Яхъяга бирелгән Ачылыш 10:1—11

  • Фәрештә язма төргәк тота (1—7)

    • Аллаһы кичектермәячәк (6)

    • Изге сер үтәләчәк (7)

  • Яхъя язма төргәкне ашый (8—11)

10  Шунда мин күктән төшүче башка бер кодрәтле фәрештәне күрдем. Ул үзе болытка төренгән, ә башы өстендә салават күпере бар иде. Аның йөзе кояш кебек,+ аяклары ялкын баганалары сыман,  ә кулында ачылган кечкенә язма төргәк бар иде. Уң аягы белән диңгезгә, ә сул аягы белән җиргә баскач,  ул арысландай көчле тавыш+ белән кычкырып җибәрде. Ул кычкыргач, җиде күк күкрәү тавышы+ ишетелде.  Җиде күк күкрәү әйткәч, мин язарга дип әзерләнгән идем дә, күктән килгән тавышның:+ «Җиде күк күкрәү әйткәнне сер итеп сакла һәм алар әйткәнне язма»,— дигәнен ишеттем.  Шунда диңгездә һәм җирдә басып торучы мин күргән фәрештә уң кулын күккә күтәрде дә  күкне һәм анда булган һәрнәрсәне, җирне һәм анда булган һәрнәрсәне, диңгезне һәм анда булган һәрнәрсәне+ булдырган мәңге Яшәүче+ белән ант итте: «Аллаһы башка инде кичектермәячәк.  Әмма җиденче фәрештә+ үз быргысын+ кычкыртырга әзер торган көннәрдә Аллаһының изге сере+ үтәләчәк. Бу сер — Аллаһы үз коллары пәйгамбәрләргә+ игълан иткән яхшы хәбәр».  Шунда мин кабат күктән килгән тавышны+ ишеттем, ул минем белән сөйләшә башлады һәм болай диде: «Бар, диңгездә һәм җирдә торучы фәрештәнең кулыннан ачылган язма төргәкне ал».+  Мин фәрештә янына барып, үземә шул кечкенә язма төргәкне бирүен үтендем. Ул миңа: «Аны алып аша.+ Ашказаныңда аңардан әче булыр, әмма авызыңда ул бал кебек татлы булыр»,— диде. 10  Мин фәрештәнең кулыннан шул кечкенә язма төргәкне алып ашадым.+ Авызымда ул бал кебек татлы булды,+ ләкин аны ашап бетергәч, ашказанымда әче булды. 11  Шунда миңа: «Син халыклар, милләтләр, телләр һәм күп кенә патшалар хакында кабат пәйгамбәрлек итәргә тиеш»,— диделәр.

Искәрмәләр