Лүк 9:1—62

9  Аннары ул унике рәсүлен чакырып алды һәм аларга бөтен җеннәр өстеннән хакимлек, шулай ук аларны куып чыгарырга һәм кешеләрне чирләрдән савыктырырга көч бирде. 2  Шуннан соң ул аларны Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләргә һәм авыру кешеләрне савыктырырга җибәрде. 3  Ул аларга болай диде: «Юлга бернәрсә дә: юл таягы да, капчык та, икмәк тә, көмеш акча да, алмаш күлмәк тә алмагыз. 4  Кайда гына булсагыз да, йортка кергәч, ул урыннан киткәнче шунда калыгыз. 5  Берәр җирдә сезне кабул итмәсәләр, ул шәһәрдән чыкканда, аларга кисәтү билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез». 6  Шунда алар юлга чыктылар һәм, бөтен җирдә яхшы хәбәрне игълан итеп һәм авыруларны савыктырып, авылдан-авылга йөрделәр. 7  Бөтен шул хәлләр турында өлкә башлыгы Һиру́д ишетте. Ул бик аптырап калды: кайберәүләр Яхъя үледән терелеп торган дип сөйли, 8  кайберәүләр Ильяс килгән дип әйтә иделәр, ә башкалары борынгы пәйгамбәрләрнең берсе терелеп торган дип әйтәләр иде. 9  Һируд: «Яхъяның башын мин үзем чаптырдым. Ә хәзер мин бу кеше турында ишетәм, кем соң ул?» — дип әйтте, һәм аның аны күрәсе килде. 10  Әйләнеп кайткач, рәсүлләр башкарган эшләре турында Гайсәгә сөйләп бирделәр. Шунда ул аларны аулак урынга, Битсәи́дә дигән шәһәргә алып китте. 11  Ләкин халык, моны белеп алып, аңа иярде. Гайсә аларны ихлас күңелдән каршы алды, аларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйли башлады һәм савыгуга мохтаҗ булганнарны савыктырды. 12  Көн кичкә авыша башлады. Унике рәсүл Гайсә янына килеп: «Халыкны җибәр, якын тирәдәге авылларга барып, үзләренә кунар урын һәм ашарга ризык тапсыннар. Бу урында кеше дә йөрми бит»,— диделәр. 13  Гайсә: «Сез аларга ашарга бирегез»,— дип җавап бирде. «Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Мондагы кешеләрнең барысына ризыкны без сатып алыйкмы?» — дип сорадылар алар. 14  Ә андагы ир-атларның саны биш мең чамасы иде. Гайсә үз шәкертләренә: «Алар якынча илле кешедән торган төркемнәргә бүленеп утырсыннар»,— диде. 15  Алар шулай эшләде дә, һәм барысы утырдылар. 16  Аннары Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алып, күккә карады да, рәхмәтләрен белдереп дога кылды. Ул икмәкне сындыргалады һәм халыкка таратыр өчен шәкертләренә бирә башлады. 17  Барысы да туендылар. Шуннан соң калган икмәк сыныкларын җыйгач, барысы унике тулы кәрзин булды. 18  Бер тапкыр Гайсә үзе генә дога кылганда, шәкертләр бергәләп аның янына килделәр, һәм ул алардан: «Халык мине кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип сорады. 19  Алар аңа болай дип җавап бирделәр: «Берәүләр — Чумдыручы Яхъя, икенчеләре — Ильяс, ә башкалары — борынгы пәйгамбәрләрнең берсе терелеп торган дип саный». 20  Шунда ул алардан: «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорады. «Аллаһының Мәсихе»,— дип җавап бирде Петер. 21  Ә Гайсә, алар белән җитди сөйләшеп, моны беркемгә дә әйтмәскә кушты 22  һәм болай диде: «Кеше Улына күп газап чигәргә туры киләчәк, өлкәннәр, баш руханилар һәм канунчылар аны кире кагачак, аны үтерәчәкләр, һәм ул өченче көнне терелеп торачак». 23  Аннан соң ул бар кешегә болай диде: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, һәр көн үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын. 24  Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка югалтучы аны коткарыр. 25  Чыннан да, кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, тормышын югалтса я берәр зыян күрсә, аңа ни файда? 26  Берәрсе миннән һәм минем сүзләремнән оялса, Кеше Улы да үзенең данында, шулай ук Атасының һәм изге фәрештәләрнең данында килгәндә, шул кешедән оялачак. 27  Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Аллаһы Патшалыгын күрмичә үлемне татымаячаклар». 28  Шушы сүзләрне сөйләгәннән соң сигез көн чамасы үткәч, Гайсә Петер, Яхъя һәм Ягъкубны үзе белән алып, дога кылырга дип тауга менде. 29  Дога кылган вакытта аның йөзе үзгәрде һәм киеме ялтырап торган ак төскә керде. 30  Аның белән ике кеше, Муса белән Ильяс сөйләшә иде. 31  Алар дан белән хасил булдылар һәм аның китүе турында — Иерусалимда булачак вакыйгалар турында сөйләшә башладылар. 32  Петерне һәм аның белән бергә булган шәкертләрне йокы баскан иде. Ләкин уянып киткәч, алар Гайсәнең данын һәм аның янында торган ике кешене күрделәр. 33  Ул кешеләр Гайсәне калдырып китәргә җыенганда, Петер Гайсәгә: «Остаз, монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, без өч чатыр корыр идек: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска»,— диде. Әмма ул нәрсә әйткәнен аңламый иде. 34  Ул әле сөйләгән чакта, бер болыт килеп аларны каплады, һәм алар болыт эчендә куркып калдылар. 35  Шунда болыт эченнән: «Бу — минем Улым, минем сайланганым. Аны тыңлагыз»,— дигән тавыш ишетелде. 36  Тавыш яңгырагач, алар Гайсәнең берүзе генә калганын күрделәр. Әмма алар бу хәлне сер итеп сакладылар һәм күргәннәре турында ул көннәрдә беркемгә бернәрсә сөйләмәделәр. 37  Икенче көнне, алар таудан төшкәч, Гайсәне күп халык каршы алды. 38  Шунда бер кеше халык арасыннан болай дип кычкырды: «Остаз, зинһар, минем улымны килеп кара. Ул минем бердәнбер балам. 39  Җен аны тотып ала, һәм бала кинәт кычкыра башлый, аны көзән җыера, авызыннан күбекләр чыга. Җен аны җәфалап туйгач, теләр-теләмәс кенә калдырып китә. 40  Мин шәкертләреңнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, алар булдыра алмадылар». 41  Гайсә җавап итеп: «И имансыз һәм бозык буын, иманыгыз үссен өчен миңа сезнең белән тагын күпме булырга һәм сезне күпме түзеп торырга? Улыңны монда китер»,— диде. 42  Малай Гайсә янына килгән вакытта җен аны җиргә екты, һәм аны каты итеп көзән җыера башлады. Әмма Гайсә җенне шелтәләде һәм малайны савыктырып, аны атасына тапшырды. 43  Аллаһының бөек кодрәтен күреп, барысы да таң калды. Халык Гайсәнең кылган бар эшләренә гаҗәпләнеп торган арада, ул шәкертләренә болай диде: 44  «Бу сүзләргә колак салыгыз һәм шуны истә тотыгыз: Кеше Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш». 45  Шулай да алар аның әйткәннәрен аңламадылар. Бу алардан яшерелгән иде, шуңа күрә алар бу сүзләргә төшенмәделәр, сораштырырга да куркалар иде. 46  Шуннан соң шәкертләр араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшә башладылар. 47  Гайсә, аларның күңелләрендәге уй-фикерләрен белеп, бер баланы чакырды да, үзе янына бастырып, 48  болай диде: «Минем исемем хакына бу баланы кабул итүче мине дә кабул итә. Ә мине кабул итүче мине җибәрүчене дә кабул итә. Арагызда үзен иң кечесе итеп тотучы чын мәгънәдә бөек була». 49  Яхъя исә аңа: «Остаз, без бер кешенең синең исемеңне кулланып, җеннәрне куып чыгарганын күрдек һәм аны, безнең белән бергә йөрмәгәнгә, туктатырга тырыштык»,— дип әйтте. 50  Ләкин Гайсә аңа болай диде: «Аңа комачауламагыз, чөнки сезгә каршы тормаучы сезнең яклы». 51  Гайсәнең күккә алыныр вакыты якынлаша иде, һәм ул Иерусалимга барырга булды. Ул моны эшләргә тәвәккәл иде. 52  Ул үзе алдыннан хәбәрчеләр җибәрде. Алар, Гайсәнең килүенә бөтен нәрсәне әзерләп куяр өчен, юлга чыктылар һәм самариялеләрнең бер авылына килделәр. 53  Әмма Гайсә Иерусалимга барырга тәвәккәл булганга, авылдагылар аны кабул итмәделәр. 54  Шәкертләр Ягъкуб белән Яхъя исә, моны күреп: «Хуҗабыз, теләсәң, без күктән ут төшсен һәм аларны юк итсен, дип кушарбыз»,— диделәр. 55  Ләкин ул аларга таба борылып, аларны шелтәләде. 56  Һәм алар башка авылга киттеләр. 57  Алар юлда барганда, бер кеше Гайсәгә: «Син кая гына барсаң да, мин сиңа иярермен»,— диде. 58  Шунда Гайсә аңа: «Төлкеләрнең өннәре, кошларның оялары бар, ә Кеше Улының баш төртер урыны да юк»,— дип әйтте. 59  Гайсә икенчесенә: «Миңа ияр»,— дигәч, тегесе: «Өемә кайтып, башта атамны җирләргә рөхсәт ит»,— диде. 60  Ләкин Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен, ә син бар һәм бөтен җирдә Аллаһы Патшалыгын игълан ит». 61  Башка берәү аңа: «Хуҗам, мин сиңа иярермен. Ләкин башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит»,— диде. 62  Моңа Гайсә: «Кулын сабанга куеп, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен яраклы түгел»,— дип җавап бирде.

Искәрмәләр