Яхъяга бирелгән Ачылыш 17:1—18

  • «Бөек Бабылны» хөкем итү (1—18)

    • Бөек фахишә ерткычта утыра (1—3)

    • Ерткыч тиздән күтәреләчәк (8)

    • 10 мөгез Бәрәнгә каршы (12—14)

    • Фахишәне нәфрәт итә башлар (16, 17)

17  Аннан соң җиде касә тоткан фәрештәләрнең берсе+ минем янга килде дә болай диде: «Кил, мин сиңа күп сулар өстендә утыручы+ бөек фахишәгә чыгарылган хөкем карарының үтәлүен күрсәтермен.  Аның белән җир патшалары фәхешлек* кылды,+ һәм җирдә яшәүчеләр аның фәхешлек* шәрабыннан исерделәр».+  Шунда ул мине рух ярдәмендә чүлгә күчерде. Анда мин җете кызыл төстәге ерткыч өстендә утыручы хатынны күрдем. Ерткыч җиде башлы, ун мөгезле, көфер исемнәр белән тулы иде.  Ә хатын кызгылт-шәмәхә төстәге һәм җете кызыл төстәге киемнәргә киенгән,+ алтын, асылташлар һәм энҗе белән бизәлгән иде,+ кулында җирәнгеч нәрсәләр һәм үз фәхешлегенең* шакшылыгы белән тулы алтын касә иде.  Аның маңгаена серле исем язылган иде: «Бөек Бабы́л — фахишәләрнең һәм җирдәге җирәнгеч нәрсәләрнең анасы».+  Хатын изгеләр каныннан һәм Гайсә шаһитләренең каныннан исергән иде.+ Аны күреп, мин бик нык гаҗәпләндем.  Шунда фәрештә миңа болай диде: «Син нигә гаҗәпләндең? Мин сиңа хатынның+ һәм ул утырган җиде башлы, ун мөгезле ерткычның+ серен ачармын:  син күргән ерткыч башта бар иде, хәзер инде юк, ләкин тиздән ул упкыннан+ күтәреләчәк һәм һәлак ителәчәк. Ә җирдә яшәүчеләр, ерткычның башта булып та, юкка чыгуын, ә киләчәктә булачагын күреп, шаккатачаклар. Аларның исемнәре дөнья яратылганнан бирле тормыш төргәгенә+ язылмый килә.  Моның өчен зирәк акыл кирәк: җиде баш+ — хатын утырган җиде тау, 10  бу шулай ук җиде патша. Аларның бишесе инде юк, берсе бар, тагын берсе әле килмәгән, әмма килгәч, кыска гына вакыт булырга тиеш. 11  Башта булган, әмма юкка чыккан ерткыч+ — ул шулай ук сигезенче патша да. Ул башлангычын җиде патшадан алган һәм һәлак ителәчәк. 12  Син күргән ун мөгез — ун патша, алар патшалыкларын әле алмаган. Алар ерткыч белән бергә патша хакимлеген алачак, әмма кыска гына вакытка. 13  Аларның ниятләре бер, шуңа күрә алар ерткычка үз кодрәтләрен һәм хакимлекләрен тапшыра. 14  Алар Бәрәнгә+ каршы сугышачак, әмма Бәрән аларны җиңеп чыгачак,+ чөнки ул — хакимнәрнең Хуҗасы һәм патшаларның Патшасы.+ Аның белән бергә шулай ук чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар җиңәчәк».+ 15  Шунда фәрештә миңа болай диде: «Фахишә утырган һәм син күргән сулар — халыклар, кешеләрнең гаять зур төркемнәре, милләтләр һәм телләр.+ 16  Син күргән ун мөгез+ һәм ерткыч+ фахишәне+ нәфрәт итә башлаячак, аны талап бетерәчәк һәм ялангач калдырачак. Алар аның итен ашаячак, ә үзен утта яндырачак.+ 17  Чөнки Аллаһы аларның йөрәкләренә үз ниятен тормышка ашыруны, ягъни аларның уртак бер фикерләрен үтәүне урнаштырган.+ Бу ният — Аллаһының сүзләре үтәлгәнче аларның патшалыкларын ерткычка+ тапшыру. 18  Ә син күргән хатын+ — җир патшалары өстеннән патшалык итүче бөек шәһәр».

Искәрмәләр

Гр. порне́йа. Сүзлекне к.
Гр. порне́йа. Сүзлекне к.