Яхъяга бирелгән Ачылыш 12:1—17

  • Хатын, ир бала һәм аждаһа (1—6)

  • Микаил аждаһа белән сугыша (7—12)

    • Аждаһа җиргә ыргытылган (9)

    • Иблис вакыты аз калганын белә (12)

  • Аждаһа хатынны эзәрлекли (13—17)

12  Шунда күктә бөек галәмәт — кояшка төренгән бер хатынны+ күрдем. Аның аяклары астында — ай, башында 12 йолдыздан торган таҗ иде.  Бу хатын йөкле иде. Ул авыртудан һәм бала тудыру газабыннан кычкыра иде.  Шуннан соң күктә бүтән галәмәт күрдем. Менә! Җиде башлы һәм ун мөгезле кызыл төстәге гаять зур аждаһа.+ Аның башларында җиде диадема* иде.  Аның койрыгы күк йолдызларының+ өчтән бер өлешен өстерәп алды да җиргә ыргытты.+ Хатын менә-менә бала табарга тиеш иде, шуңа күрә аждаһа, бала туу белән аны йотар өчен, хатын+ алдында басып тора иде.  Шунда хатын угыл тудырды.+ Бу угыл бар халыкларны тимер таяк+ белән көтәргә тиеш. Угыл тугач, аны Аллаһы һәм аның тәхете алдына китерделәр.  Ә хатын чүлгә — Аллаһы әзерләп куйган урынга качты. Анда аны 1 260 көн+ тукландырырга тиешләр.  Һәм күктә сугыш башланды: Микаи́л*+ үз фәрештәләре белән аждаһага каршы, ә аждаһа үз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты.  Әмма алар җиңә алмады,* һәм күктә алар өчен урын инде табылмады.  Шулай итеп бу зур аждаһа+ — бөтен дөньяны юлдан яздыручы+ Иблис+ һәм Шайтан+ дип аталган борынгы елан+ — җиргә ыргытылды.+ Аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылды. 10  Шунда мин күктән көчле тавыш ишеттем: «Менә Аллаһыбыз коткару китерде,+ аның кодрәте, Патшалыгы+ урнашты, һәм аның Мәсихе үз хакимлеген куллана башлады, чөнки кардәшләребезне Аллаһыбыз каршында көне-төне яманлаган гаепләүче+ бәреп төшерелде! 11  Алар аны Бәрән каны+ белән һәм үзләренең шаһитлек сүзе+ белән җиңделәр,+ хәтта үлем янаганда да, үз җаннарын* аямадылар.+ 12  Шуңа күрә, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз! Ә җиргә һәм диңгезгә кайгы,+ чөнки Иблис, вакыты аз калганын+ белеп, көчле ярсу белән сезгә төште». 13  Аждаһа исә, үзенең җиргә ыргытылганын+ күргәч, ир бала тудырган хатынны+ эзәрлекли башлады. 14  Ә хатынга, чүлгә — үзенә әзерләнгән урынга оча алсын өчен, зур бөркетнең ике канаты+ бирелде. Аны анда, еланнан+ еракта, вакыт, вакытлар һәм ярты вакыт*+ буе тукландырачаклар. 15  Шунда елан үз авызыннан елга кебек су чыгарды да, хатын батып үлсен өчен, шул елганы аның артыннан җибәрде. 16  Ләкин җир хатынга ярдәм итте һәм, үз авызын ачып, аждаһа авызыннан чыккан елганы йотты. 17  Шунда аждаһа хатынга нык ярсыды һәм аның токымының* калдыгы+ белән сугышырга китте. Бу токым Аллаһы әмерләрен үти һәм Гайсә хакында шаһитлек бирү эшен башкара.+

Искәрмәләр

Яки «патшалык билгесе булган таҗ».
Мәгъ. «Аллаһы кебек кем бар?»
Я, бәлки, «ул [ягъни аждаһа] җиңелде».
Яки «тормышларын». Сүзлекне к.
Ягъни өч ярым вакыт.
Сүзгә-сүз орлык.