Яхъяга бирелгән Ачылыш 15:1—8
15 Шунда мин күктә бөек һәм таң калырлык башка бер галәмәт — җиде бәла-каза тоткан җиде фәрештәне+ күрдем. Бу — соңгы бәла-казалар, чөнки Аллаһының ачуы шулар белән тәмамлана.+
2 Аннары мин пыяла сыман диңгез+ күрдем, ул ут белән катнаш иде. Мин шулай ук ерткычны, аның сурәтен+ һәм аның исеменең санын+ җиңеп чыгучыларны+ күрдем. Алар Аллаһының арфаларын тотып, пыяла сыман диңгез янында тора иде.
3 Бу җиңеп чыгучылар Аллаһы колы Мусаның+ һәм Бәрәннең+ җырын җырлый иде:
«Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә* Аллаһы,+ бөек һәм таң калырлык синең эшләрең.+ Мәңгелек Патшасы,+ гадел һәм хак синең юлларың.+
4 Йәһвә,* синнән кем курыкмас, исемеңне кем данламас? Чөнки бер син генә тугры.+ Бар халыклар килеп, алдыңда сәҗдә кылачак,+ чөнки кануннарыңның гадел булуы ачыкланды».
5 Аннан соң шуны күрдем: күктә шаһитлек чатырының+ изге урыны ачылды,+
6 һәм изге урыннан җиде бәла-каза тоткан җиде фәрештә чыкты.+ Алар чиста, ялтырап торган җитен кием кигән, ә күкрәкләрен алтын пута белән буган иде.
7 Дүрт тере затның берсе җиде фәрештәгә мәңге яшәүче Аллаһының ачуы белән тулы җиде алтын касә бирде.+
8 Шунда изге урын Аллаһы даныннан+ һәм кодрәтеннән төтен белән тулды. Җиде фәрештәнең җиде бәла-казасы+ тәмамланмыйча, изге урынга һичкем керә алмады.