Яхъя 12:1—50

12  Паса́х бәйрәменә алты көн кала, Гайсә Битаниягә килде. Анда Гайсә үледән терелткән Ла́зар яши иде. 2  Шунда Гайсә хөрмәтенә кичке аш әзерләделәр. Ма́рта хезмәт күрсәтеп йөрде, ә Лазар Гайсә белән бергә табын янында утыра иде. 3  Мәрьям исә өч йөз грамм хуш исле май, бик кыйммәтле саф нард алып, Гайсәнең аякларын майлады да, үзенең чәчләре белән сөртте. Өй эче хуш исле май исе белән тулды. 4  Әмма аның шәкертләренең берсе — аны сатарга җыенган Яһүд Искариот болай диде: 5  «Бу майны өч йөз динарга* сатып, ярлыларга бирсәк, яхшырак булмас идеме?» 6  Ул моны ярлылар хакында кайгыртканга түгел, ә карак булганга әйтте. Ул уртак акча тартмасын йөртә иде һәм анда салына торган акчаларны урлый иде. 7  Шунда Гайсә болай диде: «Калдыр аны, ул мине җирләү көненә әзерләр өчен шулай эшли. 8  Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр, ә мин сезнең белән вакытлыча гына булырмын». 9  Күп кенә яһүдләр, Гайсәнең Битаниядә булуын белеп, шунда килделәр. Аларның Гайсәне генә түгел, ә ул үледән терелткән Лазарны да күрәселәре килә иде. 10  Һәм баш руханилар Лазарны да үтерергә сүз куештылар, 11  чөнки аның аркасында күп яһүдләр, Битаниягә килеп, Гайсәгә иман итә башладылар. 12  Икенче көнне бәйрәмгә җыелган халык, Гайсәнең Иерусалимга килүе турында ишеткәч, 13  пальма ботаклары алып, аны каршыларга чыкты һәм: «Коткар аны, синнән ялварып үтенәбез! Йәһвә исеме хакына килүче — Исраил патшасы фатихалы!» — дип кычкыра башлады. 14  Шунда Гайсә, ишәк баласы табып, аңа атланды. Болай дип язылган бит: 15  «Курыкма, Сион кызы. Менә ишәк баласына атланып, патшаң килә». 16  Аның шәкертләре башта моны аңламадылар, ә инде Гайсә данланганнан соң, боларның аның турында язылганын һәм аңа нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә төшерделәр. 17  Гайсә Лазарны кабердән чакырып үледән терелткән чакта якында торган кешеләр үз күзләре белән күргәннәре турында өзлексез шаһитлек биреп тордылар. 18  Аның кылган бу могҗизасы турында ишеткәнгә, халык аны каршыларга чыкты да. 19  Фарисейлар исә үзара: «Күрәсезме, бернәрсә дә булдыра алмыйбыз. Бөтен дөнья аның артыннан бара»,— диештеләр. 20  Бәйрәмдә гыйбадәт кылу өчен килүчеләр арасында греклар да бар иде. 21  Алар Гәлиләядәге Битсәидәдән булган Фили́п янына килделәр дә, аңардан үтенеп: «Әфәнде, безнең Гайсәне күрәсебез килә»,— диделәр. 22  Филип, барып, бу турыда Әндригә әйтте, аннары алар икәүләшеп бардылар да, моны Гайсәгә җиткерделәр. 23  Моңа Гайсә болай диде: «Кеше Улының данлану вакыты җитте. 24  Сезгә хак сүз әйтәм: бодай бөртеге җиргә төшеп үлмәсә, бер бөртек булып калыр, ә үлсә, зур уңыш китерер. 25  Үз җанын яратучы аны һәлак итәр, ә бу дөньяда үз җанын нәфрәт итүче аны мәңгелек тормыш өчен саклар. 26  Миңа хезмәт итәргә теләүче миңа ияреп барсын. Мин кайда булсам, хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчене Атам ихтирам итәр. 27  Җаным борчыла. Нәрсә әйтим? Атам, мине бу сәгатьтән коткар. Хәер, мин нәкъ шул сәгать өчен килдем дә. 28  Атам, исемеңне данла». Шунда күктән: «Мин данладым һәм кабат данлармын»,— дигән тавыш килде. 29  Моны ишетеп торган халык, күк күкрәде, диде. Кайберәүләр исә: «Аның белән фәрештә сөйләште»,— диештеләр. 30  Моңа Гайсә болай диде: «Бу тавыш минем өчен түгел, ә сезнең өчен яңгырады. 31  Бу дөньяны хөкем итү сәгате килде, хәзер бу дөньяның идарәчесе куып чыгарылачак. 32  Мине баганага күтәрәчәкләр, шуннан соң мин һәртөрле кешене үземә җәлеп итәчәкмен». 33  Ул моны үзенең нинди үлем белән үләчәген күрсәтеп әйтте. 34  Моңа халык болай диде: «Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген ишеттек, ни өчен син, Кеше Улын баганага күтәрергә тиешләр, дисең? Кем ул — Кеше Улы?» 35  Шунда Гайсә аларга болай дип әйтте: «Яктылык сезнең белән тагын бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык җиңмәсен өчен, сездә яктылык бар чагында йөреп калыгыз; караңгылыкта йөрүче кая барганын белми. 36  Сездә яктылык бар чагында яктылыкка иман итегез, шулай итеп яктылык балалары булырсыз». Шушы сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә китте һәм халыктан яшеренде. 37  Ул алар алдында шулкадәр күп могҗизалар кылса да, алар аңа иман итмәделәр. 38  Шулай итеп Ишагыйя́ пәйгамбәрнең мондый сүзләре үтәлде: «Йәһвә, без ишеткән нәрсәгә кем иман итте? Йәһвәнең кулы кемгә ачылды?» 39  Аларның ни өчен ышана алмаганын күрсәтеп, Ишагыйя шулай ук болай дип әйткән: 40  «Ул аларның күзләрен күрмәс итте, йөрәкләрен таш итте; югыйсә алар күзләре белән күрерләр, йөрәкләре белән аңларлар, үз тормышларын үзгәртерләр иде һәм мин аларны савыктырыр идем». 41  Ишагыйя Мәсихнең данын күргәнгә, бу сүзләрне аның турында әйткән. 42  Шулай да күп кенә башлыклар аңа иман итә башладылар, ләкин үзләрен синагогадан куып чыгарырлар дип куркып, фарисейлар аркасында моны күрсәтмәделәр. 43  Алар Аллаһыдан килгән данга караганда кешеләрдән килгән данны күбрәк яраттылар шул. 44  Шунда Гайсә каты тавыш белән болай диде: «Миңа иман итүче миңа гына түгел, ә мине җибәрүчегә дә иман итә. 45  Мине күрүче мине җибәрүчене дә күрә. 46  Миңа иман итүчеләрнең берсе дә караңгылыкта калмасын өчен, мин дөньяга яктылык булып килдем. 47  Сүзләремне ишетеп тә үтәмәүчене мин хөкем итмим, чөнки мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, ә коткару өчен килдем. 48  Мине санга сукмыйча, сүзләремне кабул итмәүче өчен хөкем итүче бар. Аны соңгы көндә мин әйткән сүз хөкем итәчәк. 49  Мин бит үземнән сөйләмәдем, мине җибәргән Ата үзе миңа нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә икәне турында әмер бирде. 50  Шулай ук мин аның әмере мәңгелек тормышка алып бара икәнен беләм. Шуңа күрә сөйләгәннәремне нәкъ Атам әйткәнчә сөйлим».

Искәрмәләр

11 нче кушымтаны к.