Яхъя 20:1—31
20 Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, әле караңгы вакытта, Магдалалы Мәрьям төрбә янына килде. Караса, төрбә алдындагы таш читкә алып куелган.
2 Шуңа күрә ул Шиму́н Петер һәм башка бер шәкерт — Гайсәнең яраткан шәкерте янына йөгереп барды һәм аларга: «Хуҗабызны төрбәдән алып киткәннәр. Кая куйганнарын белмибез»,— диде.
3 Шунда Петер белән теге шәкерт төрбә янына киттеләр.
4 Алар икесе дә йөгереп бардылар, әмма теге шәкерт, Петергә караганда тизрәк йөгергәнгә, төрбә янына алданрак барып җитте.
5 Ул иелеп карады һәм анда яткан кәфенне күрде, ләкин эчкә кермәде.
6 Аның артыннан Шимун Петер дә килеп җитте. Ул төрбә эченә кереп, анда яткан кәфенне күрде.
7 Гайсәнең башын каплап торган яулык кәфен белән бергә түгел, ә аерым төреп куелган иде.
8 Шуннан соң төрбә янына алданрак килеп җиткән теге шәкерт тә эчкә керде һәм күреп, ышанды.
9 Шулай да алар Язмада Гайсәнең үледән терелеп торачагы турында әйтелгәнне әле аңламый иделәр.
10 Шуннан соң шәкертләр өйләренә кайтып киттеләр.
11 Ә Мәрьям төрбә янында елап басып калды. Ул елый-елый иелеп төрбә эченә карады
12 һәм анда актан киенгән ике фәрештәне күрде. Аларның берсе Гайсәнең гәүдәсе яткан урынның баш очында, икенчесе аяк очында утыра иде.
13 Алар аңардан: «Син ник елыйсың?» — дип сорадылар. «Хуҗамны алып киткәннәр, ә кая куйганнарын белмим»,— диде ул аларга.
14 Шулай дигәннән соң, ул артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма аны танымады.
15 Гайсә аңардан: «Нигә елыйсың? Кемне эзлисең?» — дип сорады. Мәрьям, аны бакчачы дип уйлап: «Әфәндем, әгәр син аны алгансың икән, кая куйганыңны әйт, мин аны алып китәрмен»,— диде.
16 Гайсә аңа: «Мәрьям!» — дип дәште. Ул борылып, еврейчә: «Раббуни́!» — диде. (Раббуни «Остаз» дигәнне аңлата.)
17 Гайсә аңа: «Миңа тотынып торма, чөнки мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Кардәшләрем янына кайт та, болай дип әйт: „Мин үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм“»,— диде.
18 Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына шул хәбәр белән килеп: «Мин Хуҗабызны күрдем!» — дип әйтте һәм ул әйткәннәрне аларга сөйләп бирде.
19 Шәкертләр шул ук көнне кич белән, яһүдләрдән курыкканга йорт ишекләрен бикләп, җыелып утыралар иде. Шунда Гайсә килеп керде һәм араларына басып, аларга: «Исән-имин булыгыз»,— диде.
20 Шулай дигәннән соң, ул аларга кулларын һәм кабыргаларын күрсәтте. Шәкертләр, Хуҗаларын күргәч, бик куандылар.
21 Гайсә аларга кабат: «Исән-имин булыгыз. Атам мине җибәргән кебек, мин дә сезне җибәрәм»,— дип әйтте.
22 Моны әйткәч, ул аларга өреп, болай диде: «Изге рухны кабул итегез.
23 Кемнең гөнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс».
24 Ә уникенең берсе, Игезәк дип аталган Тома́с, Гайсә килгәндә алар белән бергә түгел иде.
25 Башка шәкертләр аңа: «Без Хуҗабызны күрдек!» — дигәч, ул аларга болай диде: «Аның кулларындагы кадак яраларын күрмичә һәм кадак яраларына бармагымны, кабыргаларына кулымны тидереп карамыйча, һич ышанмам».
26 Сигез көн үткәннән соң аның шәкертләре бер йортта янә җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Ишекләр бикле булса да, Гайсә килеп керде һәм араларына басып: «Исән-имин булыгыз»,— диде.
27 Аннары Томаска: «Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара; кулыңны суз һәм кабыргаларыма кагыл; башка шикләнмә, ышан»,— дип әйтте.
28 Моңа Томас: «Минем Хуҗам һәм минем Аллаһым!» — диде.
29 Гайсә аңа: «Мине күргәнгә ышандыңмы? Күрмичә ышанучылар бәхетле»,— дип әйтте.
30 Әлбәттә, Гайсә үзенең шәкертләре алдында бу төргәктә язылмаган башка бик күп могҗизалар да кылды.
31 Ә болары сез Гайсәнең Мәсих, Аллаһы Улы булуына ышансын өчен һәм, ышанып, аның исеме аша тормышка ия булсын өчен язылды.