Яхъя 7:53—8:59

Кайбер борынгы абруйлы кулъязмаларда 53 нче шигырьдән алып 8 нче бүлекнең 11 нче шигыренә кадәрге өзек төшереп калдырылган. Бу өзектә болай дип язылган (төрле грек текстларында һәм тәрҗемәләрдә чак кына аерылып тора): 53  Шунда барысы да өйләренә кайтып киттеләр. 8  Ә Гайсә Зәйтүн тавына китте. 2  Иртә белән ул яңадан гыйбадәтханәгә килде, һәм бар халык аның янына җыела башлады. Ул, утырып, аларны өйрәтә башлады. 3  Шунда канунчылар белән фарисейлар, зина кылуда тотылган бер хатынны алып килделәр һәм, аны уртага бастырып, 4  Гайсәгә болай диделәр: «Остаз, бу хатын зина кылганда тотылды. 5  Муса Канунда безгә андый хатыннарны ташлар атып үтерергә кушты, ә син нәрсә әйтерсең?» 6  Алар моны Гайсәне сынар өчен, аны гаепләрлек берәр сәбәп табар өчен әйттеләр. Әмма Гайсә, иелеп, бармагы белән җиргә яза башлады. 7  Ләкин алар сорауларын кабатлап торганга, ул тураеп басты да, аларга: «Кайсыгыз гөнаһсыз булса, шул беренче булып аңа таш атсын»,— диде. 8  Шуннан соң, иелеп, кабат җиргә яза башлады. 9  Моны ишеткәч, кешеләр, өлкәннәрдән башлап, бер-бер артлы тарала башладылар. Гайсә һәм уртада басып торган теге хатын-кыз гына калды. 10  Гайсә торып басты да: «Ханым, кайда алар? Беркем дә сине хөкем итмәдеме?» дип сорады. 11  «Беркем дә, әфәндем»,— диде аңа хатын. «Мин дә сине хөкем итмим. Бар, башка гөнаһ кылып йөрмә»,— диде аңа Гайсә. 12  Шунда Гайсә кабат аларга сөйли башлады һәм: «Мин — дөнья өчен яктылык. Миңа ияреп баручы караңгылыкта йөрмәячәк, аның тормыш бирүче яктылыгы булачак»,— дип әйтте. 13  Шул чак фарисейлар аңа: «Син үзең турында үзең шаһитлек бирәсең; синең шаһитлегең хак түгел»,— диделәр. 14  Моңа Гайсә болай диде: «Мин үзем турында үзем шаһитлек бирсәм дә, шаһитлегем хак, чөнки кайдан килеп кая баруымны беләм. Ә сез минем кайдан килеп кая баруымны белмисез. 15  Сез кеше карашыннан чыгып хөкем итәсез, ә мин беркемне дә хөкем итмим. 16  Мин хөкем итсәм дә, минем хөкемем хак, чөнки мин үзем генә түгел, мине җибәрүче Ата минем белән бергә. 17  Сезнең Кануныгызда да: „Ике кешенең шаһитлеге хак“,— дип язылган. 18  Мин үзем турында шаһитлек бирәм, мине җибәргән Ата да минем хакта шаһитлек бирә». 19  Шунда алар аңардан: «Кайда синең Атаң?» — дип сорадылар. Гайсә: «Сез мине дә, Атамны да белмисез. Мине белсәгез, Атамны да белер идегез»,— дип җавап бирде. 20  Гайсә бу сүзләрне гыйбадәтханәдә өйрәткәндә, иганә савытлары торган урында әйтте. Ләкин берсе дә аңа кул тидермәде, чөнки аның вакыты әле килеп җитмәгән иде. 21  Шунда ул аларга кабат: «Мин китәм. Сез мине эзләрсез, шулай да гөнаһлы булып үләрсез. Мин барачак урынга килә алмассыз»,— дип әйтте. 22  Яһүдләр: «Әллә ул үз-үзен үтерергә җыенамы? „Мин барачак урынга килә алмассыз“,— ди бит»,— дия башладылар. 23  Ул болай диде: «Сез түбәннән, мин югарыдан. Сез бу дөньяныкы, мин исә бу дөньяныкы түгел. 24  Шуңа күрә мин сезгә, гөнаһлы булып үләрсез, дидем дә. Чөнки сез минем килергә тиешле зат булуыма ышанмасагыз, гөнаһлы булып үләрсез». 25  Шунда алар аңардан: «Кем соң син?» — дип сорый башладылар. Ул аларга болай диде: «Ник әле мин сезнең белән сөйләшеп торам? 26  Сезнең турында әйтәсе сүзем күп, һәм мин хөкем итәчәк күп нәрсә бар. Мине җибәрүче хак, һәм мин дөньяга аңардан ишеткәнне генә сөйлим». 27  Алар аның Ата турында сөйли икәнен аңламадылар. 28  Шунда Гайсә болай диде: «Сез Кеше Улын күтәргәч*, шуны белерсез: килергә тиешле зат — мин ул, һәм мин үземнән чыгып һичнәрсә эшләмим, Ата ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим. 29  Мине җибәрүче минем белән. Ул мине ялгыз калдырмады, чөнки мин һәрвакыт ул хуплаганны эшлим». 30  Ул моны сөйләгән чакта күпләр аңа иман итә башладылар. 31  Шунда Гайсә үзенә ышанган яһүдләргә болай диде: «Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем, 32  сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр». 33  Башкалары моңа болай диделәр: «Без Ибраһим нәселеннән һәм беркайчан да һичкемнең дә колы булмадык. Ни өчен син: „Ирекле булырсыз“,— дисең?» 34  Гайсә мондый җавап бирде: «Сезгә хак сүз әйтәм: кем гөнаһ кыла, шул — гөнаһ колы. 35  Ә кол өйдә мәңгегә калмый, угыл анда мәңгегә кала. 36  Шулай итеп, Угыл сезне ирекле итсә, сез чыннан да ирекле булырсыз. 37  Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм, әмма сез мине үтерергә җыенасыз, чөнки минем сүзләремне кабул итмисез. 38  Мин Атам белән бергә булганда күргәннәремне сөйлим, ә сез үз атагыздан ишеткәнне эшлисез». 39  Алар: «Безнең атабыз — Ибраһим»,— дип җавап бирделәр. Гайсә аларга болай диде: «Ибраһим балалары икәнсез, Ибраһим эшләрен башкарыгыз. 40  Ә сез хәзер мине, Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сөйләгән кешене, үтерергә җыенасыз. Ибраһим алай эшләмәгән. 41  Сез үз атагызның эшләрен кыласыз». Алар аңа: «Без уйнаштан тумаган, Атабыз бер — Аллаһы»,— диделәр. 42  Гайсә аларга болай дип әйтте: «Атагыз Аллаһы булса, сез мине яратыр идегез, чөнки мин Аллаһыдан килеп монда торам. Мин үземнән-үзем килмәдем, Ул мине җибәрде. 43  Ни өчен сез мин әйткәнне аңламыйсыз? Чөнки минем сүземне тыңлый алмыйсыз. 44  Сезнең атагыз — Иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул башлангычтан ук кеше үтерүче булган һәм хакыйкатьне тотмаган, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ул ялган сөйләгәндә, үз табигате буенча сөйли, чөнки ул — ялганчы һәм ялганның атасы. 45  Ә сез, мин хакыйкатьне сөйләгәнгә, миңа ышанмыйсыз. 46  Гөнаһта гаепле булуымны кайсыгыз исбат итәр? Хакыйкать сөйлим икән, ни өчен миңа ышанмыйсыз? 47  Кем Аллаһыдан, шул Аллаһы сүзләрен тыңлый; ә сез Аллаһыдан түгел, шуңа күрә тыңламыйсыз». 48  Моңа яһүдләр: «Син самарияле, син җенле. Әллә без хак түгелме?» — диделәр. 49  Гайсә мондый җавап бирде: «Мин җенле түгел. Мин Атамны ихтирам итәм, ә сез мине хур итәсез. 50  Ләкин мин үземә дан эзләмим, данларга теләүче һәм хөкем итүче Зат бар. 51  Сезгә хак сүз әйтәм: сүземне тотучы һичкайчан үлем күрмәячәк». 52  Шунда яһүдләр аңа болай диделәр: «Менә хәзер синең җенле булуыңа һич шигебез калмады. Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә син: „Сүземне тотучы һичкайчан үлем татымаячак“,— дисең. 53  Әллә син атабыз Ибраһимнан да бөегрәкме? Ул үлгән, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Син үзеңне кем дип саныйсың?» 54  Гайсә болай дип җавап бирде: «Үземне үзем данлыйм икән, минем даным буш. Мине сез „Аллаһыбыз“ дип атаган Атам данлый; 55  шулай да сез аны белмисез, ә мин аны беләм. Аны белмим дисәм, мин сезнең кебек ялганчы булыр идем. Әмма мин аны беләм һәм аның сүзен тотам. 56  Атагыз Ибраһим минем көнемне күрергә өметләнеп, бик куанган иде. Ул аны күрде һәм куанды». 57  Шунда яһүдләр аңа: «Сиңа әле илле яшь тә юк, ә син Ибраһимны күрдеңме?» — диделәр. 58  «Сезгә хак сүз әйтәм: мин әле Ибраһим туганчы бар идем»,— диде аларга Гайсә. 59  Шул чакта алар, аңа ыргытыр өчен, ташлар алдылар, әмма Гайсә яшеренде һәм гыйбадәтханәдән чыгып китте.

Искәрмәләр

Ягъни баганага күтәреп үтергәч.