2 Тисалуникәлеләргә 1:1—12
1 Бу хатны күктәге Атабыз Аллаһы һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсих белән бердәмлектә торучы Тисалуникәдәге җыелышка Паул һәм Силуа́нус белән Тимути́ яза.
2 Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән юмарт игелек һәм иминлек сезгә.
3 Кардәшләр, без сезнең өчен Аллаһыга һәрвакыт рәхмәтләр әйтергә тиеш. Бу дөрес тә, чөнки иманыгыз ныгый һәм барыгызның бер-берегезгә карата мәхәббәте көчәя бара.
4 Шуңа күрә без Аллаһының җыелышларында сезнең белән горурланабыз, чөнки сез, кичерергә туры килгән барлык эзәрлекләүләр белән газапларга карамастан, чыдамлык күрсәтәсез һәм иманда нык каласыз.
5 Болар Аллаһы гадел хөкем итә икәнен исбатлый, һәм шулар нәтиҗәсендә сез Аллаһы Патшалыгына лаеклы дип танылырсыз, ә шул Патшалык хакына сез газап чигәсез дә инде.
6 Аллаһының хөкемнәре гадел, чөнки ул сезгә газап китерүчеләргә газап белән кайтара.
7 Хуҗабыз Гайсәнең күкләрдән үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәнлеге ачык күренеп торганда, Аллаһы сезгә, газап чигүчеләргә, безнең белән бергә азатлык бүләк итәчәк.
8 Шул вакытта Аллаһыны белмәүчеләрдән һәм Хуҗабыз Гайсә турындагы яхшы хәбәргә буйсынмаучылардан үч алыначак.
9 Хуҗабыз аларны хөкем иткәч, алар мәңгегә юк ителәчәк, шулай итеп алар аның алдыннан алыначаклар, һәм ул аларга үзенең бөек кодрәте белән инде булышмаячак.
10 Бу ул үз изгеләре белән дан алыр өчен килгәч булачак. Шул көнне бар иман итүче аңа сокланып карап торачак, чөнки сез без биргән шаһитлеккә ышандыгыз.
11 Шуның өчен без һәрвакыт сезнең турында дога кылабыз да. Без Аллаһыбыздан ул сезне үзе чакырган тормышка лаеклы санасын дип, үз кодрәте белән үзенә ошаган бар яхшылыкны тулысынча башкарып чыксын дип һәм иманнан килүче эшләрегезне төгәлләсен дип сорыйбыз.
12 Без Хуҗабыз Гайсәнең исеме, Аллаһы һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсих юмарт игелекле булганга, сезнең аша данлансын дип һәм сез дә аның белән бердәмлектә данлана алсын дип дога кылабыз.