың сине коткарды, исән-имин йөр»,— диде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Миндә киртә тапмаучы».
Мт 20:2 дәге искәрмәне к.