Амус 5:1—27

  • Исраил егылган гыйффәтле кыз сыман (1—3)

  • Аллаһыны эзләгез, һәм яшәрсез (4—17)

    • Явызлыкны нәфрәт итегез, яхшылыкны яратыгыз (15)

  • Йәһвә көне — караңгылык көне (18—27)

    • Аллаһы Исраилнең корбаннарын кире кага (22)

5  «И Исраи́л йорты, сезнең турында әйткән сүземне, кайгылы җырымны тыңлагыз:  „Гыйффәтле кыз, Исраил, егылды. Ул тора алмый. Ул үз җирендә ялгыз калды. Аны күтәреп торгызучы юк“.  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Исраил йорты белән менә нәрсә булыр: мең кеше белән сугышка чыккан шәһәр — йөз кеше белән,Ә йөз кеше белән чыкканы ун кеше белән калыр“.+  Чөнки Йәһвә Исраил йортына болай ди: „Мине эзләгез, һәм яшәрсез.+  Бәйтелне эзләмәгез,+Гилгәлгә йөрмәгез+ һәм Бәхи́р-шеба́ аша үтмәгез,+Чөнки Гилгә́л, һичшиксез, сөргенгә китәр,+Һәм Бәйте́л юкка чыгар.*  Аллаһы Йосыф йортына уттай ташланмасын өченҺәм сүндерүчесез калган Бәйтелне йотмасын өчен,Йәһвәне эзләгез, һәм яшәрсез.+  Сез гаделлекне әремгә* әйләндерәсез,Тәкъвалыкны җиргә ташлыйсыз.+  Кима́* йолдызлыгын һәм Кәси́л* йолдызлыгын+ Барлыкка Китерүченең,Дөм караңгылыкны иртәнге яктылыкка әйләндерүченең,Көнне төндәй караңгы итүченең,+Диңгездән су җыеп,Аны җир йөзенә Яудыручының+ исеме Йәһвә.  Ул, ныгытылган урыннарны җимереп,Көчлегә ябырылып, аны юк итәр. 10  Алар шәһәр капкасы янында шелтә бирүчеләрне нәфрәт итәҺәм дөресен сөйләүчеләргә җирәнеп карый.+ 11  Сез ярлыдан аренда хакы итеп җитештергәнен* таләп итәсез,Аның ашлыгын ясак итеп аласыз.+ Шуңа күрә сез юнылган ташлардан төзегән йортларыгызда яшәмәссез,+Үзегез утырткан иң яхшы йөзем бакчаларыннан шәраб эчмәссез.+ 12  Мин фетнәләрегезнең* никадәр күп булуынҺәм гөнаһларыгызның никадәр зур булуын беләм: Сез тәкъва кешегә ташланасыз,Ришвәт* аласызҺәм шәһәр капкасы янында ярлының хокукларын санга сукмыйсыз.+ 13  Шуңа күрә ул вакытта аңлы кешеләр дәшми торыр,Чөнки бу бәла вакыты булыр.+ 14  Исән калу өчен,+Явызлыкны түгел, яхшылыкны эзләгез.+ Шунда, нәкъ үзегез әйткәнчә,Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы сезнең белән булыр.+ 15  Явызлыкны нәфрәт итегез һәм яхшылыкны яратыгыз.+ Гаделлек шәһәр капкасы янында өстенлек итсен.+ Бәлки, Гаскәрләр Иясе Йәһвә АллаһыЙосыф калдыгына илтифат күрсәтер“.+ 16  Шуңа күрә Йәһвә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы болай ди: „Барлык шәһәр мәйданнарында үксеп елау тавышлары ишетелер,Барлык урамнарда: „И-их!“ — диярләр. Алар көенер өчен игенчеләр чакырыр,Үксеп елар өчен кешеләр яллар“. 17  „Һәр йөзем бакчасында иңрәп елау тавышлары ишетелер.+ Чөнки мин, сезне җәзалар өчен, арагыздан үтәрмен“,— дип әйтә Йәһвә. 18  „Йәһвә көнен зарыгып көтүче кешеләргә кайгы!+ Йәһвә көне сезгә нәрсә китерер?+ Яктылык түгел, караңгылык китерер.+ 19  Ул мондый хәлгә охшаш булыр: кеше арысланнан кача, ә аюны очрата,Йортына кереп кулы белән стенага таяна, ә аны елан чага. 20  Йәһвә көне яктылык түгел, ә караңгылык булыр. Нурлар сибелеп тормас, дөм караңгылык булыр. 21  Мин бәйрәмнәрегезне нәфрәт итәм, аларга җирәнеп карыйм,+Изге җыелышларыгыздагы корбаннарның хуш исе миңа ошамый. 22  Сез миңа хәтта тулаем яндыру корбаннары һәм бүләкләр китерсәгез дә,Алар миңа шатлык китермәс.+ Сезнең татулык корбаны итеп китерелгән көр хайваннарыгызны хуп күрмәм.+ 23  Шау-шулы җырларыгызны җырламагыз. Кыллы музыка коралларыгызның көйләрен ишетмәсәм иде.+ 24  Гаделлек — сулар сыман,+Тәкъвалык бетмәс агымнар шикелле аксын. 25  Сез, и Исраил йорты, чүлдә теге 40 ел дәвамындаМиңа корбаннар һәм бүләкләр китердегезме?+ 26  Хәзер сезгә патшагыз Саккуфны һәм Кайманны* — потларыгызны —Үзегез өчен ясаган илаһ-йолдызны алып китәргә туры килер. 27  Мин сезне сөргенгә җибәрермен, Дәмәшекътән дә ераграк китәрсез“+,— дип әйтә Аллаһы. Аның исеме Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы».+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «ниндидер сихри нәрсә булып китәр».
Яки «ачы нәрсәгә».
Бәлки, Орион йолдызлыгы.
Бәлки, Үгезбозау йолдызлыгындагы Плеяда йолдызлары.
Яки «җир салымы».
Яки «Дәшмәү өчен акча».
Яки «җинаятьләрегезнең».
Бу илаһларның икесе дә, күрәсең, Сатурнны аңлата. Аңа илаһка табынгандай табынганнар.